Публицистика

04.04.2017 №4 (апрель),2017

Рух ныклыгын милли аң билгели


Татарның рух ныклыгы турында сүз барганда, әүвәл аның асылын ачыклап китү урынлы булыр. Татар рухы – ул гасырлар дәвамында формалашкан, шанлы үткәнебезнең бар уңай сыйфатларын туплаган, борынгы ата-бабаларыбызның якты истәлеге алдында баш ия һәм алар өчен гыйззәт вә горурлык хисләре кичерә торган, шуның белән бергә, милләткә йөкләнгән тәкъдири миссиянең илаһи асылын аңлап һәм аның өчен Күкләр каршындагы җаваплылыкны тоеп, татарча яшәү рәвешен сыйфат билгесе генә түгел, ә башкаларга үрнәк булырдай саваплы гамәл итәргә дә сәләтле милли аң… Дөнья төзелешенә һәм андагы барча тереклеккә хас булганча, милләтләр дә өчлек принцибында яратылган: һәр милләтне тән, җан һәм рух берлеге хасил итә. Милләтнең рухы милли аң, дидек. Аның җаны функциясен милли мәдәният үти. Ә милләтнең тәнен инде аның халкы тәшкил итә. Җан тән белән рух арасында гармониягә ирешү чарасы да булып хезмәт итә. Димәк, милләтне аның рухы аша сугарылган мәдәнияте яшәтә, мәдәниятнең ирекле үсүе исә милләтнең дә гармонияле үсеш алуына китерә.
Инде милли аң төшенчәсенә дә ачыклык кертеп үтик. Ул нәсел аңы һәм тәрбия аша бирелә торган аң нигезендә формалаша. Белгечләр нәсел аңының архетип дәрәҗәсендә, ягъни тумыштан килүен әйтә. Нәсел системасында ул тагы да камилләшә һәм ныгый. Шуңа күрә нәсел системасы татарның рух ныклыгы сагында тора да. Мәгәр нәсел аңы төрле кешеләрдә төрлечә дә булырга мөмкин. Аның югарылыгы нәселнең затлылыгы һәм шәхеснең үзенә генә хас сыйфатлары белән билгеләнә. Бу җәһәттән нәсел аңын илаһи рухның шәхес холкындагы чагылышы, дип тә карарга була.
Тәрбия аңы исә гаиләдә, дәүләтнең тәрбия системасы аша, шулай ук дин юлында формалаша. Дәүләтле халыкларда милли тәрбия мәгариф, мәдәният һ.б. министрлыклар аша, дәүләти кимәлдә бара. Ә Русиядә ул дәүләт үткәрә торган урыслаштыру сәясәтенә кайтып кала. Шуңа күрә татарларга, үз дәүләтчелеген югалткан кавем буларак, милли тәрбиядә төп юнәлеш итеп нәсел системасын калдыру мәслихәт. Шуның белән бергә, шәхеснең рухи үсеше милләт эчендә барган кебек, милләт үзе дә тулы рухи үсешкә дәүләт кайгыртуында гына ирешә ала. Ә шәхеснең рухи үсешендә төп рольне әхлак тәрбиясе уйный. Шуңа күрә татар яшәешендә аңа элек-электән зур әһәмият бирелгән. Әхлак тәрбиясенә нигез борынгы бабаларыбызның нәсыйхәт китапларында ук салынган. Шөкер, борынгыдан килгән милли-мәдәни вә дини гореф-гадәтләребезнең дә нигезе нык. Шулай булгач, рухи тәрбиянең киләчәге алга таба да өметле вә ышанычлы булыр, шәт… Әлбәттә, татар рухы турында сүз барганда милли аңның матди хәлгә бәйле булуын да онытмыйк. Ярлы халык теләсә кайсы җәмгыятьтә дә иң ихтыярсыз вә хокуксыз катлам санала. Ә түбән рухлы кеше, гадәттә, ашау-эчү һәм җан асрау җае белән генә чикләнә. Матди хәле яхшырган саен аның рухи ихтыяҗлары да барлыкка килә башлый. Әлбәттә, монда күп нәрсә шәхеснең нәсел аңы һәм холкына бәйле. Әмма, ничек кенә булмасын, татар өчен рухи кыйммәтләр һәрчак матди байлыкка караганда өстен булып калачак. Мәгәр, татар милли аңы өчен матди байлыкның хәләл юл белән туплануы да бик мөһим.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *