«Ак җилкән»

20.04.2018 №3 (март),2017

Бәләкәй Әзһәр


Мин егерме йортлы Яңа Ташлыяр дигән кечкенә бер авылда үстем. Челтерәп аккан чишмәләр, таллар, зирек агачлары, әкрен генә аккан инешне күз алдына китерегез. Тау битләрендә кызарып пешкән җиләкләр, исле гөлләр, мәтрүшкәләр – кыскасы, санап бетергесез төрле-төрле чәчәкләр. Өйдән ишегалдына чыккач та синең җаныңны шушы матурлык биләп ала. Бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә бер оҗмах инде. Урманында, күп булмаса да, җаның ни тели, шул бар: чикләвек, миләш, шомырт, карлыган, кура җиләге дисеңме… Иң сөендергәне шул: ул җирләрне машина-трактор таптамаган, анда зур көтүлекләр кермәгән, табигать ничек бар, шулай сакланып калган. Су буйларында «Йомры күл», «Тирән күл» дигән чокырлар бар, тирәнлеге ике-өч метр, киңлеге өч-дүрт метр. Шул суларда хәтта кушбаш балыклары да йөзеп йөри, нинди зурлыкта икәнен, бөтен матурлыгын күреп була. Шуларга сокланып, кызыгып, ничек кенә тотарга икән дип уйлап көннең үткәнен сизми дә каласың. Мин авылым турында бу сүзләрне бүгенге күзлектән карап язам. Бала чагыңда исә аларга әлләни игътибар да итмисең, чөнки алар синең белән бергә туган, күз алдыңда, җаныңа, күңелеңә шулкадәр сеңеп кереп калганнар ки, алар турында уйлап торырга вакытың да юк. Менә хәзер инде авылны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бүген инде ул авыл юк, зираты гына калды…

Җиңү килгәч

Балачагым, мәктәптә укыган елларым, нәкъ әйткәнемчә, кайбер әйберләр ниндидер томан эчендә искә төшә. 1945 елгы Җиңү көне, миңа әле биш яшь кенә тулган икән. Без урамның уртасында җыен бала-чага, укучылар, апалар, әбиләр. Кем аягында йөри ала, барсы да «сугыш бетте!» дип кычкыралар. Мин әле сугышның нәрсә икәнен хәзерге мәгънәдә аңламыйм, шулай да хәтергә кереп калган инде. Матур җиз таска агач кисәге белән бәреп Гайшә әбинең: «Война бетте, война бетте, биш малай кайта!» – дип бии-бии кычкырганы әле дә истә. Нишләптер башкаларның алай бик нык шатланганнарын хәтерләмим. Күрәсең, күбесенең йә ире, йә баласы һәлак булгандыр. Ә менә итле аш ашаганымны хәтерлим. Мин яшь чакта сакау идем, кайбер хәрефләрне әйтә алмыйм, бигрәк тә «р» хәрефен. Шуңа күрә миңа: «Яле, «тыр-тыр» дип атны туктат», – диләр. Мин бик каты итеп «тыг-тыг» дип кычкырам. Шуннан барысы да рәхәтләнеп көләләр. Менә бер заман немецчә сөйләшә башладым, сугыштан кайткан кешеләрдән немец сүзләре ишетеп, шуларны сөйләп йөрим. Күрше-тирәләр мине немецчә сөйләтеп рәхәтләнеп көләләр. Күрәсең, немец теле мин сакауга килешеп торган, анда бит «р» хәрефе сакаурак яңгырый. Үзем дә шуннан ниндидер рәхәтлек табам. Беркөнне күрше Мөҗәһит абыйларга кердем, аларның минем яшьтәге кызлары, малайлары бар. Боларга немецчә сөйләп күрсәтергә телим, бик каты кычкырып: «Агбайтен, агбайтен! Угыс шваен…»1 — дип сөйли башлаган идем, берәү күткә китереп типте, очып киткәндәй булдым. Күтәрелеп карасам, Мөҗәһит абый икән. Куркудан аска җибәргәнмен, ике балактан агып чыкты. Балалары рәхәтләнеп көләләр: «Астына нитте, астына нитте, нимес!» Мин елый-елый су буена төшеп киттем. Тегеләр минем арттан үрти-үрти киләләр. Ыштанны салып, тегеләрне куарга тотындым. «Әтигә әйтәбез, әтигә әйтәбез, ул синең җаныңны ала!» – дигәч кенә туктап калдым. Мөҗәһит абый «Буралы»да авыл советында эшли иде. Кайчагында, салып кайтса, хатыны Нурлыхадә түтигә кул күтәрә. Андый вакытта минем әни Нурлыхадә түтине безнең базда яшереп тота. Икенче көнне, тегесе айныгач чыгарып җибәрә. Мөҗәһит абыйның сугышта нервылары беткән, салып алса, бик тиз кыза, нәрсә эшләгәнен дә белми. Ул эчкән көнне барыбыз да бик куркып тора идек. Хәтта безнең этне – Актүшне атып үтерде. Аны жәлләп елаганым һич истән чыкмый.

1 Арбайтен — эшләргә, шваен — дуңгыз.

Сәхнәгә чыктым!

Мәктәп урам аркылы, каршыбызда гына иде. Шуңа күрә мин алты яшемдә беренче класска укырга кердем. Ничек кердемме? Бер партага килдем дә утырдым. Укытучы Сәхипҗан абый куып чыгармады тагын, ул яңа гына сугыштан кайткан, малае Рим белән бергә утыртты. Мәктәптә өч класс бергә укый, хәзер инде хәтерләмим, ничә бала булганбыздыр, унмы, уникеме. Өйдә бәләкәй генә кара такта бар, шунда язарга өйрәндем акбур белән. Кайвакыт ак таш та була. Язарга исә дәфтәр юк иде, өйрәнгәч кенә бирделәр. Беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Шул беренче класста укыган чакта октябрь бәйрәменә (7 ноябрь көнне) сәхнәгә чыкканымны хәтерлим. Сәхнә шул мәктәпнең идән такталарын бераз югары күтәреп эшләнгән бер почмак, аны концерт беткәч кире сүтеп урынына куялар. Безне карарга бөтен авыл җыелгандыр, мәктәп тулы иде. Нәрсә сөйләгәнемне хәтерләмим. Хәзер уйлап куйдым: кияргә юньле кием юк, буй кечкенә, үзем сакау, җитмәсә яман кычкырып, «р» хәрефен әйтергә теләвем булгандыр, болай да сүзем аңлашылмый, бәләкәй көчек кебек ырылдаганмындыр гына. Шуңа күрә авыл халкы рәхәтләнеп көлгәндер. Халык көлгән саен минем көлдертәсем килә. Рәхәт бит, көләләр, кул чабалар. Алар бит мин сөйләгән әйбердән көлмәгәннәр, минем үземнән көлгәннәр. Авыл кешесе кызык эзләргә, күңел ачарга ярата ул… Ни генә булмасын, бәлки, шул вакытта җанымда сәхнә дигән «җен»не ярату уянгандыр.

Җәннәткә кердем!

Тагын бер вакыйга исемә төште. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Зәйтелҗиһан апа белән Сарман янындагы Әлмәт авылына Җәннәт апага кунакка барыш. Җәннәт апа Әлмәт авылы кешесенә кияүгә чыккан иде. Күз алдына китерегез: безнең авылдан Әлмәткә егерме чакрымнар булыр. Әйткәнемчә, миңа — биш, Зәйтелҗиһан апага унбер яшьләр тирәсе. Шулай барабыз-барабыз, барып кына җитә алмыйбыз бит. «Апа, мин арыдым, — дип елый башладым. – Аяклар шеште, атлап булмый!» Апа: «Җылак тәре, әни сиңа: «Барма, балакаем, ул бик ерак», – дип күпме ялынды. Үзең бит, үкерә-үкерә: «Барам, барам!» – дип яшьләреңне агыздың, хәзер түз инде! Җылама, җылак, әгәр тагын бер тапкыр еласаң, үзеңне генә калдырам да китәм!» – дип котымны алып бара. Шулай талаша-талаша, елый-елый бара торгач, иртән-иртүк чыккан кешеләр Әлмәт авылына кич белән генә килеп җиттек. Килеп җиттек тә авыл уртасында басып торабыз: кая барырга, кемгә керергә белмибез. Бездән: «Сез кемгә килдегез соң?» – дип сорыйлар. Без: «Апа белән җизнигә», – дибез. Халык аптырап, безгә карап көлеп тора. «Апа белән җизни күп була ул, кемгә килдегез, исемнәре ничек?» – дип сораштыралар. Җизнинең исемен белмибез дә белмибез инде, каушаудан апаның исеме дә онытылган. Кинәт искә төште. Сөенечебездән: «Җәннәт апа, Җәннәт апа!» – дип кычкырабыз. Аны беләләр икән, түбәсе калай белән ябылган бик матур бер йортны күрсәттеләр, безнең авылда андый матур йорт юк! Бу йортка керү миңа ул чакта җәннәткә эләгү белән бер булды! Җизнинең исемен барыбер тиз генә искә төшерә алмадык. Соңыннан искә төште, Хаҗи Әхмәт бит инде, бик кунакчыл, киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Авылда кешегә исем-фамилия белән эндәшмиләр ич. Апа, җизни, абый, җиңги, әти, әни. Кире авылга кайтканда, бер апа мине бәләкәй арбага утыртып, Карамалыга хәтле тартып алып кайтты. Ул Минзәләбаш авылыннан булган икән. Мин хәзер күз алдына китерә алмыйм, биш яшьлек баланы әни шундый ерак юлга ничек чыгарып җибәргәндер? Күрәсең, бик нык теңкәсенә тигәнмендер инде. Бүген биш-алты яшьлек балалар шундый ерак юлга җәяү йөрерләр иде микән, ышанып бетмим. Шулай да Җәннәт апага кунакка бару күңелемә онытылмаслык хатирә булып кереп калды.


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: karaul.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *