Редакция тормышыннан, Фото

22.04.2017

«Тел бетсә, халык бетә…»


2

Бүгенге тормышыбызда матбугатның әһәмияте бик зур. Республикабызда йөзләрчә газета-журналлар нәшер ителә, радио һәм телевидение каналларыннан күптөрле тапшырулар бара. Халык матбугат материалларын кызыксынып укысын, радио-телевидение тапшыруларын яратып тыңласын өчен, аларның эчтәлеге әһәмиятле, мавыктыргыч, теле исә дөрес, тәэсирле һәм аһәңле булырга тиеш.

Хәзерге татарча матбугатның һәм радио-телевидениенең теле шушы таләпләргә җавап бирәме? Бу һәм башка күптөрле сорауларга җавапларны 20нче апрель көнне Татарстан Журналистлары берлеге йортында узган семинарда журналистлар белән берлектә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыпов эзләде. Әлеге чарада мин — «Казан утлары» журналы редакциясенең бүлек мөхәррире, тәрҗемәче Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы — дә катнаштым.

21нче гасыр «татарча мәгълүмат чаралары телләрендә тел ялгышлары күп, туган телне тупас бозып куллану күренеше шул дәрәҗәдә киң таралган: газета-журналлар һәм радио-телевидение тапшырулары теленең сыйфатын уңай бәяләү мөмкинлеге көннән-көн югала бара» — дип, сүзен башлады Рүзәл Йосыпов. Хәзерге татар журналистларына язу һәм сөйләү өчен күп материалларны русчадан тәрҗемә итеп әзерләргә туры килә. «Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү катлаулы шөгыль, һәм, аны дөрес, сыйфатлы итеп башкару өчен, тәрҗемә итү һөнәренең серләреннән хәбәрдар булу таләп ителә». Ләкин, галимнең сүзләренчә, журналистларны укыту программасында аларны тәрҗемә итәргә махсус өйрәтү каралмаган. Шунлыктан журналистлар мөстәкыйль тәрҗемә иткән вакытта күп ялгышлар җибәрә, һәм бу хаталар еш кына татар телен бозып куллануга китерә, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы. Ул фикерләрен ялгыш мәгънәдә кулланылган сүзләргә мисаллар белән дәлилләп барды. Мәсәлән, «…туганнарыбызның ике тутый кошы бар иде. Кеша белән Геша: берсе — ир, икенчесе — хатын» (ялгыш) — «…туганнарыбызның ике тутый кошы бар иде. Кеша белән Геша: берсе — ата, икенчесе — ана» (дөрес); «өч яшьтән зуррак булган баласы өчен…түли» (ялгыш) — өч яшьтән олырак баласы өчен…түли» (дөрес); «авыруны кисәтү» (ялгыш) — «авыруны булдырмау» (дөрес); «юка иреннәр» (ялгыш) «нечкә иреннәр» (дөрес); «тирән мәхәббәт (ялгыш) — көчле мәхәббәт» (дөрес) һ.б.

Рүзәл Йосыпов мәгълүмат чаралары теленең ни хәлдә булуына, гомумән, татар теленең кулланылышына хакимият ияләре игътибар итәргә тиеш дип саный. Саф татар телендә сөйләшүчеләр кими, татар мәктәпләре ябыла, булган татар мәктәпләрендә дә укытучылар белемне рус телендә бирә… «Тел бетсә, халык бетә. Милли рухны дәүләт тәрбияләргә тиеш», — ди галим.

Журналистларга ялгыш тәрҗемә итүдән сакланырга ярдәм итү максатыннан, галим аларга күптән түгел дөнья күргән «Матбугат һәм эфир теле» дип исемләнгән китабын тәкъдим итте. Әлеге китапта бүгенге матбугат, радио-телевидение телендәге күп санлы ялгышларга анализ ясалган, аларның барлыкка килү сәбәпләре ачыкланган һәм алардан арыну юллары күрсәтелгән.

Автор, фото: Рәзилә ХӘЙРЕТДИНОВА


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *