Уены–чыны бергә

09.04.2017 №4 (апрель),2017

Сара Садыйковада кунакта


сара

Сиксәненче еллар башы. Нур Әхмәдинең Азнакайда яшәгән чагы. Көннәрдән бер көнне район җитәкчеләре аны чакырып әйтәләр:

– Сарман турында җыр бар, күршеләрдән Мөслимнең дә, Баулы белән Бөгелмәнең дә җырлары бар. Безнең Азнакайныкы юк, әйдә, языйк әле!

Күпмедер вакыттан соң Нур Әхмәди җырның сүзләрен язып, заказчыларга күрсәтә. Район җитәкчеләре текстны ошата. Инде көен кемнән яздырырга? Уйлаша торгач, авторның тәкъдиме белән килешеп, Сара апа Садыйковага мөрәҗәгать итәләр.

Озакка сузмыйча, яшь шагыйрь, халыкның сөекле аһәңсазы белән элемтәгә керә һәм гозерен җиткерә. Сара ханым риза була.

Иҗат дәвамында композитор белән сүз авторы телефон аша бәйләнештә торалар. Сара апа тәкъдиме белән, Нур тексттагы бер-ике сүзне үзгәртә.

Ниһаять, җыр әзер, Сара ханым аны телефоннан җырлап күрсәтә. Инде, җайлы форсат табып, халыкка тәкъдир итәсе генә кала.

Ләкин «Азнакаем – ак бишек» җырын вакытында халыкка тыңлату насыйп булмый. Әүвәл җайлы вакыт көтәләр, соңрак Сара апа күзенә операция ясатырга хастаханәгә керә.

Нур Әхмәдинең чираттагы командировкасы Сара апаның больницадан чыккан көннәренә туры килә. Үзе урнашкан «Татарстан» кунакханәсеннән ул аның өенә шалтырата, Сара апа Татарстан урамында – якында гына яши икән, адресын әйтеп, өенә чакыра.

Бөек композиторны сәхнәләрдә чыгыш ясаган чакларда күргәләгәне һәм телефоннан берничә тапкыр сөйләшкәне булса да, моңа кадәр аларга күзгә-күз очрашырга туры килгәне булмый.

Нур, ун-унбиш минуттан килеп җитәсен әйтеп, чыгып йөгерә. Исәбе – трамвай белән бару. Ашыгудан ул җир асты юлына да төшеп тормый, тукталышка турыдан гына чыгарга тели. Тик милиционер сыбызгысы черелдәп, туктарга мәҗбүр итә. Тәртип сакчысы аның паспортын сорап ала һәм, банкка барып, штраф түләп килергә куша. Нур Әхмәди, хәлне аңлатып, штраф суммасын милиционерның үзенә генә бирмәкче, ләкин теге алмый. Аның өчен Сара Садыйкова әллә бар, әллә юк – тәртип булсын!

Банкны эзләп тапканчы, чират торып акча түләгәнче һәм, түләгәнлекне раслаган кәгазьне тәртип сакчысына барып күрсәтеп, паспортын кире кайтарып алганчы, сәгатьтән артык вакыт уза.

Ниһаять, Нур Сара апаның хозурында. Ул әле алдагы көнне генә хастаханәдән чыккан, шуңа күрә операция ясаткан күзе кара тасма белән капланган. Бу кыяфәтендә ул гарәп әкиятләрендәге мәгълүм юлбасарны хәтерләтә.

Күрешкәндә композитор:

– Синең, Нур, ун-унбиш минут дигәнең сәгать ярымга тора икән, – ди.

Чәй табыны артында Нур Әхмәди тоткарлану сәбәбен сөйләп биргәч, Сара ханым ихластан көлә.

Чәй эчү тәмамлануга, ул, пианинода уйнап, «Азнакаем – ак бишек»не җырлый. Көйне азнакайлыларга ирештерү хакында сүз чыккач, терелим инде, аннан соң карарбыз, ди. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, төрле сәбәпләр чыгып тора, озакламый мәшһүр анәңсаз үзе дә бакый дөньяга күчә, Сара апа исән чагында җыр Азнакайда яңгырый алмый кала.

Әлеге очрашудан соң шактый еллар узгач, Нур Әхмәди Сара Садыйкова фонды җитәкчесе Әзһәр Хөсәенов белән таныша. Сүз иярә сүз чыгып, ул «Азнакаем – ак бишек»нең тарихын сөйли. Әзһәр, композиторның архивыннан эзләп табып, җырның күчермәсен Нурга җибәрә. Үз чиратында Нур Азнакай районының ул чактагы хакимият башлыгы Әнәс Исхаков белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә, район сабан туенда талантлы яшь җырчы Ландыш Шәрәфиева башкаруында Сара апа иҗат иткән соңгы әсәрләрнең берсе булган әлеге җыр, ниһаять, азнакайлылар хөкеменә тапшырыла.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.