Фән

29.03.2017

Бер легенда эзеннән


патша

Авылда элек зур табын җыйганда савыт-сабаны күршедән алып тору гадәте бар иде. Кире кайтарганда буталмасын өчен, һәр хуҗабикә үз савыт-сабасына тамга суга иде. Ул заманда кулланылган агачтан кырып ясалган бизәкле кашык, касәкоштабакларны әле дә музейда йә сувенир кибетләрендә күрергә була.

Аш үткәннән соң, әби кашыкларны аера: «Бер сызык — Гайфи хатыныныкы, куш сызык — Сәрбиләрнеке, япьле сәнәк үземнеке». Япьле сәнәк — Y — безнең бабайларның нәсел тамгасы. Элек авылда һәр кешенең нәсел тамгасы булып, ул тамга кашык-аякка гына түгел, чалгы-сәнәк, каеш-беләзек, ат дирбияләре, ызан баганалары, хәтта мал-туарга да салына торган булган. Ата-бабаларыбыз нәсел тамгасын изгеләштергәннәр. Аны бозу йә бутап кую гөнаһ саналган.

Нәсел тамгаларын өйрәнгән галимнәр безнең нәсел тамгаларының борынгы төрки язуга охшаш икәнлеген таныйлар. Шуңа алар фәндә борынгы язуның хәтер калдыгы булып саналалар.

Ләкин хәтер калдыгы дип кенә тамганың әһәмиятен киметергә кирәкми. Тамга үзе катлаулы күренеш. Ул, бердән, тамга куючының билгесезлектән, исемсезлектән аерылганын күрсәтсә, икенчедән, тамга — аралашкан кешеләр өчен таныш, кабул ителгән, мәгълүм билге булып тора. Ягъни, тамга безне ниндидер бер чик алдына куя. Әмма бу чик әле цивилизациягә аяк басу чиге түгел. Тамга — өнсезлектән, галәм бушлыгыннан аерылып, калкып чыгуга ясалган беренче адым гына. Тамгага мәгънә бирү, аны авазларга әйләндереп язу барлыкка китерү, телне язуга кушуяраклаштыру, язуны һәм телне сакларлык итеп оешу — бу инде аерым бер халыкның цивилизация юлына күчкәнлек билгесе. Шул биеклеккә ирешкәннәргә генә хәтер тупларга, белем җыярга, тарих барлыкка китереп яшәргә юл ачыла.

«Өстә — күк Тәңре, аста — көрән җир кылынганда (барлыкка килгәндә) ике арада кеше углы барлыкка килде», — шушы сүзләр язылгач, тарих башлана.

Безнең нәсел тамгаларына охшаш тамгаларны Скандинавия илләрендә дә очратырга була. Куелышы да охшаш — йорт кирәге, каеш-беләзек, таш ызан баганалары. Безнең эрага кадәр ике мең еллар элек Шан династиясе чорында Кытайда да, иероглифлар белән язуга күчкәнче, төрки тамгаларга охшаш тамгалар кулланганнар. Бүгенге көндә кытай археологлары мал сөягенә, ташбака кабыгына юрау өчен буларак (дип уйланыла) төшерелгән шундый тамгалы кыйпылчыкларны күпләп табалар. Фәнгә Фест дисбесе дип кергән, Крит утравында табылган түгәрәк дисктагы тамгаларның берничәсе шулай ук безнең нәсел тамгаларын хәтерләтә. Бу дискның язылу вакыты Шан династиясе чорына туры килә. Гомумиләштереп алганда, безнең эрага кадәр берничә мең еллар элек чордан башлап Ауропа һәм Азиянең төрле җирләрендә-илләрендә төрки тамгаларга охшаш тамгалар киң кулланышта булган.

Бабаларыбыз тормышында билгеле бер урын алып торган нәсел тамгаларының озын тарихи үткәне бар. Бик борын заманнарда язу булып хезмәт иткән алар. Фәндә борынгы төрки язуны «рун язуы» дип атау кабул ителгән.

Борынгы язуның безнең җирлектән фәнгә килеп керү тарихы болай башлана. Пётр Iнең якыннарыннан берәү патшага улы туу хөрмәтенә алтыннан эшләнгән моңарчы күрелмәгән ят әйбер бүләк итә. Пётр Iне бу бүләк бик кызыксындыра, ә аның Себер җиреннән табылган икәнен белгәч, шул якларда эзләнүләр үткәрергә кирәк дигән карар кабул итә патша.

Әлеге эзләнүләргә табигать белгече немец Даниил Готлиб Мессершмидтны тәгаенлиләр. Аңа ярдәмче итеп тоткын швед офицеры Ф.И.Таббергны билгелиләр. Алар 1720-1727 елларда, патша кушуы буенча, Себердә тикшеренүләр ясап сәяхәттә йөриләр: ул якларның табигатен, байлыкларын тасвирлыйлар, борынгы курганнардан алтын эшләнмәләр эзлиләр. Әмма курганнарның күбесе ул вакытта ук инде тулысынча актарылган, таланган булган. «Обь елгасына кадәр бер генә исән каберлек тә юк», — дип хәбәр итә тикшеренүчеләр. «Бугрование» дип аталган төшемле кәсепкә әйләнгән була инде курганнарны казу. Себер воеводалары курганнар алтынын үз кулларына төшереп, потлап эретеп туплаган булганнар. Шулай да патша исеменнән хәрәкәт итүче тикшеренүчеләргә кайбер әйберләр табыпсорап алып кайтырга насыйп була. Эрмитажда Пётр Iнең Себер коллекциясендә саклана алар табып алып кайткан әйберләр. Игътибарлы тикшеренүчеләр юлларында очраган билгесез язулы ташларны да сурәткә төшереп алырга онытмыйлар.

Төрки язулы бу сурәтләр патшаларның сарай коллекциясендә бик озак кулланышсыз ята. Екатерина II илчеләренең берсе ташлардан күчерелгән язулы кәгазьләрне Ауропага алып чыга һәм алар фәнни җыентыкта бастырылып, белгечләр арасында кызыксыну уята. Ләкин язуларның серен чишәрлек, аларны укырлык кеше ул чорда табылмый.

Һаман билгесезлектә калган язуларны укуга XIX гасыр азагында данияле Вильгельм Людвиг Петер Томсен (1842-1927) алына. Ныклы әзерлекле олы галим, күп телләр белгән Томсен язуларны ачыклап кына калмый, борынгы төрки телнең 38 хәрефле алфавитын торгыза һәм әһәмиятле аңлатмалар белән ташъязуларның укылышын да бирә (1893 ел). Бүген дә даһи ачыш һәм фән юлында зур фидакарьлек үрнәге дип белгелиләр галимнең бу хезмәтен. Мең елдан артык билгесезлектә яткан Күлтәгин, Төньюкук, Билге каган «телгә килеп», безгә үз тарихларын бәян итәләр бит. Телче галим буларак, Томсен 38 хәрефле борынгы язуның төрки телнең бөтен нечкәлекләренә җавап биргәнен дә тамгалый. Төркиләр соңыннан кабул иткән уйгыр язуында барлыгы 20 хәреф булып, уйгыр язуы төрки телнең аваз нечкәлекләрен бирә алмаганын дәлилләп күрсәтә.

Томсен белән бер үк вакытта бу язуларны укуга күренекле тюрколог В.В.Радлов та алынган була. Ике зур галим язуларның серен чишү юлында табылган уңышлары белән даими уртаклашып торалар. Соңыннан В.В.Радлов орхон-енисей истәлек ташъязмалары текстының беренче тәрҗемәсен бастыра.

Томсенның төрки язуының тарихи үткәне турындагы фикерләре хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Галим язуның кайда, ничек барлыкка килүен төгәл ачыклау өчен үз заманы фәнендә җитәрлек дәлилләр юклыгын әйтә. Төрки язуның килеп чыгышына карата без ашыгып ясаган фаразлар хәрефләр охшашлыгына таянган оптик алдану булырга мөмкин, дип кисәтә Томсен.

Томсенның ачышларыннан соң йөз елдан артык вакыт үтсә дә, борынгы төрки язу үз серләрен саклый әле. Бүгенге көндә киңәйтелгән мәгълүмат челтәре (интернет) барлыкка килү, күп халыкларның миф һәм легендалары тупланып, тикшерелеп басылып чыгу, «Идегәй» дастанының әдәби җирлеккә кайтарылуы һәм башка шундый тарихи үткәнгә киң караш ташлау мөмкинлеге бирә торган материаллар табылу, төрки язуның тамырлары турында яңа фикерләргә юл ача кебек.

Галимнәр рун язуын икегә аерып тикшерә: Көнбатыш Ауропа руналары һәм төрки руналар. Көнбатыш Ауропа руналары ныклап өйрәнелгән һәм үз халыклары яшәешендә, алар тормышының тарихи яктыртылышында билгеле бер урын алып тора. Руналарга кагылышлы легендалар җыйналып бастырылган.

Борынгы скандинавлар руналарда бөек көч бар дип исәпләгәннәр. Руналар күрмәгәнне күрергә, ишетмәгәнне ишетергә ярдәм итүче серле язу булып саналган. «Руна» сүзе иске скандинав телендә «сер» яки «пышылдап әйтелгән сер» дигәнне аңлата. Руналарны, әйтелгәнчә, каеш, кылыч, йөзек, беләзек, амулет һәм башка шуның ише кеше үзе белән йөртә торган әйберләргә төшергәннәр. Алар белән йорт кирәк-ярагын тамгалаганнар, ташларга уеп ызаннарга, истәлекле урыннарга куйганнар. Руналар архитектурада, тауар билгеләрендә дә кулланылган. Урта гасырларда христиан дин әһелләре руналарны мәҗүсилек калдыгы дип тыйганнар һәм бик күп истәлекләрне юк иткәннәр.

Руналар белән яңадан кызыксыну ХХ гасыр башында кабына. 1908 елда немец Гвидо фон Лист «Руналар сере» дип исемләнгән китап бастыра. Бу китапны ул, бер ел сукыраеп торганда, үзенә күктән иңде дип игълан итә. Фон Лист кабат ачкан руналарның Скандинавия илләрендә таралган шигъри Эддаларда сурәтләнгән руналар белән охшаш икәнлеге ачыклану алар белән мавыгучыларның санын бермә-бер арттыра. Руналарга хәзер табигатьтәге күзгә күренми торган көчләр белән бәйләнешкә керергә мөмкинлек бирүче серле тамгалар дип карый башлыйлар. Мондый караш бигрәк тә Алманиядә көчле була. Руна җәмгыятьләре оешып, аларда руналар юрау, көч туплау, мәгълүмат кыры белән элемтәгә керү өчен арадашчы буларак кулланыла башлый. 1933 елда властька фашистлар килгәч, бу җәмгыятьләрнең эшчәнлеге тыела. Ни сәер тоелмасын, руналар үзләре нацистлар символикасында шактый урын алып тора. Каһәрләнгән свастика, гитлерюгенд билгесе, Эсэс эмблемасы — бераз гына үзгәртеп алынган руник тамгалар.

Руналарның барлыкка килүе турында скандинав легендасы менә нәрсәләр сөйли.

Бик борынгы заманнарда, безнең эра башында, бер кабилә Каспий диңгезе буйларыннан кубып күченеп киткән. Ул, хәзерге Россия, Украина, Польша, Алмания, Дания җирләре аша үтеп, Швециянең көньягына хәтле килеп җиткән. Кабилә ни өчен уңайлы диңгез буйларын ташлап киткәндер, бу турыда легенда тәфсилләп сөйләми. Шуңа төрлечә юрарга була. Бәлки алар җирне тикшерүчеләр, белем таратучылар төркеме булгандыр. Төньяк халыклары легендаларын җентекләп укыганда, әлеге фикер ныгый төшә. Кабилә үз сәяхәтен төньякта яңа диңгез яры тапканчы дәвам иткәнгә охшый. Алар хәзерге Швеция җиренә килеп җиткәннәр һәм илнең көньягында бер сала нигезләгәннәр. Күченгән кабилә башлыгының исеме Сиг булып, шушы күчеш вакытында аңа Один алла рухы иңгән. Аны «Один» дип атап йөртә башлаганнар. Хәзерге вакытта Швециянең Упсала шәһәреннән ерак түгел борынгы Один храмы бар. Әлеге храм янындагы курганга Сиг-Один күмелгән, ди легенда. Руна мәктәбе шул урында барлыкка килгән.

Руналарның Одинга иңүе дә гади генә булмаган. Аның кабиләдәшләренә югалмаслык бер хезмәт калдырасы килгән. Ул руналарның барлыгын белгән. Әмма исенә төшерә алмаган. Исенә төшерү өчен (тотып алыр өчен, диелә), үзен агачка сөңгесе белән беркетеп, баш түбән асып куйган һәм шул хәлдә тугыз көн асылынып торган. Ашамаган, эчмәгән, торган да торган. Шулай асылынып торып, аның хәтта бер күзе чыккан. Әмма Күкләрнең мәрхәмәте белән ул руналарны тотып ала алган.

Төньяк халыклары миф һәм легендаларында Один исеме үзәк урынны алып тора. Ул бик күп сыйфатларга ия итеп бирелә. Легенда буенча Один һәм аның юлдашлары атларда (!) киләләр. Одинның аты (кушаматы — Слейпнир) шундый җитез була ки, аның аягы да дүрт түгел, сигез булып күренгән. Одинны һәрвакыт Хугин һәм Мунин исемле ике козгын озатып йөргән. Җирдә казынучы, үләксә белән туенучы, күкне иңләүче озын гомерле бу кош күп миф һәм легендаларда телгә алына. Кара козгынның яшәү һәм үлем, яктылык һәм караңгылыкка бәйле булуы, галәм өнсезлегендә кинәт яңгыраган каты тавышы аны миф һәм легендаларда хәбәрче, дөньяның өч катында — Җир асты, Җир өсте һәм Күктә — арадашчы буларак билгели. Сугышчан рухлы Одинга ияреп очучы козгыннар — алар шулай ук хуҗасына хәбәр җиткерүчеләр һәм хәбәрне җиһанга таратучылар булып торалар.

Один һәм аның кабиләдәшләре күп һөнәрләргә ия булган һәм җирле халыкны да үз һөнәрләренә өйрәткән. «Әмма бар серне дә ачып бетермәделәр», — дип тә искәртә легенда. Атта йөрү, металл эшкәртү кебек һөнәрләрдән тыш, Один кешеләрне матур итеп сөйләргә өйрәткән һәм руналар серен ачкан. Ул үзе шундый оста, матур сөйләгән, тыңлаучылар аның һәр сүзенә ышанганнар. Шигъри тел белән сөйләгән ул. Шуңа аны төньяк халыклары арасында шигърияткә нигез салучы дип тә саныйлар. Тагын ул үз кыяфәтен үзгәртеп, әллә нинди рәвешләргә керә белгән. Ә сугышта кыяфәте белән дошманын бастырган. Дошманнары сукыр һәм саңгырауга әйләнгән, шуңа ул аларны бик тиз җиңгән.

Бу сурәтләүләр икенче бер бөек легенда иясе Идегәйне хәтерләтә түгелме? Дастанда Идегәй турында «чичән икән», дип белдерә Субра җырау. Сугышта ул, нәкъ Один кебек, кыяфәте белән дошманнарын бастыра: «Идегәй килә дигәндә / Аны белгән ни ир бар — / Урда бозып таралды», — диелә. Икенче урында Идегәй үзе турында: «Каргышым кара таштан үтәдер, / Аһым җирне-күкне тотадыр», — дип, тәэсир көченең чиксез икәнлеге турында әйтә.

Чагыштыруларны дәвам итеп, Один һәм Идегәйнең икесенең дә атка атланган Бөек дала ирләре булганын ассызыкларга кирәк. Ат ул заман ирләренә, җәяүле кеше белән чагыштырганда, чиксез хәрәкәт итү мөмкинлеге биргән. Җирне үзләштерүчеләр, берләштерүчеләр булган Один һәм аның юлдашлары. Алар Төньяк җирләренә дала рухын, дала белемен алып килгән. «Уйдырма», — дип әйтергә мөмкин тарихчы. Ләкин бу фикерне куәтләүче берничә дәлилгә тукталыйк. Иң әһәмиятлесе — безнең эраның беренче меңьеллыгында Ауропа халыкларының АТЛЫ булуы, атка атлануы тарихи факт. Ат ул чорларда бик сирәк, бик кыйммәт мал саналган. Шекспир героеның: «Полцарства за коня», — дигән сүзләре атның бәясен күрсәтә булыр. Атсызларны атка утыртучы, ат йөгәнләү өчен кирәкле дирбияләрне ясауны җирле кабиләләргә өйрәтүче булып, әлбәттә, дала кешеләре торган. Әкренләп беренче меңьеллыкта Ауропада да атлы сугышчылар пәйда була, рыцарьлар турында әсәрләр иҗат ителә башлый. Моңа аерым тукталып тормыйбыз, бу турыда махсус тарихи һәм әдәби әсәрләрдән укырга мөмкин. Шулай ук Бөек даланыкы булган сәнгать ысуллары да төньяк халыкларына үтеп керә. Корал, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен ясауда скиф-сармат (җәнлек) стиле үзләштерелә. Моның берничә үрнәген алга таба карап китәрбез.

 

Борынгы Төньяк җәмгыятенең рухи тормышында да зур үзгәрешләр күзәтелә. Төньяк халыкларының үз алласы саналган Тюрны Один культы кысрыклый. Халык авыз иҗатына Один ныклап кереп урнаша, аңа багышланган бик күп мифлар иҗат ителә. Тагын бер күзәтү — телгә яңа сүзләр керә. Борынгы Төньяк җәмгыятендә жрецларны «erilar» («эрилар» дип әдәбиятка кергән) дип йөрткәннәр. Бу сүз «Идегәй» дастанында телгә алынган «ерау» («җырау») сүзенә аваздаш бит. Один — ерау булганмы? Сурәтләүләр буенча бик мөмкин. Гомумән, Бөек далада ераулар — мәгълүмат һәм тылсым ияләре булган. Ә Один бер төркем кабиләдәшләре белән җир читенә барып җитәргә, диңгезнең чиген табарга максат куйган шуларның берсе булуы бар.

Один нигез салган Упсала (Уппсала дип тә языла) шәһәре исеменә игътибар итсәк, «сала» кушымчасының «авыл», «торак урыны» дигән татар сүзенә тәңгәл икәнен күрәбез. Татарстанда Әлмәт янында Урсала дигән авыл да бар. Мәгънәсе — ур (ныгытма) артындагы торак урыны, авыл. Әлмәт белән Урсала Зәй елгасының ике ярына урнашкан.

Хәзерге интернет заманында Бөек дала һәм борынгы Төньяк арасындагы бәйләнешләрне һәркем күрә ала бит. Алда искә алынган Пётр Iнең Себер коллекциясендә алтыннан эшләнгән муенса бар (Инв. №ГЭ Си 1727 1/67 «шейная гривна» дип бирелә), шуңа охшаш затлы экспонат «Королевский венец эпохи тёмных веков» исеме белән А.А.Хлевовның «Предвестники викингов» (274 бит) китабында сурәтләнә. Пётр Iнең Себер коллекциясендәге кош сыннары шулай ук алда искә алынган китаптагы кошларга бик охшаш. Очраклымы бу? Әлбәттә, белгечләр бу сорауларга җавап тапмый калмас. Шулай ук китапта китерелгән кабер һәм истәлек ташлары да белгечләрнең чагыштырып тикшерүен көтә. Ташлардагы безнең яклардагыча куелган кояш билгесе, атларга мәдхия рәвешендә камил ясалган сурәтләр, ниһаять, Одинның төркиләрчә курганга күмелгән булуы — тарихның бер чорында дөньяның ике кыйтгасы арасындагы тыгыз һәм даими бәйләнешләр булуы турында сөйли. Тарихи бәйләнешләрнең ныклы җепләр булып дөньяның төрле кыйтгаларына сузылганын һәм сузылачагын ташка: «… дүрт ягындагы халыкны буйсындырганнар: башлының — башын идергәннәр, тезлене — тезләндергәннәр», — дип язып калдырганнар.

****************************************************************

Төп рәсемдә муенса. Б.э.к. V-IV гасырлар. Пётр Iнең Себер коллекциясе. Эрмитаж. Санкт-Петербург.

Мәкалә «КУ» журналының 12нче (декабрь,2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий

    Укучы:

    Бик кызыклы язма. Авторга рэхмэт!

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.