«Иң шәп хикәя» бәйгесе

04.04.2017 №4 (апрель),2017

Бәйрәм


липа

Гарахан өендә бүген бәйрәм булырга тиеш иде, эшләре бетмәгәнлектән, һаман да кырдан кайтып җитә алмады. Инде җирен сукалап чыккач та, күршесе Амаяк, гаиләгезне борчып тормыйм, эштән соң арытылды да, кырынасы-юынасы да килә, үземә генә кереп китәрмен, дигәч, анысына инде каршы төшмәс санап, Бәйрәмнең туган көнен «аман өе»ндә билгеләп узарга булды. Гарахан якындагы коргаксыган агачлардан, ташлардан, иске хайван тиреләреннән ясаган һәм таулардагы юлчылар өчен борынгыдан сакланып калган каралтыга охшаган чатырын, бер кызык табып, шулай атый иде. Хатыннар тавышыннан, бала-чага ыгы-зыгысыннан арыган вакытларда алар, Амаяк белән шунда барып, Кара юкә астындагы күләгәдә ял итеп, гәп корып утырырга ярата. Кемдер андый чакта чәйханәгә юл ала, ә күршеләр менә монда – агач ябалдашларына сыенган чатыр эчендә хушлана.

Кара юкәләрне калкулык итәгенә, туфракны яхшыртсын дип, Гараханның әтисе Афят утыртты. Агачлар төпләндердем дип, буш урында үзеннән-үзе җимеш бакчасы барлыкка килмәде. Атасы вафатыннан соң, шулкадәр җирне эшкәртергә Гарахан гаиләсенең генә көче җитәрлек түгел иде. Инде менә юкәлек ата кешенең кадерле ядкаре булып калды, улы анда үзенә күңел тынычлыгы китерүче ял урыны тапты. «Аман өе»ндәге кәгазь тартмачыкта богмалылар да җитәрлек, там уртасында казылган һәм коры печән, сайгакча белән каплап куелган чокырдагы савытларда сыйры, казылыгы да саклана. Өйдән буш кул белән чыгып киткәндә, кая барасың, дип аптыратырга хатыны Гөлсарыга сәбәп табылмый. Алайса, аның күңелен күрим дип, башка эшләрне онытып, гел янында утырасы, гел йорт тирәсендә генә кайнашасы, Бәйрәмгалигә күз-колак буласы. Гарахан хатынына ярдәм итүдән баш тартмый, әмма үзен чын ир-ат итеп тоярлык гамәлләр күңеленә хушрак килә. Әле дә ярый җир кишәрлекләре зур да, гранат бакчаларының мул җимеш бирә торган еллары, югыйсә йорт тавыгына әйләнеп куюы да бар.

Баланың туган көнен бергәләп юарбыз дип, чатырга чакырырга гына торганда, алдан ук сиздеме, Бәйрәмгалинең туган көненнән хәбәре бар идеме,
Амаяк үзе сүз башлады:
– Сезгә дә, синең аман өеңә дә кереп тормыйк, менә шушында трактор күләгәсенә генә утырып алыйк. Моннан кайдалыгыбыз өйдәгеләргә дә яхшы күренә, урыны да җиләсрәк, югыйсә һавасы бик тынчу.
– Ни дим соң… – Үз кырыңны бетерүне бер бәйрәм итү начар түгел дә түгелен… Ярар, күрше теләгәнчә булсын, дип уйлады Гарахан.
– Синең яшерен урыныңда ни дә булса калгандыр әле. Гранатыңның исәбе-хисабы булмый. Шәрабның иң яхшысы синдә инде.
– Анысы шулай…
– Шушында гына бер-ике армудуны чөйик тә, Бәйрәмгалиеңә исәнлек телик. Шуның белән җитәр, иртәгә инде минем кырларны сукалыйсы бар, рәхәтләнеп ял да күргән юк, яхшысы шул булыр: мин кайту ягына кузгалырмын…
Гарахан каршы төшмәде:
– Ярар соң.
Аның үзен дә бик арыткан иде. Гарахан «аман өе»ннән төрле кирәк-яракны, булган сыен алып килде дә, чынлыкта да беркая аяк атларга теләмәгән, атна буена йончылганчы һәм, күрше хакы дип, ихластан эшләгән риясыз Амаяк янына килеп утырды.
Бу вакытта Гараханнар өендә туган-тумача шактый җыелган, инде көмеш билле армудуларга хуш исле чәйләр коелган, өстәлгә бик мулдан тәм-том чыгарылган иде. Бәйрәм исе кырга да таралды. Гөлсары иртән иренә бер коштабак тутырып җыз-быз җибәрде. Төш тирәсендә улы Бәйрәмгали әтисенә чыгыртма илтеп кайтты. Инде менә кичкә итле төшбар әзерләп йөри Гөлсары. Кырдагы кешенең карыны нык ачып кайта аның дип, көн саен ашны мулдан, төрледән әзерли. Бүген – бәйрәм. Көндәлек сый гына ярамый. Кичә чалган куйның ите бик күп тә, майлы да чыкты. Бүген генә түгел, атна буена кунак җыярлык әле.
Гөлсары, башка балалар белән ишегалдында уйнап йөргән Бәйрәмгалигә, чебен ише нәрсәләр кермәсен өчен ишеккә тарттырылган марля аркылы гына, гадәттәгедән дә йомшаграк, ягымлырак итеп дәште:
– Улым, әтиеңнәрнең эше бетә микән – карап килче. Кунаклар җыелганны, табынның башланырга тиешлеген дә әйтерсең. Без әле чәй белән юанып торырбыз.
Хатынның аш бүлмәсендәге эсседән йөзләре ут яна, яулык читләреннән чыгып торган чигә бөдрәләре тирдән чыланып, маңгаена ябышкан иде. Булса да булыр икән эсселек! Әле яз башы гына югыйсә! Әле колхоз кырлары да сукаланып бетмәгән, ашлык чәчүне сөйләп тә торасы юк. Тәмамларга торучылар булса да, районда алдынгылар рәтендә йөрүче хуҗалыклар гынадыр.
Илдә, колхозларны реформалаштыралар икән, дигән сүзләр йөри. Күмәк хуҗалыклар – совхозмы ул, колхозмы – дәүләтләрнең миллионлаган манатлары агып торса да, яшәү көчен югалтты. Алар урынына барлыкка килгән яңа төрләр белән дә бүгенге шартларда шул ук булачак, ди ире Гарахан, хөкүмәт ярдәме кемгәдер эләгер, кемгәдер юк, үзгәрешләрдән һәрвакыт узаманнар гына ота.
Гөлсары үз тормышларыннан канәгать. Өстәлеңдә ризыгың торгач, суыткычыңда итең булгач, амбарыңда икмәк тулы капчыклар өелгән бер чакта ничек зарланырга кирәк? Ишегалларында тупырдап торган Бәйрәмгалиләре тәгәрәп уйнап йөргәндә бигрәк тә! Аш тирәсендәге эшләрне тизрәк тәмамларга кирәк. Инде тәмамланган да ул: Гараханнарның эше бетмәгән булса, дуслары андый чакта бик яратып авыз итүчән, авылда берүзе генә хәзерләүче корытыбны чәйгә чыгара торыр да төшбарны ире кайткач кына табынга куяр. Савыт-сабаның затлысы – кунакка тотыла торганы чыгарылган, өстәлгә тезеләсе тезелгән, кисәсе ризыкның күбесе киселгән, вазаларга тутырылган.
Гөлсарының туган җирендә дә бүгенге ризыкларның кайберләрен әзерлиләр иде, тик ел буена яңа суйган ите, кайвакыт оны да булмагандыр. Базлы да, нык тормышлы да кеше инде җәйләрен тозлаган ит ашаган елларда да кысыр ашта яшәгән әби-чәби, ятим балалы йортлар җитәрлек иде ул үскәндә. Заманалар башка иде, табигать шартлары да башка. Бер илнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, килен булып төшкән көннәрдән үк Гөлсарыга монда тормыш кешене артык бетәштермәгән, сындырмаган кебек тоелды. Бер дигәнең сүздә генә аның, җәелеп яткан зур илнең бөтенләй башка якларына, таулар-үзәннәр ягына китерде язмыш җилләре… Ипи-чәйле, шикәрле кеше тормышын, әнисе бик мулдан санап, байларча торалар, дип мактап әйткәли торган иде. Чын байлыкны күрмәгәнгә генә ул. Нинди байлык, кешечә яшәрлекне күрмәгәнгә! Ә менә ул күрде. Килен булып төшкән йортында аның бервакытта да ризык кытлыгын тойганы булмады. Бәхетне анда гына дип санасаң…
Үзе пешергән тәгамнәрдән дә бер-бер мәгънә таба Гөлсары. Балланган чәкчәк, ысланган ит ише нәрсәләр йортыннан озакка аерылучан, җәйләүләрдә кыш уздыручан, ат өстендә сәяхәт итүчән, күченеп яшәүчән халыкта күбрәк пешерелә шикелле. Димәк, аның ерак бабалары да шулай яшәгән, ә монда әле хәзер дә шулай көн итүчеләр җитәрлек. Куй йә елкы көтүлекләре белән тауларга менеп китәләр дә айлар буена өйләренә кайтмыйлар.
Кабып карамыйча, ят ризыкның тәмен һич кенә дә дөрес чамаламыйсың. Ул нәкъ Гөлсарының иленнән аерылган, ирен яратса да, үз туганнарын оныта алмаган, яшәгән җиренә ахыргача ияләнеп бетмәгән күңеле шикелле. Әле ул күңелне беркемнең дә ишекләрен ачып караганы юк! Ай-һай, моннан соң инде гомумән ачылыр микән?..
Ире Гарахан Гөлсарының һәр ризыкны үзенчә атавына ияләнде инде. Нәрсәгә аптырыйсың?! Дюшбар, димәк, камыр эчендә төш бар! Казанда аны пилмән диярләр иде. Себердә дә пилмән ул. Мәскәвендә дә шул исемдә. Аның кайсы телнеке икәнлеге дә күптән онытылгандыр инде, галимнәр генә, бу безнең сүз, дип үзара бәхәсләшәләрдер. Гөлсары андый бәхәсләр хакында газеталардан күп укый. Менә аңа сүз өчен бәхәсләшер сәбәп юк, барысы да аңлашыла кебек. Тарттырылган-чыгарылган иттән пешерелә торган чыхыртманы ул, татарчага охшатып, чыгыртма дип атый. Курутоб дигәннәрен, татарның табада корыга кыздырган юкасына охшаш камыр ризыгыннан пешергәнгә, корытыб дип кенә йөртә. Анысы инде аның монда да ятрак ризык – таҗиклар яраткан салат. Алардагы мәгънәсен кем белгән дә, Гөлсарыга нигә кирәк ул?..
Менә шулай: ят якларда һәм ят ризыклар ашап яши, йөрәге, күңеле әллә кайларда Гөлсарының. Монда яраткан ире, баласы булмасамы соң?! Әллә кайчан йөгерепләр кайтып китәр лә иде:

Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул;
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.

Чит туфракны ничек кенә яратып китсәң дә, анда яңа туганнар, дуслар тапсаң да, үзеңнеке үзәкне өзә, аңа берни дә җитми икән лә! Югыйсә үзен кар бүрекле түбәләре белән таң калдырган таулар илендә яхшылыктан, игелектән башка берни күрмәде бит Гөлсары. Каенатасы белән каенанасы ул дип үлеп торды. Килен булып төшкән чаклардагы бу яклар гадәтеннән чигенеп, тел дә яшерттермәделәр, гел озын күлмәк-ыштаннан, яулык яптырып кына да йөртмәделәр: теләгәнен киде, уйлаганын сөйләште.
Гөлсарының башка бер гадәтләрдә тәрбияләнгәнен, иркенлек сөйгән татар кызы икәнлеген аңлыйлар иде монда. Ишегалларына аяк басканда, каршы алучы башка туган-тумачадан аерылып, үзе дә сизмәстән, башкалардан да алдарак аңа тартылган – алгарак чыккан әнкәсе:
– Сөбханалла, сабый гына икәнсең лә әле! Үз кызым кебек күрермен, – дип куйган иде, рас әйткән.
Ул өйләнешү дигәннәре дә Гөлсарының гомерендә онытылмаячак бер көне булып калды. Аяк астына ташланган тәлинкәне кияү бүләгенә бирелгән түфлиләренең уймак үкчәсе белән бик җиңел генә ватты ул, аяк алдына ташланган шампуллардан, башына түбәдән коелган алмалардан гына куркып калгандай итте, юкса берсе дә аны имгәтәсе булмаган, каенатасы үзенең баш киеме белән һәрберсеннән саклаган… Андый йолаларның мәгънәсен ул яши-яши төшенде: килен, син бу йортка хыянәт итсәң, шушы савытлар кебек ватылырсың, сине инде төрле афәтләрдән каенатаң да саклый алмас, дигәннәр аңа. Ул менә һаман да учакны көн дә үзе кабыза…
Туй көнне аны киендергәннәр-ясандырганнар, алдына никадәр бүләк куйганнар, теләкләр теләгәннәр, туганнары арасында бик бәхетле яшәгән гаиләнең сабыен кулына тоттырганнар иде. Гадәтләрнең төрлелегеннән үк кыз аңлады – аны бу якларда үзе күргәннән мулрак, ә бәлки эшлерәк тә, бөтенләй таныш түгел тормыш көтә – мае бугазына килгәнче симертелгән сарыкны гадә корбанына чалдылар, итен җиде йортка тараттылар, канын аның маңгаена сөрттеләр. Менә монысына инде ул көчкә түзеп утырды, башыңа төшкәч…
Гөлсарыга бигрәк тә туйарты ошады, ул иртәнге чәйгә китерелгән гуймагы – майлы он боткасы белән яшь киленгә мич куенындагы чүлмәкләрдә куерып утырган манный боткалы, коймаклы үз өен, үз ягының кадерле гадәтләрен исенә төшерде. Каената йортына аяк басканда «хуш килделәү»не дә ул һичкайчан онытмас, югыйсә инде үзе дә күпме шундый тамашаларда катнашкан, кызыгы-күңеллелеге сүрелергә тиеш кебек.
Гөлсарының күзләренә тиктомалдан яшь килде. Йөрәге әллә нишләп китте. Бер сәбәпсез диген, бер сәбәпсез. Ул эшеннән туктап, стенага терәп куелган урындыкка барып утырды. Якындагы савыттан, утырган килеш кенә, су алып эчте. Бу суларның тәме алай да икенчерәк, дип уйлады. Әле күңелдә яңарган туйлары бөтенләй башкача, сөйләшүләре дә, инде ачык аңлашылса да, барыбер икенчерәк икәнлеге онытылмый… Киленгә кияү йортындагы егет, хуш килдең, дигән саен, яшь кенә бер ханым аңа атап китерелгән төрле ботакларның берсен алып әлеге дә баягы сүзләрне тәкрарлаган иде:

Гялин, дейир йохду атам,
Гялин, дейир йохду анам,
… Гайнатаңдыр – сяниң атаң.
Гайнанаңдыр – сяниң анаң,
Гялин, хош гялдиң, хош гялдиң.
Гялин, хош гялдиң, хош гялдиң.

********************************************************

Рифә РАХМАН – шагыйрә, прозаик, галимә, «Онытырмын димә», «Йолдызлар төстән язганда», «Таулар һаман ерак», «Рухи яңарыш баскычларында», «Уйлар Тукайга илтә» һ.б. утыздан артык китап авторы; С.Сөләйманова, Ф.Хөсни, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Казанда яши.

Хикәяне тулаем «Казан утлары» журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *