Кайтаваз

03.04.2017 №3 (март),2017

Күңелемә хуш килгән әсәр


щай

«Казан утлары» журналының 2017 елгы 1нче санын алу белән, «Илбашы» дип аталган әсәргә күзем төште. Рабит Батулланың бу әсәрен комарланып укырга керештем.

Без имени

Узган саннарда басылган «Чукрак» (Данил Салихов), «Тимә, яшәсен!» (Марсель Галиев) әсәрләренә дә мөнәсәбәтем бик җылы иде. Аларны кайта-кайта укырлык әсәрләр рәтенә кертеп, журналны көтеп алган идем. Данилның үзенә дә: «Мөхәммәт Мәһдиев стиленә тартым итеп язгансың», ә Марсельгә: «Аязым кебегрәк стильдә итеп кабул иттем», – дигән идем. Шундый, узган гасырчарак язылган әсәрләр сагындырган ахры. Сагынычны канәгатьләндергән сөенеч бик татлы булса да, аларны читкәрәк куеп, «Илбашы»на карашымны төбәдем. Ул әсәр документаль хикәяләр җыелмасыннан тора.
Әдәбиятсыз, әдипләрсез, театр-моң, сәнгатьсез милләт була алмый. Милләтне бөтендөнья аренасына чыгару эше әдәби басмалар аша башкарыла. Яшьлегемдә мин Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан» әсәрен укып, ул халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын тотып яши белүенә сокланганлыгымның тәэсире әле хәзер дә күңелемдә саклана. Алга таба Чыңгыз Айтматов кыргыз халкын дөньякүләм мәйданга чыгарып, укучыларында ул халыкка җылы мөнәсәбәт тәрбияләде. Хәзер дә яратып укыла торган әсәрләр рәтендә кала бирәләр. Әйтәсе килгән сүзбашым – әдәби әсәр аша милләтләр дә, шәхесләр дә мәңгелеккә теркәлеп калдырылалар дип уйлыйм мин. Әсәр чын мәгълүматлы, милли булырга тиеш.
Татар тарихында без яшәгән чорда пәйда булган БӨЕГЕБЕЗ – Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең эшчәнлеген күреп, тоеп яшәгән без – яшьтәшләре аның турында мәгълүматлы әсәр язып чыгара алган Рабит Батуллага зур рәхмәтлебез, дисәм, ялгышмыймдыр!

«Илбашы» әсәре Минтимер Шәрип улы яшәгән мохитне нәкъ булганча тасвирлавы белән кадерле. Анда әсәр героеның яшәеше, нәселенең эш-гамәлләре ниндирәк булганлыгы автор тарафыннан нык өйрәнелеп теркәлгән. Шуннан чыгып, мин бу әсәрне киләчәктә язылачак әсәрләргә чишмә башы – киләчәк буын әдипләребезгә «таяну ноктасы» булыр дип өметләнәм. Ни өчен шулай дип фаразлыйм соң? Башка язучыларга әсәргә кергән хикәяләрнең кайберләрен сайлап алып, үзенә киң күләмле әсәр тудырырга мөмкинлек ачкан ич автор. Шулай итеп, мин бу әсәрне мәңгелеккә юл башы буларак кабул иттем.
Без үзебез яшәгән чордагы вакыйгаларны, фактларда теркәп калдырмыйча, бары тик матур сүзләр белән генә чуарлап, кылынган гамәлләргә карата мөнәсәбәтебезне белдермичә, «куык очыртып» кына яшәсәк, киләчәк буыннар безнең хакта ни уйлар? Ай-һай, гомер кыска – без яшәгән гомер тарих өчен ялт-йолт итеп алган яшен кебек бер мизгел бит ул. Әдипләрдән киләчәккә калырлык әдәби әсәрләр таләп итү мәслихәттер дә.
Шигъри җанлы, әдәбиятны яратучы, театр сәнгатенә мөкиббән киткән, сәясәт өлкәсендә утлы хәнҗәр уйнаткан, милләте өчен җанын фида кылырга әзер торган, янәшәбездәге башка милләтләр белән дус-тату яшәүне хуп күргән, диннең, татар дөньясына рухи азык чыганагы буларак, татар халкын саклап калудагы ролен аңлап эш иткән Илбашыбыз – һәрбарча зурлауларга лаек зат! Без шундый «каты куллы» хуҗабыз булуы белән горурлана да беләбез. Шушы урында үземнең күңелемә хуш килгән бер фактны теркәп китәсем килә. Минтимер Шәрипович театрга премьераларга йөрергә ярата. Театрга аның яратып йөрүенә сәнгать дөньясыннан хәбәрдар булган тамашачылар нык күнегеп бетте инде. Ә менә мине гаҗәпләндергәне шул (үзем дә бу гадәтне мең мәртәбә хуплаган хәлдә): халыкның, Минтимер Шәрипович тамаша залына килеп керүгә, дәррәү басып кул чаба башлавы! Режиссёрлар халыкны җыеп репетиция ясамаган ич.
Форсаттан файдаланып, Минтимер Шәриповичка шәхси мөнәсәбәтемне дә белдереп үтим әле. Ул Аязымның иҗатына беркайчан да битараф булмады. Аязны һәрвакыт төрле тантаналарга үз янәшәсенә дәшеп ала торган иде. Анда алар иҗади хәрәкәтләр барышы турында да фикер алышырга җай таптылар. Мин, Аязның хатыны буларак, аңа мең-мең рәхмәтлемен.

нәкыя

Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *