Укучыларыбыз иҗаты

11.10.2018 №6 (июнь), 2016

Лачын


Күкләрдә мин ачам күземне.
Авыр моң биләгән үземне:
Әйтерсең, бар зарын төянеп
Ияргән кешелек җисеме.
– Йә Ходай, бирсәңче түземне…

Үрләргә атылып, бер лачын
Тәкъдирләр очына эз элә.
Аннан да югары, күпердә
Чылбырдай чиратлар тезелә.
– Һәм кинәт бер буын өзелә…

И лачын, бул соңгы канатым,
Үткәндә мәңгелек арасын.
Күңелем зарыккан җаннарга
Тагын бер хәерен таратсын.
– Кем белә, кем кая барасын…

Кемнедер гөнаһтан аралап,
Бәхилләп калырга дучар мин.
Һәм шунда, яңа җан каршылап,
Һавада әйләнеп очармын.
– Яратып, Җир шарын кочармын…


Фото: wallpaperscraft.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *