Хикәя яза аласызмы?

18.05.2018 №3 (март),2017

Алтын тәңкә чыңы


Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең югалган тәңкәсе иде… (Р.Р.)

«Күземә күренәме әллә?» – дип, башта ышанмыйчарак торса да, кулындагы тәңкә беркая да эреп югалырга теләмәде, киресенчә, Нәфисәнең учына батып, пешереп алгандай булды. Ул, кеше-фәлән күренмиме дигәндәй, тирә-якка каранып алды. «Шөкер, беркем дә юк бугай», – дип, алтын тәңкәне җәһәт кенә кесәсенә таба шудыртты. Күршеләре, атна-ун көн тирәсе элек үк, яңгырлар башланганчы дип, бәрәңгеләрен казып, эшләрен бетереп куйган иде.
Ялгызы көн иткән Нәфисәнең генә ярты ындыр бакчасы ята. Дөрес, моңа кадәр күршеләре гел ярдәмләшеп килде. Әнисенең: «Күршеләр аяк басасы булмасын йорт-ихатага!» – дип әйткәнен истә тотып, быел аларга эндәшергә кыймады. «И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора.
Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе.
Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады – күршеләр белән аралар өзелде. Югыйсә тату яшәделәр күршеләре белән. Аш-судан бер-берсен калдырмадылар, бәйрәм туйларны да, тормыш мәшәкатьләрен дә уртага сала иделәр. Бигрәк тә Нәфисә ун ел яшәгән иреннән аерылып кайткач, иң зур терәкләре, әлеге дә баягы, шул ике як күршесе булды. Онык сөю бәхетеннән мәхрүм Санияттәй күрше балалары белән юанды.
Быел бәрәңге утырткан көнгә кадәр шулай булды. Ә икенче көнне…

Ул кичне Нәфисә мунча яккан иде. Өмәдән сон башта әнисе белән үзе юынып чыкты, аннары күршеләрен дәште. Икенче көнне иртән Санияттәй чәчен тарап үрә башлагач, бер тәңкәсен таба алмый азап чикте. Халат, камзул кесәләрен кабат-кабат актарды, аннан Нәфисәне мунчага йөгертте. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Нәфисә әнисенең кушуы буенча күршеләргә дә кереп чыкты. Тик ул бер тәңкә суга төшкән кебек юк булды да куйды. «Инәкәйнең кыз чагындагы тәңкәләрен ничә еллар саклап тагып килдем, кайсы рәхмәтлесе алды икән?» – дип, атна буе сөйләнеп йөргәннән соң, Санияттәй урын өстеннән бөтенләй тормас булып китте. Нәфисә аны никадәр генә тынычландырырга тырышса да, Санияттәй дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ята бирде. Алай гына да түгел, беркөн килеп: «Күршеләрнең берсенең генә эше, тәңкәм мунчада төшкән, шуннан табып алган кайсысыдыр», — дигән карарын да чыгарып куйды. Нәфисәнең аңа каршы: «Әнкәй, язган булса, табылыр тәңкәң, бар да Ходай кулында, син бит үзең әйтә идең, иң аламасы – кеше рәнҗеше, юкка шикләнмик әле», – диюен ошатмады. «Син, балакай, яшь шул әле, белмисең, инәкәй төсенең ни икәнен. Үлемтеккә җыеп куйган акчам югалса да борчылмас идем, җирдә калдырмаслар, күмәрләр дияр идем. Инәкәй төсе бит кабатланмый… кабатланмый…» Нәфисәдән бәрәңге казу кайгысы китте. Ул, кош тоткан кешедәй куанып, күршеләренә таба юл алды.
Бүген таң алдыннан Нәфисәнең төшенә әнисе керде. Икегә үреп салган чәчендәге алтын тәңкәләрен чыңлатып, исән чагындагыча, күршеләрен кунакка дәшеп йөри иде ул.

Люция ӘБЛИЕВА.
Казан


Картина tea-terra.ru сайтыннан алынды

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *