Хикәя

12.04.2017 №4 (апрель),2017

Сагыну исе


Иртәнге савымнан кайтып, чәй эчеп алганнан соң, Гөлйөзем урын-җирләрне юып алыйм дип, су кайнатырга куйды да, эчке якка кереп, мендәр тышларын салдыра башлады. Авыр эшме ул, җиңелме – нинди булуына карамастан, рәхәт итеп эшли белә ул. Һәр эштән тәм таба. Әле менә мендәр тышын салдыргач та, сүрү аша чыккан мамыкларны берәмтекләп җыеп, буш конвертка салды да матрас астына тыгып куйды. Шулай азрак җыелгач, иренмичә яңадан мендәр сүрүен аз гына сүтеп, конверттагы каз мамыгын тутырып, тегеп куя. Юк, саранлыктан түгел инде, тәртип яратканнан. Югыйсә казларны да оя-оя үстерә. Үзе белән бергә сыер савучы хатыннарны чакырып, көзен каз өмәсе ясый. Мендәрләре дә җитәрлек. Шулай булса да, мендәр тышын сүткәндә чыккан бер генә мамыкны да алып учакка ташламый. Гадәтләнмәгән.

Гөлйөзем – эшләп арудан ләззәт ала торган җан. Эшләгән эше вакытлы, урынлы, килешле була аның. Шуңа күрә дә, шактый гына коры каенанасы да бәйләнергә җай тапмый. «Кеше этенгәндә этен. Кеше этенгәндә этенмәсәң, артыңнан чыгар кара төтен», дияргә ярата ул. Килен булып төшкән йортына да уңганлык-булганлык төяп килде. Иң зур бирнәсе шул булгандыр да әле Гөлйөземнең. Тегү-чигү, бәйләү кебек кул эшләренә осталык әнисе «бүләге»дер. Әнисе пәлтәләргә, колакчынлы бүрекләргә кадәр тегә иде. Гөлйөзем дә, килен булып килгәннән бирле, күрше-тирә әбиләрне, авыл хатыннарын, кызларны Сабан туе саен яңа күлмәк тегеп куандыра. «Кыз, син быел минекеләргә фонарь җиңле күлмәкләр тегәрсен инде», – дип, йә Мөнирә, йә Каимә алдан ук әйтеп куя. Чаярак кызлар үзләре: «Гөлйөзем апа, миңа да Әлфиянеке кебек перәннекле күлмәк тегәрсең әле», – дип киләләр. Күршедәге Мәрвәриастай да: «Кызый, син сыер саума әле, күлмәк кенә тек», – ди. Гәрәй бай кызы диләр ул әбиеңне. Бай кызы булып бай кызы да шулай дигәч, начар текмидер Гөлйөзем күлмәкләрне. Тегү машинасын Гөлйөзем улы Шәүкәт тугач, бәби акчасына алган иде. Алды дип, күрше Гаҗилә Әлмәттән алып кайтып бирде. Менә, шуның рәхәтен күрә хәзер. Акмаса да тама, иш янына куш була. Калган вак-төяк чүпрәк кисәкләреннән бәби юрганнары, түр юрганнары өчен матур-матур тышлар әзерли.

Гөлйөзем мендәрләренә чиста тышлар кидерде дә, юарга дигәннәрен алып, ишегалдына чыкты. Мамык тузаннарын кагып, керләрен тагарактагы суга батырырга дип иелгән иде, капка келәсенең тонык тавышына башын күтәрде. Капкадан Маһирә әби кереп килә иде. Маһирә әби – күрше Минхәйдәр бабайның карчыгы, Гөлйөземнең авылдашы. Шул әбидән гайре, бу авылда, ул туып-үскән Кирлегәчтән беркем дә юк. Бердәнбер үз кеше – шул күршедә яшәүче Маһирә әби. Башка киленнәрнең авылдашлары көтүләре белән, ә ул менә берүзе… Үзе һәм әби. Шуңа да, урамда Маһирә карчык күренсә, аңа ничектер рәхәт булып китә. Ул рәхәтлекнең ничек икәнен сорасалар, Гөлйөзем аны аңлатып та бирә алмас иде кебек. Менә бүген дә, ул капкадан күренүгә, ишегалдына көлтәсе белән җылылык тулгандай булды.

– Нихәл, балам? Тагын нәрсә эшлисең инде? Әле генә эштән кайтып бара идең бит, – диде ул, үз итеп.

– Эшнең аның бетәсе юк инде, әби. Урын-җир әйберләрен сыгып куйыйм дигән идем. Җәйнең көне озын, эшкә киткәнче кибәргә дә өлгерә, – дип, әле сабын күбегенә батарга өлгермәгән кулларын алъяпкычына гына сөртеп, Гөлйөзем яулык астыннан бүселеп чыккан чәчен эткәләп куйды. Әллә әтиләре кырыс холыклы булганга, әллә инде каенаналы йортка килгәнгә, чәчен-башын туздырып йөрүне килештерми ул. Шуңа да аның башыннан яулыкның төшкәне юк.

Маһирә карчык якты сагыш тулы моңсу күзләрен тутырып, аның бөтен хәрәкәтләрен йотардай булып, карап тора иде. Мае бетеп, төпләре чокыраеп калган бу күзләргә әйтеп аңлата алмаслык якынлык һәм үзенә күрә ниндидер бер кыенсыну тулган.

Гөлйөзем тураеп басуга, аларның карашлары кисеште.

– Әби, уз әйдә, өйгә керик. Хәзер чәй яңартып җибәрәм.

Эшкә уңган булса да, сүзгә әллә ни осталыгы юк шул. Кыстый да белми. Әнә күрше Гүзәл ничек оста итеп кыстый белә. Ә Гөлйөземнән юк инде, сөйләшә белми. Үзе әйткәндәй, агач авыз, балта тел.

– Юк, юк, кызым, рәхмәт, кереп тормыйм. Ни, кызым, мин шуны гына сорыйм дигән идем… – Маһирә карчык, ничегрәк әйтим икән, дигәндәй, бераз аптырап торды. – Син Завут тавын сагынасыңмы, кызым? Завут тавын…

Гөлйөземнең уң күз кабагы тартышып куйды.

– Әби, мин бит ул тауны белмим. Ә менә бакчага керсәм, әрәмә исе килә, – диде ул, кисәктән генә бугазына килеп тыгылган төенне йотып.

– Алайса син әрәмәне сагынасың инде, кызым, – диде әби. – Ярый, кайтыйм әле мин, кызым. Кая барганны бабаңа да әйтеп тормыйча гына киттем. Шуны гына сорыйм дигән идем. Алайса син әрәмәне сагынасың инде.

Маһирә карчык, шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тиз генә китеп тә барды. Өенә кайтып җиткәнче уйлары белән бөтен Кирлегәчне урады ул. Илле елдан артык тәне генә монда яшәде шул аның, җаны туган авылында иде. Югыйсә начар да яшәмәделәр. Карты Минхәйдәр гомер буена шаян, җор телле булды. Бер карт, яр буенда утырып, сүс бауларны: бер матурга бер ямьсез, дип, берберсенә бәйли икән. Икенчесе килеп: нишлисең син монда, дигәч, менә, өйләндереп утырам әле, дип сөйләнгән арада: ялгышып, бер матурга бер матур, дип «өйләндереп» куйган. Менә әниегез белән без шунысы булганбыз да инде, дия торган иде. Зөфаф төненнән алып әлегә кадәр уртак түшәк. Балалар кечкенә чакта да аерым яту булмады. Яшьлекне үтә дип җырлаган булалар. Үтми икән ул, китә икән. Үтә торган гына булса, үтеп-сүтеп йөрер иде дә тагын бер әйләнеп килер иде. Ә менә сагыну үтмәде дә, китмәде дә. Киресенчә, көчәя бара кебек. Маһирәнең җанына Янчәй суында агарткан кызыл башлы бирнә сөлгеләре белән бергә ияреп кереп сарылды да гомер буена озата барды. Югыйсә күпме еллар узды, кап-кара толымнар көмешләнеп сирәгәйде, шәм кебек өч малай үстереп сугышка озатты да, шуларның кечесен генә сагынуы белән яу кырларыннан тартып кайтара алды. Икесенә көч-куәте җитмәде. Шулар бәрабәренә сагынуы һаман саен артты гына. Юк, ул авыруларга сабыштыра, саташтыра торган әрнүле сагыну түгел. Ә үткәннәрдән җанга моңсу бер рәхәтлек бирә торган сагыну!

Күршегә килен булып төшкән Гөлйөземнең үз авылдашы булуына сөенеп туймады. Әйтеп бетергесез бер якынлык тойды. Ләкин, Гөлйөземнең үзүзен тотышына, йөз-кыяфәтенә карап, бер генә дә «сагынып яшидер» дип әйтеп булмый иде. Бераз корырак, кырысрак табигатьле, ике сөйләргә урын калдырмыйча сүзен өзеп сөйли. Гомумән, җебеп-агып утыра торган килен түгел Гөлйөзем. Шуңа да, вакыт-вакыт: «Бу бала бер генә дә сагынмый микән әллә?» – дип уйлый иде Маһирә карчык. Тик…

Беркөнне Маһирә карчык иртән казларын инешкә төшерергә дип чыккан иде. Әле урам уянып кына килә. Йокылы-уяулы бәбкәләр сукмак читендәге үләнне йолыккалап, җай гына сибелеп-таралып, өйрәнгән юлларыннан атлыйлар. Маһирә дә, уйларына чумып, аларга ияреп бара иде, тонык кына агылган җырны ишетеп, кисәк туктап калды.

Иртән торып тышка чыксам,

Карыймын ягыгызга шул.

Карасам да ягыгызга

Баралмыйм яныгызга.

Җыр тымызык кына булып Гөлйөземнәр бакчасыннан агыла иде…


Ахырын «КУ» журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *