Хикәя

19.09.2018 №4 (апрель),2017

Курчак өе кебек авылда


– Нәрсә, сез дә әби юк дип бәэлдисезме? Менә хәзер сез дә, без калдык, дип әйтәсезме? Кичтән әзерләп куйган печәнен сарыклары алдына салды да, Әминә, өенә кереп, өсләрен алыштырды. Өйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Әле ярый, әзрәк хәсрәтләре таралганчы дип, апасы Рәхимә аның янында калды.

– Ай Аллам, апа, ник тордың әле, ятарга идең. Эшкә барасыбыз юк бит, – диде Әминә апасына. Әминә керүгә, апасы, юынырга дип, су да җылытып куйган иде. И-и, хәзер бит казан асларына ягып нужаланасы юк. Краннан агызып алган суыңны газ плитәсенә куясың да, ул арада кайнап та чыга. Аллага шөкер, әниләре бу рәхәтләрне күреп китте. Газы кергән, суы кергән, әниләре әйткәндәй, җәннәт инде…

Юынып аралыктан чыгуга, апасы чәйләр ясап куйды. Кичә уздырган аштан калган тәм-томнарны суыткычтан алып, Әминә дә өстәл артына утырды.

– Хәзер чәй эчик тә, мин конторга менеп төшим инде, апай. Алар бит йә тегендә, йә монда чыгып китәләр, урыннарында һич тота алмыйсың. Шәһәр нәчәлникләреннән бер дә ким түгелләр. Марат Мәрдиевич кәбинитендә утыра торган кеше түгел, китеп тә баруы мөмкин, – дип сөйләнә-сөйләнә, Әминә табыннан кузгалды, чәен эчеп тә бетерде.

– Ярар, бар алайса, менеп төш, мин чәшкеләрне үзем чайкап куярмын, – диде Рәхимә, битен сыпырып. – Бар, үзең әйткәндәй, юкса чыгып та китәр.

Әминә өс-башын рәткә кертте дә, бик эшлекле кыяфәт белән, өйдән чыгып китте. Апасы белән сөйләшеп, хәсрәтләре таралган кебек булса да, капканың бу ягына чыгып, тыкрыктан атлаганда, Әминәне тагын сагышлы уйлар биләп алды. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!..

Тыкрыктан чыгып, урамга борылуга, капкасыннан чыгып килүче Садри Әнвәре күренде.

– Нихәл, Әминә! Кая киттең әле болай бик иртә? Әллә сине дә эшкә чакырдылармы?

– Ийе, чакырганнар ди, көтеп тор! Үзең ничек соң, Гөлчәчәк апай нишләп ята?

– Безнең хәзер җитмештәгечә инде, җайлы, – дип кеткелдәп көлеп куйды Әнвәр.

– Үземнең дә ярый инде хәлләр, Әнвәр абый. Ярамаса да ярый, нишлисең бит? Инәй карчыктан соң ничек яшәрмен, дип кайгырып йөрим инде. Аның бит тыкрыгында кешесе дә юк. Ахравыйлар да атнага бер генә кайта. Кешегә алай димим инде үзем, көн дә монда кайталар кунарга, дигән булам. Бер Ходайга тапшырган инде… Апайлар да гел мине саклап бетерә алмас, яшим шунда… Әле син үзең болай бөктәрләр кыстырып, кая киттең соң, Әнвәр абый? – дип сузды Әминә, гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән.

– Менә фермага менешем. Нәчәлствоның ит ашыйсы килгән. Ике тана суярга кирәк дип, директорның шофёры Рәүф кереп әйтеп чыкты. Сапый абзыйга булышырга кирәк, ди. Пычакны үткенләп йөреп, әзрәк соңга да калдым бугай инде, анасын саткыры, – дип, ул кулындагы төргәгенә ымлады.

Бөктәр шактый калын күренә иде. Әминә ул кадәр үк юләр түгел, мал суйган җирдән бер сугымчының да буш кул белән киткәне юк. Юкка гына бер пычакны балалары шәһәрдән алып кайткан ике «ЭССЕН» пакетына төргән дисеңме?!
– Сапый абзыең эшли тора инде ул, сине көтеп тормый, – диде Әминә, карашын аяк астына юнәлтеп. Иртәнге чыктан авылның асфальт урамы яшьләнеп тора иде.

– Нефтьчеләр кул астына эләккәч баеды инде хәзер авыл. Склад та син эшләгән чактагы кебек түгел бит, Әминә. Анда кер-с-ә-ә-ң, – дип сузды Әнвәр. – Теге вакытларда кайда булды икән ул әйберләр, дип йөрим мин. Ул тракторларга запчасть дисеңме, ягулыгы дисеңме. Теге вакытларда бит, Котдус механик чакта, мескен, кайларга гына барып теләнеп йөрми иде. Хәзер малайлар заявка язып кертәләр дә, икенче көнгә Зөлфия, Әлмәткә барып, нефтьчеләрдән алып та кайта.

Әнвәрнең сөйләгәнен тыңлаган кебек булса да, Әминә аны ишетмәде. Уйлары белән ул авылны нефтьчеләр ярдәмче хуҗалык итеп үзләре карамагына алганчы булган вакытларны иңли иде. Бар иде бит аяктан резин итек төшмәгән чаклар. Кичке савымнан соң, өйгә кайтканда, резин итекләрен шланга астында җылымса су белән юдырып урамга чыгуга, ул итекләр шакыраеп ката иде. Кичкә тотыныр иде буран. Юныслар тыкрыгындагы чокырга сырындылап салыр иде кар. Нәкъ шул җиргә җитүгә, Гайшә мәрхүмәкәй көлә-көлә җыр башлар иде:

Иртә буран, кич тә буран,

Мамык шәлеңне уран шул,

Мамык шәлеңне уран…

Аңа Гүзәл кушылып китә торган иде:

Кигән киемең күрсәм дә, җаныем-бәгърем,

Үзең күргәндәй булам.

Хатыннарның җырлары, карлы буранга уралып, Чүрәгәй урманнары, Сәлимә таулары аша Колшәрип станциясенә китеп югала. Буран, фуфайка чабуларын тарткалап, авыз ачкан саен тынны капларга тырыша. Ә аларга кызык, әйтерсең, армаганнар да, туңмыйлар да. Ә өйгә кайтып кергәч, аяктан шул туңган резин итекләрне сала алмыйча җаннар чыга. Шулай да рәхәт иде. Авырып китеп үләм дисәң дә, сыерларыңны калдырырга кеше юк, савылмыйча да калмый иде. Хатыннар, үзләренекен төгәлләүгә, тиз-тиз генә савып куялар. Бары – бергә, югы – уртак иде шул ул вакытта.

– Шулай хәлләр, Әминә, үзгәрде дөньясы. Хәзерге байлык, рәхәтлек! Тәртип нимеснекеннән ким түгел. Эшлиләр, акчаны уч тутырып алалар. Ял көнне, шәһәр кешесе кебек, алышып ял итәләр. Нефтьчеләр килеп ярдәм итеп торалар. Кирәк – материал белән булсын, кирәк – кеше белән. Авылны гөл иттеләр. Кара син ферма тирәләрен – концерт куеп, уйнап-биеп йөрерлек. Безнең бакча башындагы Өч коены гына кара син. Хатыннар кер чайкарга җайсызлап куйдылар, дип сукрансалар да, әйләнә-тирәсен ничек бизәгәннәр! Ул утыргычлары, мин сиңа әйтим!

– Әйтмә дә инде, Әнвәр абый. Эшләп, яшәп туймаслык. Ярар, мин болайга борылыйм әле. Марат Мәрдиевичнең иртәнге планёркасы беткәндер, – диде Әминә һәм, әкрен генә атлап, конторга таба китте. Хуҗаны йөртүче Рәүфнең машинасы ишек төбендә үк тора иде. Аны күргәч, Әминәнең эченә җылы йөгерде. Ясаттыруын ясаттырыр инде. Шулкадәр байлык, мөмкинлек белән. Гомер буе шушы җиргә бил бөккән пенсионерга каршы килмәс анысы. Менә үзен тотуы, очратуы – мәсьәлә.

Әминә баскыч култыксасына тотынып менде дә, ипләп кенә ишекне ачып, эчкә узды.
– Әйдә, уз, Әминә апай, – дип каршы алды секретарь Рәсимә.

– Марат Мәрдиевич үзе мондамы соң? – диде ул, секретарьнең тавышын күмеп. – Монда, тик планёрка бетмәде бит әле, Әминә апай. Утырып тор. – Рәсимә бүлмә ишегенең икенче катын да ябып, урындыкны этебрәк куйды. – Әбине дә озаттыгызмы? – диде ул, тавышын әкренәйтеп.

– Озаттык инде, хәерле булсын. Бергә картайгач, бик авыр була икән, иркәм, – дип, гөлдерәп сөйли башлаган иде, исенә килеп, тавышын баса төште. – Дус яшәдек. «Кешене каргасаң, үз анасы белән торсын дип карга», дисәләр дә, Аллага шөкер. Тавышланып урамга чыкмадык, закон эзләп сәвиткә бармадык. Инәкәй белән әйбәт тордык.

– Берәр йомышың бар идеме әллә? – диде Рәсимә, бу авыр сөйләшүне икенчегә борып җибәрергә тырышып.

– Йомыш, дип инде…

– Әминә тагын үзенең бар булган тавышына сөйли башлаган иде, Рәсимә, ишеккә ымлап, бармагын иреннәренә тидерде. – Әминә апаң шулай акырып сөйли инде ул, – дип көлеп җибәрде. – Йомыш шул иде инде: инәкәйгә рәшәткә ясатып булмасмы, дип менгән идем. Кызуында эшләп куймасаң, аннан калган эшкә кар ява. Марат Мәрдиевич каршы килмәс инде дә, менә үзен туры китерүе авыр. Әле монда булгач, бик әйбәт, вакытлы килдең, Әминә, дип утырам үземә.

Ул арада бүлмәдән хуҗаның, бик коры гына: «Рәсимә, кер әле!» – дигәне ишетелде. Рәсимә, болай да әллә ни хисләре күренеп тормаган таш йөзенә тагын да салкынлык билгеләре чыгарып, акрын гына хуҗа ишегенә юнәлде. Әминә исә, ачык калган ишектән ишетелгән сүздән уңайсызланып, контора баскычына чыгып басты.

Моннан авыл уч төбендәге кебек, ап-ачык күренеп тора. Әнә, мәктәп ничек матур булып утыра. Элек, Каюм абзый авыл советы рәисе булганда, мәктәпне әллә кайда кырга салдырып куйды, дип зарланалар иде. Менә хәзер әйләнә-тирәсендә гел йортлар. Балалар бакчасы да шунда гына – мәктәп янында. Хәзергеләрнең башлары эшли шул. Нефтьчеләр курчак өе кебек коттеджлар төзеделәр дә, теге авыр вакытта рәхәт эзләп читкә китүчеләрнең балалары кайтып урнашты, рәхмәт төшкереләре. Утын кисмиләр, көянтәләп су ташымыйлар. Төз генә басып, тек-тек атлап йөриләр. Алар шул йөзем, өрек ашап үскән балалар. Авылныкы кебек чөгендер басуында үскән түгелләр.

Әнә авылның зираты да күренеп тора икән. Күпме шушында басып торганы бар Әминәнең, тик бервакытта да зиратка күз салганы юк иде. Ә менә бүген күрде. Ничек кенә күрде әле. Аннан да якын урын юк кебек хәзер. Бер-ике көн элек кенә сап-сары булып утырган агачлар, өлгергән тузганак башын җил очырткан кебек, яктырып калганнар. Кап-кара булып моңаеп утырган әнисенең өсте дә бүген сарыларга сарылгандыр. Зур әтисе янында бер урын булган икән. Аның өстендәге карт каен үз юрганы белән бүлешкәндер. Ни әйтсәң дә, үзенеке бит. Ходай кушып, рәшәткә дә ясатып куйдырса, әйбәт була инде.

Мәктәп укытучысы күрсәтә торган матур рәсем кебек иде авыл. Карап туймаслык. Менә бит барлык нишләтә. Бабайлар: «Барлык – дуслаштыра, юклык – талаштыра», – дип әйтәләр иде. Шулайдыр. Алай дисәң, юк чакта без татурак яши идек кебек…


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Картина: liveinternet.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *