Табигать һәм мин

18.04.2017 №6 (июнь), 2016

Сандугач һәм еланнар


аккош

1981 ел. Утыз бер яшьтә өйләнсәм дә, килен төшерерлек үз куышым юк иде әле. Ул еллардагы литфонд директоры Лирон Хәмидуллин мине Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов янына алып керде. Берәр ел Аккош күлендә яшәп торыгыз, әкренләп фатир мәсьәләсе хәл ителер, диделәр.

Язучыларның «Аккош күле» дигән данлыклы иҗат йорты. Миңа диелгән бүлмәнең бер тәрәзәсе, кечкенә миче, өстәле һәм иң мөһиме – карават сыярлык почмагы бар. Уң якта – Сибгат ага Хәким гаиләсе, ә сул як күршемдә Хәсән Хәйриләр яши. Тәрәзәбез Аурупа ягына карагач, бүлмә салкынча, өйдә бик утырасы килми.

Урамда майның унбишләре. Шау чәчәк исеннән исергән былбылларның күмәкләшеп тә, ярышып та сайравы – монда яшәгән бер генә шагыйрь дә тасвирлап бетерә алмаслык аһәң! Ни күрим, минем янда гына бәләкәй генә соры могҗиза талның яшел ботагында тибрәлә-тибрәлә сайрапмы-сайрый! Бармак башы чаклы гына талантлы былбыл, мине күрмәслек хәлгә җитеп, язга мәдхия җырлый.

Аягымны шудырып кына якынаям, холкым шундый – тотып карыйсым килә… Менә инде арабыз бер чыбык кына… Ниһаять, бер карыш… бер сөям… Ул әле һаман уяулыгын югалтырлык моңлы ләззәттә. Мавыгуымны тыя алмыйча үреләм… Юк, тоттырмады. Бу кичне бик күп шагыйрьләрнең өй түренә кунып сайрар әле ул…

Ләкин мин «Аккош күле» дигән «оҗмахта» яшәп кала алмадым. Гел сандугачлардан гына тормый икән ул алан.

Көн кичкә авышкач, яшенле яңгыр явып узды. Тиз аязды үзе. Кипкән печән, камыл, тирес өемнәрендә, кая карама – елан башлары тырпаеп тора! Кара еланмы, тузбашмы – минем өчен бөтенесе дә дошман, кечкенәдән куркып үстек без алардан.

Сайрап торган «Аккош күле»н ташлап киттек. Мин еланнар белән янәшә яшәргә күнекмәгән шул…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *