Юбилейлар

20.03.2017 №3 (март),2017

Галим, остаз, шәхес


Fehime

НУРМӨХӘММӘТ ХИСАМОВКА 80 ЯШЬ

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовның юбилей көннәрендә аның күпьеллык һәм бәрәкәтле гыйльми эшчәнлеге хакында җылы сүзләр, мөгаен, күп булыр. Чыннан да, аның хакында озак сөйләргә мөмкин, чөнки галим татар инсани фәне өчен гаять күп эшләде һәм актив фәнни эшчәнлеген әле дә дәвам итә.

Мин, Н.Ш.Хисамовның элекке аспиранты буларак, фәнни җитәкчем турында аның остазлык һәм кешелек сыйфатларына бәйле сүз алып барырмын.

Нурмөхәммәт абый белән (галим татарча шулай гади эндәшкәнне ярата) танышуым 1990 еллар башында булды. Ул чакта мин КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында студент идем. Без гарәп теле өйрәнә идек һәм, әлбәттә, тел өлкәсендәге белемнәребезне камилләштерү өчен, Шәрекъ илләренә бару турында хыялланып яшәдек. Нәкъ шул вакытта Нурмөхәммәт абый безнең, гарәп илләренә барып, белем күтәрүебез мәсьәләсе белән шөгыльләнеп йөрде. Юкса, бүтән фәнни оешмада эшләп, татфак студентларын укыту процессы белән бәйләнмәгән кешегә үз җилкәсенә шундый йөк алу нигә кирәк булыр иде икән! Моның мәгънәсенә мин соңрак төшендем. Галим фәннең киләчәге турында, әдәбиятчы, текстолог, археограф татар галимнәренең өлкән буынына алмашка кемнәр үсәчәк, дип борчылган икән. Ул елларда гуманитар фән көнчыгыш телләрен, барыннан да элек гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштергән белгечләргә кытлык кичерә иде. Революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә белем алган өлкән буын инде дөньядан киткән, ә совет шартларында тәрбия алган урта буын шәрекъ телләрен белүдән мәхрүм заман.

Соңрак, Казан университетын тәмамлап, Ливанда тел стажировкасы узгач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага керергә булдым. Нурмөхәммәт Шаһвәли улы фәнни җитәкчем итеп билгеләнде. Ул миңа гадәттән тыш кызыклы, ләкин бер үк вакытта шактый катлаулы тема бирде: урта гасыр татар әдәбиятының гарәп һәм фарсы телендәге борынгы чыганакларын өйрәнү бурычы куелды. Аерым алганда, сүз күренекле фарсы илаһиятчесе һәм тарихчысы Әбү Җәгъфәр ибне Җәрир (X йөз) хакында барды. Аның Коръән Тәфсире болгар-татар шагыйре Кол Гали өчен дә илһам чыганагы булганлыгына дәлилләр бар. Һәрхәлдә, Фирдәүси аңа таянган. Минем фәнни җитәкчемнең дә бу юнәлештә күзәтүләре бар иде. Әмма тулы мәгълүмат алу өчен, бар нәрсәне ташлап, бары шул тема белән генә шөгыльләнергә кирәк булды. Шулай итеп, тема мирас буенча миңа күчте. Чыганаклар белән дүрт ел эшләү Нурмөхәммәт Шаһвәли улының гөманнарын тулысынча раслады. Әмма хәзер сүз бу хакта түгел, ә Нурмөхәммәт абыйның үзе хакында һәм аның фәнни җитәкчелек ысулы турында бара.

Шуны күрсәтеп үтәргә кирәк ки: аның җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр башкарган барлык аспирантлар диярлек диссертация яклады һәм хәзер төрле академик институтларда, вузларда һәм мәктәпләрдә, һәртөрле бүтән оешмаларда актив фәнни һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнә, ә кайберләре фән докторлары булды һәм үзләре аспирантлар тәрбияли. Мондый уңышлы остазлыкның сере нәрсәдә соң? Сере гади. Нурмөхәммәт абый беркайчан да аспирантлары өстеннән вак күзәтчелек итми, ә аларга фәнни иҗат иреге бирә. Әмма шуның белән бергә ул эшнең нәтиҗәле булуын катгый таләп итә белә. Чөнки ул һәвәскәрлекне, компетенциягә сыймаган сүз боткасын һәм өйрәнә торган предметны өстән-өстән яктыртуны яратмый. Чын галим, аныңча, тикшеренү темасын җентекле белеп кенә калмыйча, фәлсәфәдән, әдәбияттан, сәнгатьтән яхшы хәбәрдар, ягъни һәрьяклап үскән шәхес булырга тиеш.

Нурмөхәммәт абый – бик илтифатлы һәм зыялы кеше. Мондый зыялылык һәм хәтта күпмедер дәрәҗәдә аристократлыкның тамырлары бик тирәндә – галимнең әтиәнисе һәм әби-бабалары үтә дә укымышлы кешеләр, заманының интеллектуаллары булган. Боларның һәммәсе әдәбият галименең холкында чагылыш тапкан. Әгәр Нурмөхәммәт абый фәнни нәтиҗәләрдән канәгать булмаса, беркайчан да вәгазь укымый һәм тавышын күтәрми, ә тыныч һәм дәлилле итеп үзенең дәгъваларын бәян итә. Аның ышанычын казану җиңел түгел, ә фәнни нәтиҗәләрдә уңай бәясенә ирешү тагын да читенрәк. Чөнки алар, Нурмөхәммәт Хисамов фикеренчә, иң югары таләпләргә җавап бирергә тиеш. Аның үзе өчен Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы тюркологлары өлге булып тора. Шунлыктан ул шәкертләренә таләп планкасын бик югары куя.

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов дөреслекне бар нәрсәдән өстен күрүче галимнәр төркеменә керә. Галим гыйльми продукцияне тау-тау өеп бирүгә беркайчан да омтылмады, хәтта нык алга киткән социализм чорында да үз темасына тугры калды. Ул заманда партиянең генераль линиясе таләп иткәнчә, 1917 елга кадәр иҗат ителгән әсәрләр күбесе артта калган һәм яңа заманга яраксыз санала иде. Сер түгел, бик күп галимнәр шушы таләпләргә яраклашып яшәде яки фикерләрен туры ярып һәм ачык әйтергә курыкты. Курку өчен, чыннан да, сәбәпләр җитәрлек иде…

Азат АХУНОВ, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты

************************************************************

Мәкаләнең дәвамын «Казан утлары» журналының 3нче (март, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *