Публицистика

02.05.2017 №9(сентябрь),2016

«Җидегән чишмә»ләргә йөзек салдым…


1

Яшьлек каласы Түбән Камада шушы шигъри исем белән аталган әдәби-музыкаль берләшмә оештырырга безне халкыбызның теле, мәдәниятенең киләчәге өчен җаннарыбызның әрнүе этәрде. Әлеге гамәл гасырлардан мирас булып килгән борынгы җырларыбызны, җәүһәрләрдән дә кыйммәтле рухи байлыкларыбызны югалтмас өчен, алар белән яшьләрне таныштыру максатында эшләнде. Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән, пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре безне шанлы тарихыбызны онытмаска, күренекле шәхесләребез белән горурланырга, яшьләребездә дә шундый ук хисләр тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

1981 елның 13 декабрендә зур тантана белән аксакал шагыйребез Сибгат Хәкимнең җитмеш яшьлек юбилей кичәсе үтте. Олуг шагыйрьнең җырлары, шигырьләре белән әсәрләнгән зал кичә ахырында, шәһәр тарихында беренче мәртәбә аягүрә басып «Туган тел»не җырлады. Җыр белән бергә гасырлар буе кимсетелү аркасында канга сеңгән мес- кенлек кебек авыр тойгылар да юкка чыкты сыман. Аларны озак еллар дәвамында буылып торган хөрлек, милләтең белән горурлану хисләре алыштырды. Ихтыярсыз күпләрнең күзләре дымланды. Бу көн «Җидегән
чишмә» туган көн булып тарихка кереп калды. Берләшмәбезгә исем бирер өчен халык җырлары күп иде, әлбәттә. «Салкын чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Бер тауда ун чишмә»… Шәһәребезнең тирә-ягын да чишмәләр чолгап алган: «Чургат» (Красный ключ), «Актүбә», «Чәбия» чишмәләре, посёлоктагы исемсез чишмәләр… Әмма халкыбызның рухи байлыгы хәзинәләренең: җыр ләйсәннәре, шигърият чишмәләре, театр нурлары, сәнгать бизәкләре, тарих моңнары, бию очкыннары, төрле уен үрнәкләре кебек тылсымлы җиде тармагына туры килерлек дип нәкъ менә «Җидегән чишмә» җырына тукталдык. Һәм ялгышмадык дип уйлыйм. Режиссёр Наил Нуретдинов, музыкант Флүр Гайнемөхәммәтов, язучы Рахмай Хисмәтуллин кебек энтузиастлар башлап җибәргән игелекле гамәл иде бу. Ә инде аның эшчәнлегенә Азат Зыятдинов, Мәсгут Сибгатов, Шәмси Закиров, Мөнәвир Галимуллин кебек шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре дә кушылгач, ул тагын да күтәрелеп китте, масштаблар киңәйде, тора-бара республикабыздан читтә дә танылу алды. Безнең бу кичәләрдә халкыбызның күренекле ул-кызлары – Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Әмирхан Еники, Әбрар Кәримуллин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Бәхти Гайсин, Зилә Сөнгатуллина, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Мөхәммәтшин, 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында татарлардан иң беренче Советлар Союзы Героена лаек булган якташыбыз Илдар Маннанов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим һәм башка бик күп, һич арттырусыз, милләтебезнең алтын баганаларын тәшкил итүче шәхесләр белән очрашулар безнең күңелләрдә мәңге җуелмас хатирә булып калды. Яшьләребез сиксән сигез яшьлек Бакый ага Урманче башкаруында музыкасыз-нисез халкыбызның борынгы «Ончы Фәхри» җырын тыңлау бәхетенә ирештеләр.


Төп фото: күренекле шәхесләр С.Садыйкова һәм Г.Бәширов белән очрашудан соң. 1983 ел.

Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.