Тукай һәм татар әдәбияты, Язучы блогы

23.03.2017 №3 (март),2017

Шагыйрьләр солтаны


ногман

Татар мәдәнияте үсешендә сизелерлек эз калдыручы һәм киңкатлау милләттәшләребезгә яхшы билгеле шәхесләр арасында шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман да бар. Әллә җырларын көн дә тыңлап һәм җырлап үскәнгә, аны хәтта якыннан, күреп беләмдер кебек. Җитмәсә, әле үсмер чагымда – Арча педучилищесында укыганда, улы Айдар Мостафович каршыма килсә, шагыйрьнең үзен күргәндәй исәнгерәп китә идем, чөнки ул да әтисе кебек зыялы, гаять чибәр һәм зәвык белән киенгән булыр, яныңа җиткәч, башын ия төшеп, гүзәл бер елмаю белән балкып, шул рәвешчә бик зур итагатьлек күрсәтеп исәнләшер яисә сәламеңне алыр. Моннан тыш талантлы музыка белгече, таләпчән мөгаллим буларак та истә калган. Галимнәр, балаларда талант йоклый дисә дә, ялгыша шул.
Яшьлегендә күңеле көйгә-моңга тарткан Мостафа Ногман хакында да йә көйче, йә опера җырчысы булыр дип хөкем йөрткәннәр. Ул әнә фән һәм шигърият юлыннан киткән. Әлбәттә, аңа музыкаль тоемы шул юлда югары күтәрелергә, өйрәнгән проблемаларын чишәргә бик нык ярдәм иткән. Хәзер менә күңелдә яшьлектән сакланып калган җырларны искә төшереп утырам да, аларны, нигездә, М.Ногман белән Р.Яхин язган икәнлегенә таң калам. Ник берсенең көе һәм сүзе онытылсын! «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Киек казлар китә»… кебек җыр һәм романслар булган ул. Отряд яисә дружина белән машина арбасына утырыпмы, җәяүләпме, нинди генә ерак һәм якын араларга чыгып китсәк тә, алар иҗат иткән иҗтимагый-сәяси, гражданлык җырларын җырлаганбыз икән. Бергәләп ял иткәндә, һәркемгә туган ягын
күз алдына китерткән яисә сөю турында уйга салганнарны көйләгәнбез.
Мостафа Ногман улы Ногманов бүген күз алдыма шактый катлаулы гасырны ничектер исән-имин кичә алган, хәтта совет илендә уңышларга да ирешкән бәхетле кеше буларак килә. 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә белән дә шөгыльләнүче хәлле крестьян гаиләсендә туган ул. Димәк, чорына күрә дөньяны аңларлыгы, танып күрерлеге, җитәрлек белем алырлыгы булган. Ә элек иң белемле кеше, әлбәттә, укытучылык һөнәрен сайлаган, үзе белгәнне башкаларга да өйрәтергә тиеш дип санаган. М.Ногман да шулай уйлагандыр. Ул 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый.
Әлбәттә, совет илендә укытучылык эше сәясәттән аерыла алмаган, мәктәпләргә ил идеологиясенә хезмәт итүче генә кирәк булган. М.Ногман да берничә ел Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укыткач, 1935-1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли. Минем уйлавымча, елларын исәпкә алсаң, эш-хәлләрне теркәп утырганда гына да, кешене рухи сындыра торган коточкыч хезмәт! Моннан соң җыр язу түгел, яшисең дә килмәс. Ул әнә шуңа күрә дә кире педагоглык эшчәнлегенә күчәргә тырышадыр – 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Шул арада, кызганыч ки, ил тарихында яңа бер фаҗигале этап башлана.
М.Ногман сугыштан соң гыйльми эшчәнлекне журналистлык һәм укытучылыктан алгырак планга куя. Бигрәк тә 1947-1951 елларда Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтын һәм соңрак Казанда аспирантура тәмамлагач, фәнгә тирән кереп китә. Узган гасырларда төзелгән сүзлекләрне өйрәнәме, Н.Лобачевский исемендәге китапханәдә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү белән шөгыльләнәме, студентларга фарсы һәм борынгы татар телен укытамы – зур тарихлы поэзиябез аның төп тикшерү чыганагы булып кала. Шул өйрәнүләр нәтиҗәсендә, традицион татар поэзиясенең нинди камил икәнлеген аңлый, ул ирешкән уңышлардан этәрелеп иҗат итә.
М.Ногманның беренче әсәрләре үк, Тукайныкы кебек, чор хроникасын тудыру рухында була («Давыллы еллар лирикасы», 1944). М.Ногман поэзиясендә башта сәяси лирика калкурак булса да, соңыннан ул җыр жанрына күчә һәм гади халыкта аеруча шушы өлкәдә таныла. Әлбәттә, шагыйрь бу вакытта да заман модаларын, чор ихтыяҗын нык исәпкә ала. Аның Татарстан районнары, авыллары турындагы «Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Арча кичләре» кебек җырлары, көйләрен күбесенчә С.Садыйкова иҗат иткәч, чит төбәк кешеләре өчен дә якын була.
М.Ногман иҗатында аерым шәхесләрне ачкан, дус илләргә багышланган җырлар да шактый урын тота. Гомере буена ил сәясәтен данлаган әсәрләр язучы кеше, Тукай кебек, халык проблемаларын күтәргән, аның тормышын тасвирлаган, идарәче катламнарга каршы як позициядә торучыны кабул итмәскә, иҗатын данламаска да тиеш кебек. М.Ногман исә яшьлегендә үк Тукай поэзиясендә халык сәнгате уңышларын да, шәхси табышларны да тотып алган, боларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеген дә бәяләгән.
М.Ногман мирасханәсендә Тукайга багышланган әсәрләр берничә. Шуларның иң билгелесе, бүгенге көндә мәктәпләрдә күп чараларда кулланылганы – «Апрель таңы». Аңа Р.Яхин көй язмаса да, башка бер композитор күреп алган булыр иде, чөнки шигырь сыйфатында да бик ритмик һәм көйле яңгырый. Ул «Апрель таңы» дип язылган башка күпсанлы шигырьләр арасында теләсә кемнең күңелен кузгатып җибәрә алырлык отышлы яңгырашлысы гына түгел, барча кешегә бердәй аңлаешлысыдыр да. Мин үзем, «Апрель таңы» җырын тыңлаганда, инде Ленин туган көнне түгел, Тукайны дөньяга биргән айны күзаллый башладым.

SONY DSC

********************************************************

Ахырын «Казан утлары» журналының 3нче санында (март, 2017) укыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.