Роман

14.03.2017 №1(гыйнвар),2017

Илбашы (дәвамы)


шәймиев

Хәдичә апа

Минтимер шахмат белән мавыга башлады. Шахмат бик кыйбат тора. Мәктәптә дә ул берәү генә. Чиратыңны озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә Минтимер аны үзе ясарга булды. Шахматның шакмаклы тактасын әтмәлләү әллә ни кыен булмады. Юка фанер тактаны кул пычкысы белән кисте дә акка кара шакмаклар ясады. Ә менә фигураларны ясавы шактый катлаулы булып чыкты, дөрес, пешкаларны, филләрне, тураларны ясау да авыр түгел иде, тик атларны ясау озакка сузылды. Агачтан кисеп алынган түмәрчекне атка әверелдерергә кирәк иде. Минтимернең кулы алтын бит аның. Атларны ясап бетергәч, кара, ак буяуга буяп, кояшта киптерде. Шәп килеп чыкты. Буш вакытларында, бигрәк тә коеп яңгыр яуган чакларда, малайлар, эшне дә, ашауны да онытып, печәнлектә, җылы мунчада шахмат ярышлары уздыра иде. Шахмат уены аның тормышының нигезе булып ятты. Шахмат алдын-артын уйлап эш йөртергә өйрәтә, ордым-бәрдем кеше шахматчы була алмый.

Минтимер бер яктан икенче тарафка сугылмас шәхес булып өлгереп килә иде инде.

Малайның бу басынкылыгын укытучысы Хәдичә апа бик тиз күреп алды, һәм аны сыйныфның старостасы итеп сайладылар. Мәктәпне тәмамлаганчыга чаклы ул алыштыргысыз лидер була килде. Аның язмышына «син – лидер» дип язылган иде инде.

Гадәттә, лидерлар шау-шулы, җитәкче булырга атлыгып торучы, үзен лидер буларак күрсәтәсе килүләре белән аерылып тора. Андыйлар күзгә керә, гаугалы дан яуларга тырыша. Минтимер калай әтәчләрне яратмый иде. Калай әтәчләр алар күп сөйли, аз эшли, эшләгәндә дә кеше күрсенгә генә эшләгән булып кылана. Дөресе шул: андыйлар эшләгәнгә салыша, эшләгән булып маташа. Ю-ук, әтәчлекне сөймәде ул. Миңкәй – җитди олан, төпле олан. Шушы кечкенә генә татар авылында туып үскән малайга андый тактика, стратегия, итагать, эчке культура каян килгән?

Ул беркайчан да атасының күмәк хуҗалык җитәкчесе булуын купайтмады, атасы белән мактанмады, персидәтел малае дип, колхоз эшләреннән йөз чөермәде, башкалар кебек, ни кушсалар, шуны эшләде. Үзенә ташламалар таләп итмәде. Шуңа күрә дә аны сыйныфташлары да, укытучылар да хөрмәт итә, аңа ышана, аңа таяна иде.

Яшерен-батырын түгел, укытучылар, гадәттә, авыл җитәкчеләренең балаларына үзгәрәк мөнәсәбәттә тора. Авыл Советы яки колхоз җитәкчесенең баласына билгене арттырып кую дисеңме, дәресен белмәсә дә, аны яклау дисеңме. Гади колхозчы баласын битәрләгәндә, башлык баласының башыннан сыйпау дисеңме – барысы да булды инде. Минтимер бу яклауларга, бу ташламаларга мохтаҗ түгел иде, чөнки ул бөтен фәннәрдән дә алда бара. Җитәкче баласы булганы өчен түгел, тырышлыгы, үз зиһене белән лидерлыкка чыккан үсмер иде ул.

Шулай да дәрес әзерләргә өлгермәгән очраклары да булгалый. Каралты-курада да, колхоз эшләрендә дә бөтерелә торгач, өйгә бирелгән эшне эшләү арткарак күчә. Бәс, дип уйлый укытучы Хәдичә апа, димәк, балаларга бирелгән теманы дәрестә ныграк, тирәнрәк аңлатырга кирәк. Хәдичә апа балаларның ерак урманнан чәнәшкәгә салып утын алып кайтканнарын да, «уфалла» арбасы белән ерак болыннан печән ташыганнарын да белә, ашлама өчен көл җыйганнарын да, черемә ташыганнарын да күзәтеп тора, шуңа күрә ул укучыларының сабакны дәресханәдә үзләштерүләрен тели һәм кайбер очракларда кыен хәлдә калган укучыларга ташламалар да ясый торган иде.

Башка яшьтәшләре кебек үк Минтимер дә каралты-кура тирәсендә бөтерелә, колхоз өмәләрендә дә катнаша, персидәтел малае буларак, аңа артта калырга, эштән качарга ярамый, ул үрнәк булырга тиеш. Шушы гадәтенә күрә укытучы Хәдичә апа Минтимерне хөрмәт итә.

Атасы гелән әйтә иде:

– Балалар, бүтәннәр авыр эшкә алынмаганда да сез баш тартырга, хәйләләргә тиеш түгел. Чөнки сез – персидәтел балалары, сез Алланың кашка тәкәләре түгел! – дия торган иде.

Зиһенле бала үсеп килә.

Бу – ата-ана тәрбиясе. Хәйләләп, авыруга сабышып, авыр эштән калу юк. Бу – авыл йоласы һәм, ниһаять, милләт йоласы!

Мөгаллимә Хәдичә апа балаларның авыр заманада, сугыштан соңгы ачлы-туклы елларда яшәгәннәрен ачык күрә, аларны эчтән генә кызгана да иде. Ләкин кызганганын балаларга күрсәтми. Кызгансаң, бала гел кызганганыңны өмет итеп яши, кызгану, яклашу баланың үҗәтлеген киметә, тырышлыгын азайта, ул кызганганны-яклаганны көтеп ялкаулана. Бу бала мәктәпне тәмамлаганнан соң еш кына югалып кала, үзе өчен көрәшми, кемнеңдер ярдәмен көтеп яши башлый. Гадәттә, көткән ярдәм аңа килми, кеше төшенкелеккә бирелә, бар кеше дә аңа дошман булып күренә, ул эше уңмас адәмгә әйләнә, аңа бер генә юл кала: хәмер эчү яки үч алу. Аның күңелендә уңыш казанганнарга кызыгу, аларның дәрәҗәсеннән көнләшү хисе уяна. Кызыгу хисе көнләшүгә әверелә, көнләшү үч алуга илтә. Чибәр кызның йөзенә көндәшенең агу сибүе, матур биючене биемәслек итеп кыйнап, аякларын имгәтеп ташлау, үзенекеннән яхшы тормышлы кешенең йортына ут төртү – барысы да көнләшү вә үчлектән килә. Үчле кешенең йокысы тыныч булмый, ул гел ничек итеп дошманыннан үч кайтару турында гына уйлап ята, аның ашказанында ялкынсыну барлыкка килә, ялкынсыну җәрәхәткә әверелә, ә инде җәрәхәтнең олы авыруга әйләнүен көт тә тор. Андый кеше үзенең булдыксызлыгын, уңышсызлыгын башкалардан күрәчәк, бәс, башкалар гаепле икән, ул алардан үч алырга тиеш булып чыга. Аһ, нинди читен тормыш, үзенә дә читен, аның юлында очраган бүтәннәргә дә читен тормыш әзерли ул көнчел бәндә.

Шушыларны аңлау каян килә? Әлбәттә, гаилә тәрбиясеннән, йолалардан килә, әмма тулы канлы шәхесне алар гына да тәрбияли алмас иде, әгәр дә саф канлы шәҗәрәң, каннан килә торган нәселдәнлек булмаса…

Авылда башлангыч сыйныфларны укытучы Хәдичә апага каян килгән бу сиземләү, бу зиһният?

Минтимер Шәрип углы Шәймиев гомере буе беренче укытучысы Хәдичә апа Әхмәдуллина турында уйланыр, аңа сокланыр, аңа чиксез рәхмәтләр укыр.

«Хәдичә Әхмәдуллина» дип өстәге җитәкчеләр генә әйтә торган иде укытучыга, бөтен балалар өчен ул бары тик «апа» булды. Бу мөгамәлә укытучы өчен иң олы дәрәҗә иде. Ни өчендер хәзер балаларга «Хәдичә Ибраһимовна», «Габделхәй Гатиятуллович» дип эндәшергә кушалар. Бу гадәт татар халкының йоласында юк иде бит, хәтта олуг ханнарга, падишаһларга да «син» дип, олыларга «абый», «ага», «абзый», «әфәнде», «туташ», «ханым» дип эндәшә торганнар иде. Олуг шәхесләребез Нәкый Сираҗетдинович Исәнбәткә дә, Бакый Идрисович Урманчега да без «Нәкый ага», «Бакый абый» дип олылап эндәшә идек. Бу бер дә әдәпсезлек саналмый, киресенчә, шәхесләрне зурлау булып аңлашыла торган иде. Ә нигә укытучыңа, остазыңа олылап «Хәдичә ханым», «Минтимер әфәнде», «Шәриф ага», «Мансур абый» дип эндәшмәскә?! Бу – йоладан килгән бөек культурабызның чагылышы бит, бер дә культурасызлык түгел!

Киләчәктә боларның барысы да Минтимергә ярдәм итәчәк, һичшиксез ярдәм итәчәк.

 

Ганимәт кашыгы

Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп  кулыма сукты.

Минтимер Шәймиев

 

Укытучы Хәдичә апа үз эшенең остасы, балаларның остазы иде. Һәм ул бик бәхетле иде, ничәмә-ничә буын баласы аның дәресханәсендә укып, белем алып чыкты. Башлангыч сыйныфта төпле белем алса, бала җиденче сыйныфта югалып калмый. Җиденче сыйныфны яхшы тәмамласа, сигезенчегә барып кергәч, каушап калмый, урта мәктәптә төпле белем алса, алга таба инде ул ныклы адымнар белән бара. Хәдичә апага үз сыйныфында укып чыккан йөзләгән шәхесләр чиксез рәхмәт укый. Аның иң төп сыйфаты шул иде: ул, балаларның ата-анасы кем булуына карамастан, аларга тигез бакты. Начар укыганнарга яхшы укучыларны ярдәмче итеп куйды, фәннәр җиңел бирелгәннәргә исә мавыгулар уйлап таба торган иде.

Сыйныфта Минтимер алда бара, аңа уку җиңел бирелә, шуңа күрә ул агачтан үзе ясаган шахмат уены белән мавыга, электр техникасы, машина техникасы белән әвәрә килә, аңа ат җене кагылган. Җитешмәгән җире юк.

Оештыру сәләте дә бар малайның, кычкырмас, ләкин тыңлатыр, әйтерсең лә ул аларның яшьтәше түгел, әйтерсең лә ул – укытучы.

Мәктәптә әбәт ашау оештырырга кушылган иде. Табын өчен, ризык китертү өчен Минтимер җаваплы.

Сыйныфта болагай бер укучы бар иде, үзе кыланчык, пәрвайсыз, әнкәсе әйткәндәй, «җүнсез-җүнтек» бер малай инде шунда. Кылана торгач, бу шаталак башка бер кешенең ашын түктерде. Минтимер түзмәде, атасының сугыштан алып кайткан саллы кашыгы белән малайның шәрә маңгаена кундырды. Катырак сукты бугай. Малай кычкырып куйды, аннан ике учы белән кашык төшкән урынны каплады, елый ук башлады, аның маңгае күбеп чыккан иде. Минтимер сукты сугуын, әмма үзе малайны кызгана иде. Малай озак еламады елавын, шуннан соң аның тәртибе майлаган кебек булды. Ләкин Минтимер һаман тынычлана алмады, катырак сукты, гаделсезлек кылды бугай ул…

 

Чукмар

Бүре, никадәр куәтле һәм акыллы булса да, барыбер бүрек була.

Аталар сүзе

 

Шәрип абзый, туры айгырына атланып, уң кулына чукмар (кистән) тотып, бүре ауларга китте. Мылтык белән бүрегә теләсә кем бара аны, ә менә син мылтыксыз, чукмар белән генә барып кара. Анысын бик сирәк аучылар гына булдыра ала. Шәрип Шәймиев әнә шул сирәк аучыларның берсе иде. Тәвәккәл, гаярь ир.

Бүреләр күрше авылларның ферма түбәсендәге саламны актарып тишек ясаган да, абзарга кереп, әллә ничә сарыкның башына җиткән. Әнәк авылының фермасына гына бүре төшмәгән. Димәк, көт тә тор, Әнәк сарыкларына да ач бүреләр тарафыннан һөҗүм булачак.

Байтак йөрде аучы урман тарафында һәм эзләгәненә юлыкты да. Бүреләр, гадәттә, бишәр, җидешәр булып ауга чыга. Менә урманнан биш бүре тезелешеп чыкты. Яланга чыксыннар, урманга кереп кача алмаслар, дип уйлады Шәрип абзый. Ат шомлы итеп акрын гына кешнәде дә колакларын шомрайтты.

– Сабыр… – дип пышылдады аучы. – Сабыр…

Бүреләр абайлаганчы һөҗүмгә атылырга кирәк. Бүре чирүе юл такырына чыгып, урманнан байтак ара киткәч, Шәрип әче итеп сызгырды да атының янбашына типте. Турайгырның бүре авына беренче генә чыгуы түгел, ул бүре өстенә барырга өйрәтелгән иде.

Бүреләр көтелмәгән бу сызгырудан, өсләренә ажгырып килүче айгырны күреп, төрлесе төрле якка сибелде. Шәрип-аучы чирү башына төбәп чаба иде. Калган бүреләрне ян-якта калдырып, ул чирүбаш артыннан элдерә. Тәҗрибәле, азау ярган бүре иде ул. Кар салган якка, урман ягына каерырга маташа, белә ул, ат тирән көрттә чаба алмый, карга баткан айгырга бүре үзе ташланырга мөмкин. Шәрип-аучы аты белән аның урманга юлын кисте, азау ярган бүрене такыр басудан чабарга мәҗбүр итте. Бүре бөтен көченә ыргый, ат та тиресеннән чыгардай булып чаба. Шәрип-аучы бүрене куып җитеп узып китте дә, каршысына төшеп, аны Шүрәле чокырына таба чабарга мәҗбүр итте. Үзе атын тыя төште, чапсын бүре, хәле бетсен, ат хәл алсын. Бераз хәл алгач:

– Әйдә, малкай, – дип, ул тезгенне җибәрде, турайгыр белән бүре арасы якынайганнан-якыная бара, алар инде янәшә чаба, бүрене бастырып куганда, Шәрип, өзәңгегә аягүрә басып, киерелеп, кирәмәйләп, бүренең ике колагы арасына чукмар белән орды. Бүре тәкмәрләп артта калды. Шәриф атын борды, бүре кар туздырып ауный иде, аучы җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә итек кунычыннан артыш таягын чыгарып, ыржайган бүренең теш арасына тыкты, алдан әзерләнгән сүс катнаш нечкә каеш белән үрелгән киндерәне аның танавына урап та куйды. Берни эшли алмый җанвар шулай иткәч. Тәвәккәл Шәрип бүренең аякларын бәйләде, атын чакырды. Чирү башы кырык килолап булгандыр, аучы аны, көчкә күтәреп, атының сыртына аркылы салды.

Шәрипнең беренче тапкыр гына тере бүре алып кайтуы түгел иде бу, шулай да колхоз идарәсе янына кеше күп җыелды, бигрәк тә бала-чага. Минтимер дә шунда иде. Хәзер атасы бүрене тире җыючыга алып китәчәк, карап калырга кирәк. Балалар да, олылар да бүренең алагаем олы булуына шаккатты.

Минтимер бүре янына килде. Аның карашы бүре күзләре белән очрашты. О-о, ул караш! Тыныч ятса да, буйсындырылган булса да, әгәр аны иреккә җибәрсәң, бугазыңны чәйнәр.

Минтимер бүрене кызганып куйды. Бичара! Балаларың синең аудан бәрән алып кайтканыңны зарыгып көтәдер, ә син юк, бәрән дә юк, ирек тә юк – чирүбашы тоткын. Хәзер аны, төбәк мәркәзенә – Пучыга алып китеп, тире җыючыларга тапшырырлар. Бүре тоткан аучыга байтак кына акчалата бүләк тә бирәләр бугай.

Бүре сабыйның үзен кызганганын аңлады кебек, ул тагын Минтимергә бакты.

Акыллы бүре үз хәлен бик яхшы аңлый иде, ахрысы. Аның карашы сабыр. Шулай, кайчандыр син чирүбаш, кешеләрнең йөрәгенә курку салган батыр бүре булгансың, хәзер синең тиреңнән йә бүрек тектереп киярләр, яки, тагын берничә тире кушып, толып тектерерләр.

Бала-чага шау-шу килә, олылар да, бүрегә карап, Шәрип-аучының ба­тырлыгына соклана. Минтимер генә сөенми.

Йокларга яткач та, бүре карашы аның күз алдыннан китмәде.

Бичара җанвар! Синең хәлдә калырга язмасын!

 

Бер уч арыш

Тамак тәмугка кертә.

Аталар сүзе

 

Сугыш елларында да, сугыштан соң да халык ачыкты. Дөресен генә әйткәндә, халыкның тамагы ипигә 1965 елларда гына туя башлады. Бичара игенче үзе иккән игеннән бер уч ашлык алса, әгәр дә аны тотсалар, башы бетте – ун елга утырталар иде. Икмәкне бүлгәндә дә, бер хезмәт көненә, уңышына карап, 100-200 грамм арыш тия торган иде. Шуңа ничек мал асрыйсың, шуңа ничек өс-баш карыйсың? 365не 100гә тапкырласаң, 36,5 кило арыш тия, ягъни ел буе эшләгәнеңә ике пот икмәк чыга. Авыл кешесенә ал юк, ял юк, ул елның 365 көнен дә колхозда эшләргә мәҗбүр ителгән. Колхозчы «курорт, шифаханә» сүзләрен ишетеп тә белми.

1861 елда түгел, әле 1961 елда да Россиядәге авыллар өчен крепостное право бетерелмәгән иде.

Сугыштан яраланып кайткан Шаһишәрипне колхоз рәисе итеп куюлары Әнәк халкында өмет-ышаныч уятты. Күрше хуҗалыкларда сугыштан соңгы чорларда күпме кешене, икмәк урлауда гаепләп, зинданнарга ташладылар. Нинди урлау ди тагын, бер кесә, бер уч бодай өчен утырталар иде. Булыр-булмас бөтен малын тартып алып, шәрә калдырдылар.

Чирек гасыр персидәтел булып эшләү дәверендә Шаһимөхәммәт улы Шаһишәрип Шәймиев бер генә кешене дә төрмәгә утыртмады.

– Бар, улым! – дия иде Шәрип абзый. – Ындырда эшләүчеләргә, арыш уручыларга әйт, бер бөртек тә итәк асларына алмасыннар. Иртәгә тентү килә.

Минтимер йөгерә-йөгерә барысын да кисәтеп чыга торган иде.

Иртәгесе көнне кичкырын, көтү кайтыр алдыннан, уракчылар да кайта башлады. Шулвакыт авылга тентү килеп төште. Тентүчеләрнең бигрәк тә кәттәләре иде бу юлы. Жуков «газигы»на төялешеп килгәннәр: алда утырганы – прокурор Кашапов, арттагылар – башкарма комитет вәкиле, участок милиционеры. Соңгысы берәрсен кулга аласы булса дип килгәндер инде. Болар, кемне дә булса икмәк белән тотып, бүген үк алып китәргә ниятли иде, ахрысы. Чакырылмаган кунаклар чәйләгәндә, Шәрип абзый, тарантасына утырып, алардан алдарак юлга кузгалды, уракчылар инде басудан олы юлга чыгып килә иде.

– Алмадыгызмы? – дип сорады Шәрип абзый.

Хатыннар дәррәү җавап кайтарды:

– Җу-ук, Шәрип абзый! – диеште.

Ләкин Шәрип аганың очлы күзе иң артта посып кына торган бер хатынны күреп алды, ул тарантасыннан төште дә хатын янына килде.

– Тиз бул! Юл кырына түк арышыңны! Тегеләр килеп җиткәнче түк тә туфрак белән капла!

Персидәтелнең тавышы каты булды, ахрысы, хатын елый башлады:

– Шәрип абый, ике балам ач утыра, өйдә бер кабарлык бөртек юк!

Башкалар да, яшь хатынны кызганып:

– Бигрәкләр дә кызганыч балалары! – дип, кыюсыз гына аны яклады.

– Таш капчыкка утыртсалар, ике балаң кемгә калыр? – диде Шәрип абзый. Уракчыларның бичара хатынга теләктәшлеге аның күңелен йомшартты бугай, ул хатынны җилтерәтеп читкә алып китте. – Бар, тиз бул, анау теге уйсулыкка кереп ят! – дип, Шәрип абзый хатынны чокыр сымак җиргә таба төртте. – Тикшерүчеләр киткәнче тыныңны да чыгарма!

Хатыннар да, персидәтел дә бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты. Ул арада калкулыкта тентүчеләрне төягән машина күренде.

Хатыннар машинага юл сапты, машина туктады. Аннан тентүчеләр коелды.

– Нинди җыелыш монда? – диде Кашапов.

– Яхшы урганнар хатыннар, малатсы! – диде Шәрип абзый. – Ике норманы тутырып кайтып киләләр, арыганнар.

– Карап караек! – дип, Кашапов кулы белән ишарә ясады. Милиционер хатыннарны тенти башлады.

– Күрмисезмени? – диде Шәрип абзый. – Аларның кесәләре буш, бер җирләре дә калкып тормый.

– Калкып тора! Менә бит! – дип, милиционер әдәпсез рәвештә олы күкрәкле хатынны капшый башлады.

Барысы да айгылдап көлде. Бары тик бер кеше генә көлмәде, прокурор Кашапов кына. Персидәтел Шәймиев хатыннарның арыш белән тотылма­ганнарына сөенеп көлде, прокурор исә хатыннарны тота алмаганына көенеп кара коелды.

Тикшерүчеләр буш кул белән кире борылды.

Бичара яшь ана караңгы төшкәнче чокырда ятты, аны күршесе килеп алды:

– Киттеләр теге яэҗүҗ-мәэҗүҗләр! Чык! – дип кычкырды ул.

Бервакыт Шәрип абзый эштән арып-талып кайткач, соң гына йокларга яткан иде, каты итеп тәрәзә кага башладылар.

– Ай Алла-Ходаем! – дип, Нәгыймә апа сикереп торды.

Аннан соң Шәрип абзый тамак кырды:

– Кайсы йөри төн уртасында! – дип киенә башлады.

Ирле-хатынлы күршеләр иде бу, аларның өч баласы ачлыктан хәлсезләнеп ята. Баксаң, болар, кешеләр йоклап беткәнне көтеп, колхоз амбарына ачкыч яратып, дүрт-биш кило арыш урлаган икән.

– Урлавын урладык та, – дип сүз башлады хатын, – Әбүбәкер әйтә, сизенсәләр, Шәрип күзенә ничек карарбыз, кешеләр ни әйтер, диде дә менә урланган арышны монда китердек, кире йөрсәң, кеше күрер, дидек. Зинһар, кичер, Шәрип абзый.

Шәрип, ир белән хатынны ияртеп, кире амбарга алып китте, арышларын кире салдырып, амбарны бикләп кайтты.

– Атасы, – диде Нәгыймә ана, – балалары ач бит, бер-ике уч калдырырга иде, ичмаса.

Шәрип, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Калдырдым инде… – дип, янә йокларга ятты.

*************************************************

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *