Шигърият

25.04.2017 №3 (март),2017

Һәйкәлләр


тукай памятник

Күңелләргә сыймый дала моңы,
Җырларга ул ничек сыйсын ди?!
Һәйкәл булып өстән карый шагыйрь,
Булмаса да зурдан буй-сыны.

Без бөек тә, таш һәйкәл дә түгел,
Без бу җирдә – гади кешеләр.
Дус-дошманга ачык күңелебез…
Без – акыллы һәм без – шыр юләр.

Урамнардан җырлап узабыз без,
Юллар безнең арттан иярә…
Ай-йолдызга менеп булмас, ахры…
Безнең язмыш гади иярдә.

Без – кешеләр, гади кешеләр без.
Без очрашкан мәлләр – шәп мәлләр!
Ә бөекләр һәйкәл булып калган…
Тик очраша алмый һәйкәлләр.


Комментарий

    Альфия Газизова:

    Һәйкәл булып калган бөекләр очрашалар безнең күңелләрдә, безнең хәтерләрдә, гади кешеләрнең яшәешләрендә…

    Мөхәммәт.Уфа каласы.Башкортостан.:

    Исән чагында кадер-хөрмәт күрсә бәлки яшәр иде әле…Хөрмәтлибез һәйкәлләр куябыз,кадерлибез бөекләрне дә…үлгәч!….

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.