Бәян

28.03.2016 №3 (МАРТ), 2016

Тургай


1

Хөрмәтле укучым!

Мин башлыйм, сиңа чакыру ташлыйм! Чакыру ташлау ул таш ыргыту түгел.

Минем сине гел бертөслегә әйләнгән гадәти көннәреңнән беразга гына булса да аерасым килә. Мин сине зәңгәр томанга алсу нурлар кушып нәкышләнгән балачак иленә алып керермен. Мин сине тоташ шатлык, сөю ташкыны булып килүче ашкынулы яшьлек язларына алып килермен. Мин сине канатлы хыяллар, җылы һәм саф мөнәсәбәтләр дөньясына якынайтырмын. Әлбәттә, миңа иярә алсаң.

Шундый-шундый хәлләр

Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды.

Аның беренчесе — көтүче Галимҗан күргән серле төш иде. Туганнары Зөһрә белән Әмирнең «менә бүген, менә бүген» дип бәби көткән көннәре булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимҗан килеп керү белән үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң гына гөлдердек тавышы белән: «Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!» — диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды: «Каян белдең?!» Галимҗан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп, аларга таба каратты. Һөҗүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен сөйләргә тотынды:

— Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш. Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, җирләр яргаланган. Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп җибәрмәсенме! Шундый җилләп күкрәде, башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды. Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора, муенына яшел камыт кигерелгән, артына гаҗәеп матур сабан тагылган. Ул сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы күзләрне камаштыра. Атның йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара җирне әйләндереп сөрә дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй уҗым үсеп бара. Шунда йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә теге җирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада «ышш» итеп җылы яңгыр яварга тотынмасынмы! Бөтен җирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар, басуның сөргән җире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем…

Галимҗанның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик.

Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп бара иде.

Яргаланып каткан җир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды.

Җир күптән үлгән иде инде.

Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды.

Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте.

Яланаяк җиргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде.

Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет сүнде…

Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава хәрәкәте сизелде.

Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды.

Җил… Җил терелгән!.. Бу — бәхет җиле иде! Әз генә салкынча кебек, әнкәйләрнең сулышыдай җылы да кебек…

Җилнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң җил урамнардан, ишегалларыннан, бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды.

Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте.

И, җилкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына җырларда җырламаганнар икән! Һәр кагылуың тәнгә генә түгел, җанга да үтеп керә.

Адәм балалары өмет белән күккә карадылар.

Күк аларны аңлады.

Шуннан соңмы? Шуннан соң… Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде.

Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү җыры яңгырады.

Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш ис белән тулды.

Җир киерелеп сулыш алды.

Офыклардан офыкларга иңләгән өмет җыры авыл кешеләрен басуларга чакырды…

Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл халкын куандырып, бер бала дөньяга килде…

Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп, чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гаҗәбе шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган сеңере җибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды. Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер булып калды.

Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем кую мәҗлесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган искиткеч җылы, якты бер көне иде. Мәҗлес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир мул итеп мәҗлес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды. Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп кенә калмый, иксез-чиксез җиһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде. Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт ике кулын күккә сузып болай диде:

— Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле. Җир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай. Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты нур гына ташый…

Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән җиргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда, җылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда, зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп, очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар… Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәҗәгать итеп төгәлләде:

— Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай сизә.

Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны Тургай дип кенә йөртә башладылар.

Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды.

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебезгә 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Исәнлек–саулык, иҗат уңышлары, күңел көрлеге, сәгадәтле гомер телибез!
…………………………………………………………………………………………………………………….

Авторның искиткеч матур тел белән язылган бәянын тулысынча укып барасыгыз килә икән – “Казан утлары” журналының киләсе яртыеллыгына язылырга ашыгыгыз (апрель ае кергәнче иске бәядән –396 сумнан язылу дәвам итә)! Чөнки бу бәян әле шактый дәвамлы булачак. Интернет сәхифәсендә исә, язучының бәянындагы аерым вакыйгалар гына бирелеп барыла. Әсәрнең тулы вариантларын уку бәхетенә “Казан утлары” журналын өйләренә яздыручылар, яки сатып алып укучылар гына ирешә ала.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.