Әдәби тәнкыйть

26.04.2017 №4(апрель),2016

«Без барыбыз да Тукай балалары…»


тукай

Тукай — егерменче гасырда
татарны милләт буларак саклап
калучыларның берсе, беренчесе,
милли каһарманыбыз.
А.Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлында Г.Тукай исеме, сүзе, фикере даими яңгырап тора. «Югалтылган бәхетнең кайтарылуы» (1946) шигырендә үк лирик «мин» Тукайны белүе белән горурлана:

Алексейның әзрәк шагыйрьлеге
Бар дисәк тә, ялгыш булмастыр.
Бәлки бу хис анда яшьлек дәрте
Һәм мәхәббәт белән тугандыр.

Укыган ул Пушкин, Лермонтовны,
Шактый көчле иде Тукайда.
Оста гармун уйный, яхшы егет
Яраттырды үзен һәркайда.

Г.Тукай А.Гыйләҗевнең иң яраткан шагыйрьләреннән була: «Эш бүлмәмдә, сул якта бер шкаф бар, шуның өске киштәсендә минем иң яраткан авторларым, күңелемнең мәңгелек юлдашлары булган китаплар — Тукай, Есенин, Ибсен, Шоу, Хемингуэй, Еники, Эрих Мария Ремарк». Яшь чагында ук күңеленең иң түренә үткәреп, җитлегә төшкәч, Тукай шәхесенең бөтен бөеклегенә гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә төшенә ул: «Яшьрәк чакта Тукайны яттан өйрәнсәк тә, университетка кереп, Якуб ага Агишев лекцияләрен тыңлаганчы мин Тукайны бөтенләй аңламаганмын икән».

А.Гыйләҗев Тукай темасын махсус өйрәнә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Шулай да шагыйрь әдипне кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Әйтергә кирәк, иң әүвәл, халыкчанлыгы белән: «Бер нәрсә хак — безнең татар халкын Тукай тудырган. «Тукайсыз-айсыз тору» безнең бик зур бәхетсезлегебез булган. Тукай — чор билгесе, мең еллар яшәгән татар халкының көзгесе, милләтнең яшәү көчен, аның сәләтен, бар булганын ачып салучы. Онытмыйк, милләтнең эчке көчен бары тик аерым шәхесләр генә ача алган. Безнең өчен Табигать Тукай бөеклеген сайлаган. «Тукайны бишенче ел революциясе тудырган», диләр безнең галимнәр. Алай гына түгел, революцияне Тукайлар тудырган… Шулай…» Тукай фикер хөрлеген яклый, шәхес азатлыгын күтәреп чыга, ул кертеп җибәргән «милләт хадиме» концепциясе шагыйрьнең үзе кебек үлемсез. А.Гыйләҗев җепшеклек елларындагы хөр фикернең чишмә башы турында уйланып, болай ди: «Тукайны 1905 ел революциясе тудырды. Без әлегә кадәр шул революциянең дәрте-шаукымы белән яшәп ятабыз ич! Нинди күтәрелеш, нинди уяну, нинди кузгалыш чоры булган бит!..»

Г.Тукай әдипнең иҗади аңы үсешенә тирән йогынты ясый. Башлангыч иҗат чорында ук язылган «Адашкан йолдызлар» хикәясендә (1946-1947) Г.Тукайның «Мәхәббәт» исемле шигыреннән «Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!» дигән өзек эпиграф итеп кулланыла. А.Гыйләҗев «шагыйрьнең ярату — шифалы яңгыр тамчысы ул, гади кешедән мәхәббәт каһарманын ясый ала, дигән фикерен ачкыч итеп ала». Үз чорында Г.Тукай сөю-яратулар иҗатчы өчен илһам чыганагы дип белдерә, күңел лирикасында Алишәр Нәваи, Байрон, Пушкин, Лермонтов исемнәрен яңгыратып, татарның мәхәббәт шигъриятен дөнья әдәбияты киңлекләренә чыгара. А.Гыйләҗев исә «Адашкан йолдызлар» хикәясендә Исхак-Сания хисләрен тасвирлаганда, традицион сурәт чараларына мөрәҗәгать итә (мисалга, хәтфә үлән, сирин, гөлчәчәк символлары). Әсәрнең эмоциональ көйләнешенә килгәндә исә, ул да Г.Тукай, Һ.Такташ романтик лирикасын, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирхан прозасын хәтерләтә. «Йәгез, бер дога!» романындагы лирик чигенешләр шул ук яссылыкта икәнен искәртеп үтү дә урынлы булыр.

Әдәбият мәйданына тәүге адымнарын атлаганда язган «Олы урам күләгәсендә» очеркында (1959) әдип Камчылы ишан образын Г.Тукай сатирасы традицияләренә таянып иҗат итүен билгеләп китә («Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908)). «Дүртәү» повестенда А.Гыйләҗев Г.Тукайдан килә торган тарихи хәтер концепциясенә мөрәҗәгать итә. Туган җирне саклап һәлак булган батырлар күмелгән кыя, сарай урынында батырлар ныклыгын саклап үскән наратлар турындагы легендалар «Шүрәле» поэмасы йогынтысында язылган булганга охшый. Повестьта татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты традицияләре үзара керешә. Әйтик, бала тормышында урманның роле турында лирик чигенешләр Тукай поэмасын искә төшерә. Әдип тарихи хәтер ярдәмендә яңа фикерләрне калкытып куюга ирешә.

1960 елларда «Тукай чынлыкта нинди шәхес?» дигән сорау тирәсендә бәхәсләр куера. Р.Нәфыйгов, К.Фасеев, З.Ишмөхәммәтовлар «социалистик Тукай» образын күтәрәләр. Г.Тукай исеме белән бәйле ялганга каршы иң беренче булып И.Нуруллин чыгыш ясый. Аңа А.Гыйләҗев тә теләктәшлек белдерә.

1964 елда «Өч аршын җир» (1962) повесте рус телендә дөнья күреп, «Дружба народов» журналының махсус бүләгенә ия булганнан соң, А.Гыйләҗев исеме СССР халыкларына таныла. Хрущёв «җепшеклеге»нең татар әдәбиятын яңа юнәлешләргә алып чыгачагына ихлас ышанган әдип Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Галәү традицияләрен дәвам итәргә чакыра, милли әдәбиятыбызның «алтын чор»ына йөз тотарга өнди: «Минем халкыбызның йөрәк байлыгы, бөеклеге турында сүз әйтәсем килә. Безгә үзебезнең заманның Тукайлары кирәк. Мин моны теге «Щедриннар кирәк» дигән казённый сүздән чыгып әйтмим, Ходай сакласын, минем Җәлилләрне, Бакыйларны, Газинурларны тудырган халыкның йөрәген ачкан әсәрләрне күрәсем килә», — дип яза әдип Ш.Галиевкә юллаган хатында.

«Җиргә тапшырылган серләр» (1966-1967) драмасында Тукай турындагы фикерләр тагын да ачык гәүдәләнеш ала. А.Гыйләҗев яшь буынны тәрбияләүдә шагыйрьлек вазифасын югары күтәрә. «Без монда «Кәҗә белән Сарык» әкиятен ятлап йөргән арада, Пастернакларны аңлый торган кешеләр туган. Яңа буын. Яңа кешеләр. Алар барын да беләләрдер, барын аңлыйлар», — ди мәктәпне тәмамлау алдында торган Зәнә. Әдип яшь буынга гыйлем-мәгърифәтне аңлы рәвештә үзләштерергә өнди (ятларга-аңларга антитезасы). Һәр кешенең иҗади мөмкинлекләре бар, һәркем тормыш юлын гамь белән сайларга тиеш, ди. Татар әдибе халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайны шигъри бизәк остасы Б.Пастернакка каршы куймый, аларның һәр икесен аңлар өчен, сүз-образларга игътибарлы булып, үзәгенә төшеп укырга кирәклеген җиткерә. Әдип мисал китерә. Рәдиф исемле үсмер егет Г.Тукайның «Пар ат» шигырен өйрәнә. Шигырьдәге «мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары» дигән юллар аңарда горурлык хисе уята. Шулай итеп, Г.Тукай А.Гыйләҗев героен Ватан турында, тормыш-яшәешнең асылы, үз урыныңны табу турында уйланырга этәрә: «Шуны әйт син: без шул җирнең кайсы почмагында яшибез? Түрендәме? Почмагындамы? Һәм кем булып көн күрәбез?» Рәдиф моннан соң «куян койрыгы төсле» «ярыкта» гомер итәргә теләмәгәнлеген аңлый. Яшүсмер һәр «адәм угылының» «тормышның түрендә» яшәргә хокуклы икәнлегенә төшенә. Совет әдәбияты шартларында туган әлеге пьеса әдәби тәнкыйтьтә шау-шу кузгата. Билгеле, әсәрнең сәхнә гомере дә озак булмый. Әдип күңелен тырнаган уй-гамьнәрен «Урамнар артында яшел болын» һәм «Балта кем кулында?» романнарында гаять кискен куя.

Мәгълүм булганча, татар мәдәнияте озак еллар идеологик басым астында яшәде. Язучылар системаны мактаган, данлаган әсәрләр язарга, яраклашырга мәҗбүр була. Сүз иреге булмау аркасында конъюнктурага яраклашу, хәтта буйсыну, чигенү, рухи яктан сыну күренешләре дә булмый калмый. «Ә син үзең кем, укучы?»14 (1967) дип исемләнгән мәкаләне А.Гыйләҗевнең замандашлары программ мәкалә дип кабул итә: «Безнең нәшриятларда, журналларда түбән зәвыклы, примитив әсәрләр басылып» торды, тәнкыйтьчеләр (Ф.Мөсәгыйт, Х.Хәйри, яшьләрдән Ф.Мусин) шундый характердагы әсәрләрне күтәреп, мактап» йөрделәр, «шундый характердагы хикәя-романнарны ниндидер үзгәрмәс эталон итеп» расладылар. «Болар барысы да безнең укучыларның әдәби әзерлеге үсүгә комачаулый торган факторлар». «Примитив әсәрләрнең иң куркыныч яклары шунда: алар укучыда уйлау сәләтен үтерәләр, һәрвакыт, һәрчак әзер стандарт фикер сеңдереп киләләр. Тормыш-көнкүрешләренә, җәмгыять үсешенә җентекле күз белән карау сәләтен үтерә андый арзанлы әдәбият. Кешеләрне гражданнар түгел, тыңлаучан гади винтиклар булырга мәҗбүр итә. Әдәбият барыннан да элек хөр фикерле гражданнар тәрбияләргә тиеш».

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, А.Гыйләҗев өчен Г.Тукай — хөр фикер иясе, азатлык символы, «гасыр башында милләтне» саклап калган «иң бөеге Тукай»: «Тукайга милләт көч биргән, шагыйрь белән милләтнең арадашлыгы берчакта да өзелмәгән, халык — Тукайны, Тукай татарны аңлаган. Бишенче ел революциясе Тукай белән халкыбызны бер мәйданга чыгарган. Бу гадел революциянең җылысы Тукайның мәрхәмәте, шәфкатьле кайнарлыгы аша безнең көннәргәчә җиткән».

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА,

филология фәннәре кандидаты


Мәкалә сайтта кыскартылып бирелде.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *