Хикәя

25.04.2017

Капка


капка

— Һай-һай, һай-һай… һай-һай, һай-һай…

Җилләр көенә әкрен генә ачылып-ябылырга маташкан капка, ни хикмәттер, шыгырдаган тавышлар чыгарып ыңгырашмый, соңгы сулышында балаларын көтеп зарыккан чал ана күк, аның кебек әрнеп кенә «кайт-кайт, кайт-кайт» дип пышылдагандай, кемгәдер ялвара, инәлә иде шикелле. Җәйрәп яткан киңлектә билгә тиклем үскән кычыткан, әрем, шайтан таяклары гына хакимлек итә — монда йорт та, коймалар да, гомумән, нинди дә булса тереклеккә ишарә иткән берни дә шәйләнми иде. Хәер, еллар шавы астында такталары күгәреп, күгәннәре тутыгып беткән капканың әлеге бушлыкта бердәнбер хуҗа түгеллеген искәртеп, кайчандыр өй нигезе булган урында үлән баскан өнсез чокыр күзгә ташлана.

Чокыр гына түгел, мин үзем дә өнсез-авазсыз идем.

Әле Күгеш тавыннан төшкән мәлемдә үк каршы як тауда кайчандыр урам булган тарафны күзли-күзли керфекләрем талса да, күренмәгәч, күңелемнән генә үземне «башым буталадыр, ары табарактыр» дип тынычландыра-тынычландыра, басмадан атлаган идем. Буталмавымны, кыргыйланган алмагачлар арасында үксеп яткан урамда басып торуымны аңлагач, аякларымның җегәре китте. Карт сөякләремә кояш нуры үрмәләвен сизгәч, кәчтүмемне салып беләгемә элдем, җирнең ныклыгын тикшерергә теләгәндәй, аяк астындагы үләнгә таягым белән кат-кат төрткәләдем. Галстугым булмаса да, әллә муен тамырын, әллә тамагымны нидер кыскан күк тоелды — күлмәк изүенең төймәсен ычкындырдым. Теге төер генә тамак төбеннән югалырга ашыкмады. Мин, юлын җуйган мосафирдай, гаҗизләнеп тирә-ягыма карандым. Күңел хакы өчен… Бер генә… бер генә өй… Бар икән, әнә бит, теге баштарак, ниндидер афәттән качып калырга теләгәндәй, ябалдашлары чаларган тирәк астына посып яшеренгән. Батып баручы саламга да ябыша, диләр — күзләремә нәни генә өмет очкыны йөгерде. Менә мин, инде кәчтүмемне иңбашыма ташлап, үземчә шактый җәһәт кыланырга тырышып, тау бите буйлап түбән таба атладым. Түбә калайлары тутыккан дүртпочмаклы йортның тәрәзә йөзлекләренә такта кадакланган иде. Кайчандыр ишегалды булган якка караган тәрәзәнең капкачлары гына әллә кадагыннан купкан, әллә аларын рәтләп беркетүне кирәк санамаганнар — җил искән саен, баягы капка кебек үк ыңгырашып, шык та шык пыялага килеп бәрелә. Берничә минут элек күңелемә ниндидер аптырау, шаккату йөгергән булса, хәзер инде курку һәм шом үрләде. Тигезсез көйгә тәрәзә каккан капкачлар гүя шушы муртаеп, кыегаеп беткән өйнең хуҗасын үзләре янына чакыралар, юк, чакыралар гына түгел, аның шушында пәйда булуын таләп итәләр: шык-шак… шык-шак… шак-шок… шок-шок… чык-чык… Мин кинәт кенә хәлсезләнеп калдым. Кинәт кенә дип, яшең җиде кишәрлекне узып киткәч, егетләрчә җир җимертеп йөри алмыйсың анысы. Соңгы елларда аякларым да сызлап интектерә, шуңа күрә еш кына иптәшкә таяк дигәннәрен дә алырга туры килә. Җегәр киткәндә таянырга ярап тора анысы. Менә хәзер дә… Күзләремне йомып, бертын сулышсыз торгач, капкасыз-коймасыз бушлыкта утырып калган иске эскәмиягә чүмәштем, тагын күзләремне йомдым. Бу мәлдә, мөгаен, акылы киткән кешенекедәй, йөземә ниндидер тилемсә көлемсерәү йөгергәндер. Менә хәзер керфекләремне тибрәтеп җибәрермен дә, әле генә күргән куркыныч төш онытылыр, мин үземнең биек түшәмле фатирымда, йә булмаса… ап-ак итеп агартылган мич башында уянып китәрмен төсле тоелды. Әлбәттә, болар барысы да төш. Кара-каршы өйләрдәге шомырт чәчәге исләренә, бала-чага чыр-чуына, кыш җитсә, шул балаларның җиз тасны югары очтан инеш буена кадәр чана итеп шуып уйнауларына күмелеп утырган таулы урам җир упкандай юкка чыга алмый лабаса! Утыз-кырык өйле урамнан шып-шыр бушлыкта сыңар капка һәм сыңар өй утырып кала димени! Күз кабагым, шушы хыялый ышанычны югалтудан шүрләгәндәй, кыяр-кыймас кына ачылды. Бар да үз урынында иде: җил көенә тәрәзә каккан капкачлар да, ачылып-ябылып үксегән иске капка да… Шушы бушлык белән минем арада ярты гасыр гомер җәйрәп ята иде.

Мине хөкем итәргә ашыкмагыз. Сез генә түгел, үзем дә читтән бәя бирә алмый торган кеше булып гомер кичердем. Кызгандырырга теләп әйтүем түгел: бар яшәгәнем ниндидер соры тормыш булды. Башкаларның юк кына шатлыкка да кош тоткандай сөенгәннәрен күрсәм, аптырый идем: ничек шулай елмаерга, куанырга була соң? Үземнең бер генә тапкыр — улым туып, аны кулыма алганда саран гына елмайганымны хәтерлим. Үз-үземне корт урынына эчтән кимереп яшәвемнән тәм таба идем микән, сәбәбен аңламыйм. Янәшәмдә авыз тутырып шатлык уртаклашыр кешеләрем булмадымы, әллә шатлыкларым булмадымы — анысын да белмим.

Безнең урам мине кечкенәдән «дуамал Касыйм» дип йөртте. Бәләкәй чагымда ук шундый кушамат алырлык ниләр кылганмындыр, бөртекләп хәтерләмим дә инде. Әнкәй дә гел: «Бигрәк дуамал инде син, абыеңа охшамагансың. Ул, ичмаса, башта уйлый, аннан эшли, синеке киресенә каткан», дип тирги иде.

Мин бәләкәйдән үк түбән оч Мостафадан көнләшеп яшәдем. Чөнки безнең урамда аның әтисе генә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан иде. Җигүле ат арбасында бер-берсенә арка терәп барганнарын күрмәс өчен әллә ниләр бирердәй булып, иреннәремне канатырдай тешләп, берәр почмакка поса идем дә әткәйсез бала чагымны, әткәйне урлаган сугышны, аның үлү хәбәрен китергән почта Гөлсемне үзем генә белгән сүзләр белән каргый-каргый, туйганчы елый идем.

Мәктәптә укыганда да, «бигрәк башлы инде син» дип, барысы да Мостафага мөкиббән иде. Атасы авылда бер гармунчы булып йөрде, тора-бара малае аннан да уздырып, күз өстендәге кашка әверелде. Вичерга чыксаң, кызларның күзе кемдә диген — Мостафада, колхоз эшендә кем мактаулылар исемлегендә — тагын шул Мостафа. Ә Касыймның дөньяда барлыгын күрүче дә юк. Төсем-битем әллә ни дан булмаса да (салам чәч, сыек зәңгәр күзләр, борын өстенә мәңгелеккә сибелгән коңгырт сипкелләр белән ничек мактаныйм инде), гәүдәгә ике Мостафаны бәреп егарлык: беләкләр, ачуым бер килмәгәе, бүрәнә юанлыгы, йодрыклар — чукмар, буй — җир идәнебезгә такта юнәтеп җәйгәннән бирле, баш матчага бәрелмәсен дип, өй эчендә бөкрәебрәк кенә йөри торган. Дүртпочмаклы өйдә әнкәй белән икәү генә яшәп ятыш. Абый бәләкәйдән үк бик ушлы иде, ничек итсә итте, паспортын кулына төшереп, авылдан чыгып ычкынды да, шунда өйләнеп, җиңги белән калада төпләнде.

Әткәй сугышка чыгып киткәндә миңа тулыр-тулмас биш яшь иде. Мин аны бөтенләй үк хәтерләмим түгел, күз алдында томанлы гына булып әткәйнең озын гәүдәсе, ике як ирен читеннән салынып торган мыек чолгыйлары әле дә шәйләнә. Кабатлап әйткәнгә ачуланмагыз: үземне белә-белгәннән бирле әтиле малайларга кызыгып, шулардан көнләшеп яшәдем. Исемдә әле: «Нигә безнең әткәй генә үлгән, нигә Мостафаныкы да үлмәгән?» дип, әнкәйне гел тинтерәтә идем. Авырткан сөяленә басканга әнкәйнең ачуы килгәндер инде: шулай дип теңкәсенә тия башласам, көчле куллары белән мине песи баласы урынына эләктереп, сәке өстенә тотып ата иде дә алъяпкыч итәге белән йөзен каплап, үзе дә шыңшырга тотына иде. Андый чакта абый мыштым гына яныма килә дә ботымнан борып чеметеп ала: янәсе, нигә шулай дип әнкәйне аптыратасың инде… Баштарак ул чеметкәнгәме, әнкәйгә үпкәләпме — акырып елый торган идем, соңрак чарландым, тешемне генә кысам да, почмактан күзләремне ялтыратып карап утырам. Алай да әнкәйгә ярап булмый әле: «Бүре баласы кебек карап утырма!» дип кычкырып, кулына ни эләксә шуның белән сыртыма кундыра. Кайчагында уклау да төшкәли, анысы хәтәр авырттыра, тәннәр күгәреп чыга. Әнкәй шулай үзе кыйный, үзе кайчагында кочаклап елый: «Дөнья үчен сездән алырга калды, балакайларым», дип такмаклый. Сездән дип, абыйга алай әллә ни эләккәне юк, чөнки ул минем кебек телләшеп, каршы килеп маташмый. Соңыннан үзенчә эшләсә дә, әнкәй әйткәнгә «ярар, әнкәй, ярар, әнкәй» дип җавап кайтара белә. Мин исә үземнекен даулап кырык сүзгә җитәм, телләшәм. Үсә төшкәч, күрше малайлары кызлар күзләштерә, кичке уеннан кызлар тотып кайта башлады, мин исә әллә нәрсә, уенга төшәргә дә атлыгып тормыйм, атнасына бер-ике кич урап кайтам. Чөнки анда үземә бер ямь дә юк кебек: бармакларына күз иярмәслек итеп, Мостафа гармунда сиптерә, кыз-кыркын аның тирәсендә бөтерелә, парлы уенда минем белән янәшә басарга атлыгып торучы күренми. Малайлар белән элек-электән бөтен бәхәсне чукмар йодрыгым хәл итәргә күнеккән, тик кызларга, нигә минем белән биемисең дип, китереп кундырып булмый шул…

Быел җәй күрше авылдан әнкәйнең апасының кызы безгә утырмага килде. Күрешмичә кыш чыккан арада Нәҗибә бөтенләй җиткән кызга әйләнгән иде: бик озын толымлы, ап-ак йөзле, әнкәйләр ягына охшап, сыек зәңгәр күзле, мул күкрәкле. Тик аның бер кимчелеге бар — уң аягына ярыйсы гына аксый иде. Үзе бер дә алай хурланып утырмагандыр инде, кич җитте исә, уенга чыгу ягын гына карап тора. Әнкәй аның колагына ярты сәгать буе үгет-нәсихәт укып, «Синең өчен миңа җавап бирәсе, берүк карап йөр!» дип кырык кат кисәтеп, көч-хәл белән генә чыгарып җибәрә. Бер кичне Нәҗибә кара коелып, кәефсезләнеп кенә утырды, орчык-кабаларын җыеп куйгач, бүтән көндәгечә бизәнә-төзәнә башламады, әнкәй белән бергә урын җәеште дә мыштым гына аның янына сәкегә менеп тә ятты. Минем урын идәндә иде, мин дә үз урыныма чүмәштем. Күзгә йокы эленмәгән иде әле, бермәлне ипләп кенә тәрәзә чирткәнгә сискәнеп киттем. Ул да булмады, Нәҗибә ялт кына сәкедән торып та утырды.

— Кайсы бимазалый инде тагын? — Әнкәйнең борын астыннан гына канәгатьсез мыгырдануы ишетелде.

— Миңа бу, Рабига апа, миңа… Кичә үпкәләгән булган иде… — Нәҗибә кабаланып сөйләнгән шәенә сәкедән сикереп тә төште, аны-моны абайламый, минем өскә китереп тә басты.

— Кеше таптап, йокыдан уятып, аксак-туксак башың белән кая барасың? — Ачуым чыкканда мин алай сүзләрнең тегесен-монысын сайлап тормыйм.

Нәҗибәдә минем кайгы юк иде инде, ул өстенә юка бишмәтен элә-элә:

— Аягы аксак-туксакның йөрәге зәгыйфь түгел шул, синеке кебек үк дөпелдәп тибеп тора, — дип үткер генә җаваплады да ишекнең келәсен күтәреп, чыгып та китте.

Әнкәй урынында бөтерелеп, үзалдына нидер уйлап ятты бугай, шактый озак торгач кына:

— Ярар, улым, чыксын, төлкенең төне-көне юк, хәйләсе кара кургаш, — дип ниндидер үзе генә белгән мәгънә белән әйтеп куйды. Аннан, көрсенеп: — Син генә менә, солдатка каралып кайтканнан бирле, өйдә сөрсеп ятасың. Ярамас дип тапсалар да, аяк-кулың исән, берәүдән дә ким-хур түгел. Кеше арасында булсаң, укаң коелыр дисеңдер шул… Яшең бара, менә дигән кызларны бүтәннәр чүпләп бетерә тора. Әнә, түбән оч Мостафаны да Фатихларның кызын ярәшкән диләр, бу җомгада никахлары икән. Бер дигән акыллы, эшчән бала, бианасына алтын килен, — дип өстәде.

Йокы качкан иде инде, әнкәйнең сүзләре ачуымны чыгарды. Җитмәсә, тагын Мостафаны теш арасына кыстыру саруымны кайнатты. Фатих кызы дигәнен беләм, Хәниянең Тугай чишмәсеннән су күтәреп кайтканын әллә ничә тапкыр күреп калганым булды. Тулы гына гәүдәле, бит очы, кызартып куя микән, гел алсу алма кебек кызарып тора. Мостафа шуны ала диген…

Урынымда кыбырсып яттым-яттым да әкрен генә торып, киенергә тотындым.

— Төн уртасында кая барасың син дә? — Тәки йокламый икән әнкәй, мендәреннән башын калгытты.

— Үзең бит… кызлар янына куасың.

— Китчәле… — Синнән дә рәтле сүз булдымы, дигәндәй, әнкәй кулын гына селтәде дә стена бүрәнәсенә башын терәп диярлек, борылып ятты.

Ишек кашагасына башымны бәрмәс өчен урталай бөгелеп дигәндәй өйалдына чыктым да нигәдер көлемсерәп куйдым. Әнкәй килен сорый, диген…

Баскыч уртасына басып та шактый уйланып тордым әле мин. Аннан, бер карарга килеп, гармун тавышы ишетелгән якка — инеш буена төшеп киттем.

Безнең авыл кызык кына урнашкан ул. Шактый текә тау битендә урамнар аркылы да, торкылы да тезелеп киткән. Безнең урам тау түбәсеннән инешкә кадәр туп-туры булып сузылып төшә, өстән, элек байлар утары булган тирәдән яңа урам кушыла — анысын югары оч дип йөртәбез. Бакча итәкләре инешкә терәлеп торганнар — түбән очлар. Шул инеш кенә аерып торган каршы якта — икенче авыл, аның аргы очына өченче авыл тоташып китә. Бары-югы уртак: Күгеш тавында өч авылның да бала-чагасы кайсы калай каретага, кайсы җиз таска утырып, «чана» шуа, инештә өч авылның да кыз-кыркыны кер чайкый, апа-җиңгиләр көянтә күтәреп Кизләү чишмәсенә килә. Чишмә янында тип-тигез булып җәелеп яткан үзәнлек бар — яшь-җилкенчәк кичке уенга шунда җыела.

Ул кичне, хәтерлим, йөзек салыш уенында, җәза биреп, Хәнияне җырлаттылар. Тавышы хәтәр моңлы икән, күкрәк тавышы белән матур итеп «Рамай»ны җырлый башлады:

— Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,

Аерылышу көен җырлады…

Җырлап бетерә алмады, Мостафа гармунын дуылдатып, кинәт кенә ниндидер шаян, дәртле көйгә күчте. Ул, егетләр тезелеп утырган бүрәнә читенә чүмәшкәнемне күреп алды да, уйнавын бүлеп:

— Әх-ти, егетләр! Касыймның йокысы кача күрмәсен, читкәрәк шуышыгыз, урын җәегез! — дип төрттереп куйды.

Сүзгә кеше кесәсенә керми шул ул. Мин генә менә, иң кирәк чакта телемне авыз эчендә әйләндереп, ике-өч сүзне рәтләп әвәли алмыйм. Каршы якка тезелешкән кызлар арасында бер толымын күкрәгенә төшереп, кылтыкыйланып утырган Нәҗибәгә күземнең агы белән карап куйдым: шул лыкылдап өлгергәндер инде, Касыйм абый йоклап калды, дигәндер.

— Әллә өеңә кайтып кына йоклыйсыңмы соң? Сиңа дигән кызлар да барыбер әле анасы алдында ими имеп утыра. — Мостафаның шулай дип өстәп куюы тәмам ачуымны чыгарды, ничек сикереп торганымны, ни рәвешле аның гармунына китереп сылаганымны сизми дә калдым.

— Но, но, чамалап! Кеше төсле, шаяртканны да аңламыйсың! — Кемдер мине, терсәгемнән эләктереп, читкә тартты.

Мостафа, күреге ярылган гармунына шаккатып дигәндәй карап торды да, тиен җитезлеге белән минем өскә ташланды. Безнең бәрелеш ни белән төгәлләнер иде, анысын белгән юк. Ике арага аксаклый-туксаклый Нәҗибә килеп керде дә минем беләгемә асылынды:

— Касыйм абыкаем, уенның ямен бозма берүк, әйдә кайтыйк, зинһар, — дип, ялына-ялвара мине өйгә өстерәде.

Икенче көнне Нәҗибә авылларына кайтып китте. Шул кичне мин Хәнияне урладым. Яфрак тәмәке дигәндә үлеп китә торган бер егетне, шул тәмәке хакына ризалатып, төн уртасында кызны аларның мунчасына алып кайттык. Гөнаһысы кирәкми, Хәниягә кагылмадым мин. Бөтен булмышымны Мостафадан каһкаһәләп көлү тойгысы гына биләп алган иде. Безнең якта кыз урлау ят күренеш түгел, андый хәлләр күрше-тирә авылларда да булып тора. Урланган кыз — хурланган кыз инде ул, агайне. Җомга көнне никах укытасы идеңме? Карап карарбыз, кем кемнең нәрсәсен укытыр…

Таң сызылып килгәндә генә, елап-шешенеп беткән, тынсыз калган Хәнияне үзебезнең өйгә «төшердем». Әнкәй, әллә йокылы-уяулы булганга, артык күтәрелеп бәрелмәде, «адәм рәтле кылансаң соң…» дип гадәтенчә канәгатьсез сөйләнеп алды да, әллә кайчаннан бирле Хәнияне алып кайтуымны гына көтеп торгандай, мич аралыгына урын түшәргә тотынды.

— Алтын килен дип әйткәнең сиңа язган икән, — дип тешемне ыржайттым мин. — Безнең эш беткән, мулла чакырып никах укытырга гына калды.

Хәния таш сын кебек мичкә сөялеп тора иде, минем сүзләремне ишеткәч, йөзен каплап, кычкыра-кычкыра еларга тотынды:

— Алдалый ул, Рабига апа, алдалый! Адәм көлкесенә калдырмагыз, кайтарып җибәрегез мине. Рабига апакаем, зинаһарлап сорыйм!

Килен көтеп зарыккан әнкәйнең тиресе калын иде, күз яшьләренә сикереп төшмәде.

— Кыз баланың язмышы шул инде аның, Хәниякәем. Урлап апкайттылар ни, ярәшеп бардың ни…

— Касыймның сөзеп карап торуларына хәтле яратмыйм бит, Рабига апа, нинди хатын булыйм мин аңа?.. Ярәшкән кешем бар, ни йөзем белән аның катына кайтырмын?

— Кем сиңа аның янына кайтырга куша? Өебез бәләкәй булса, күңелебез киң безнең, сыярбыз. — Әнкәй күгәрчен урынына гөрли-гөрли, үзе яткан мендәрне мич арасына ыргытты. — Күз яшеңне әрәм итеп торма, яши-яши кирәге чыгар. Бар, башыңны терәп ал, — дип Хәниянең терсәгеннән тотты.

Елап шешенсә дә, хәтәр матур икән бу Хәния. Усал ялтыраган кара күзләре тәлгәштәге шомырт кебек… Ул әнкәйне каты итеп этеп җибәрде.


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий

    Аноним:

    Очень хорошее произведение! Автор мастер своего дела.Желаю дальнейших творческих успехов.

    Зухра:

    давэмен кайдан укырга икэн? Бик кызык.

    kazanutlary:

    «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.