Фән

11.03.2017 №3 (март),2017

Татар кушаматлары


75c4c2e0d3

Татар антропонимик системасында кушаматлар этномәдәни тирәлекнең мөһим берәмлеге буларак исем йөртүче белән исем бирүче арасындагы уңай яки тискәре мөнәсәбәтне чагылдырып, кешегә хас характер үзенчәлекләренең күләмен яктыртып, исем бирүченең прагматик максатларын тормышка ашырып, шәхси һәм тирә-юнь дөнья картинасын ачуда исем бирү сәнгатенең мөмкинлекләрен тулысы белән реальләштергән гаять мөһим антропонимик берәмлекләрне тәшкил итәләр. Әдәби әсәр тукымасында кушаматлар номинатив, шәхесне идентификацияләү, аеру вазифасыннан тыш әдәби стилистик функция дә үтиләр. Вербаль-семантик яктан караганда, кушаматларда исем бирү сәнгатенең төрле мөмкинлекләре ачыла. Когнитив яктан кушаматлар милли үзбилгеләнү һәм милләтнең характер үзенчәлекләрен чагылдыру мөмкинлегенә ия. Прагматик яктан караганда, кушаматлар билгеле бер социаль катламның төрле коммуникатив шартларын яктырталар.

Кушамат («кушама» (кушма) + «ат» (исем) сүзләре кушылу юлы белән ясалган) кешенең рәсми, төп исеменә кушма, өстәмә ат бирә. Исем, ата исеме, фамилия образлы эмоциональ-экспрессив төсмерләрдән азат килсәләр, кушамат коннотив, эмоциональ-экспрессив төсмерләргә ия мәгънә бирә. Кушамат – кешегә аның үзенчәлекле сыйфатларын яки җәмгыятьтәге урынын ачу максатында җәмгыять яки кешеләр тарафыннан бирелгән официаль булмаган исем. Кайвакыт кушаматлар рәсми төс алып, исем, фамилия, ата исеме белән бергә дә килергә мөмкин: Пётр Беренче, Бөек Патшабикә һ.б. Кушаматларның шәхси яки группага хас төрләрен аерып карыйлар [ЭССЛТП, 2008: с.146]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә кушаматка конспирация өчен яки кешеләрдән көлеп, мәзәк өчен бирелгән исем дип аңлатма бирелә [ТТАС, 2005: с.299]. Кушамат – антропонимның бер төре, үзенчәлекле характерга ия, аерым бер тормыш шартларына бәйле барлыкка килгән, кешегә бирелгән өстәмә исем [Подольская, 1978: с.115]. Н.В.Подольская кушаматларның түбәндәге төрләрен аерып күрсәтә: мелиротив кушамат – кешенең аерым бер яхшы сыйфатын, дәрәҗәсен билгеләү өчен хезмәт иткән исем; коллектив кушамат – аерым бер кешеләр төркеменә, гаиләгә, нәселгә, этник төркемгә бирелгән исем; шаярту кушаматы – кешене кимсетү, көлү максатында кулланылган исем; түбәнсетү кушаматы – кешене түбәнсетү максатында, сүз белән түбәнсетү өчен бирелгән исем; мәктәп кушаматы – мәктәптә укыган чорда бирелгән кушамат [Подольская, c.116]. А.М.Селищев кешенең физик кимчелекләрен ачу һәм кешегә хас тискәре сыйфатларны күрсәтү кушамат белән исемне аеруда төп критерий дип билгели [Селищев, c.407]. Аның фикеренчә, борынгы чорда кушамат сүзнең мәгънәсенә тәңгәл килмәгән, ә сүз знагы функциясен генә үтәгән [Селищев, c.408]. Локаль группа кушаматларын фольклорга мөнәсәбәтле өйрәнүче Н.В.Дранникова кушаматны тел һәм фольклор арасында торган антропонимик категория буларак билгели. Кушамат фольклоры йола контекстында интертекстуаль мөнәсәбәттә төрле жанрларның барлыкка килүенә китерә. Димәк, кушаматлар аерым бер лексемаларга, мәкаль һәм әйтемнәргә, поэтик текстка, нарративка бәйле килергә мөмкин [Дранникова, c.21]. Т.В.Шпар индивидның тышкы кыяфәтен һәм физик үзенчәлекләрен, холкын-характерын, һөнәри эшчәнлеген яки җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү семантик яктан мотивлашкан кушаматларны ачыклауда төп критерий дип саный. Кешенең физик үзенчәлекләрен чагылдырган кушаматлар, күпчелекне тәшкил итеп, кешегә характеристика бирә, аның буен, фигурасын, чәч төсен, физиологик кимчелекләрен күрсәтә [Шпар, c.14].

Рус теле белемендә кушамат категориясе С.И.Зинин, Н.В.Подольская, А.М.Селищев, А.В.Суперанская, Н.Н.Ушаков, З.П.Никулина тарафыннан өйрәнелә. Е.Ф.Данилина, И.Ю.Карташева, Т.Т.Денисова, Ю.Б.Воронцова, Ж.Д.Маюрова, Е.С.Шостка, А.Н.Лангнер, Н.В.Дранникова, Т.В.Шпар һ.б. диссертацияләрендә кушаматларның лексик-семантик үзенчәлекләре теоретик яктан нигезле итеп тикшерелә. Татар антропонимикасында кушамат категориясе Г.Ф.Саттаров, С.И.Гасыймова хезмәтләрендә җентекле итеп өйрәнелә. Төрки тел белемендә кушамат мәсьәләсе башкортларда – Г.А.Амиргалина, кумыкларда – Р.А.Мусаева, каракалпакларда – Ю.Н.Хоҗалепесова, азәрбайҗаннарда – А.Корбанов, М.Н.Чобанов, үзбәкләрдә – Э.Бегматов, кыргызларда – Ш.Жапаров, казакъларада – Т.Җ.Жанузаков, төрек тел белемендә Ю.Кенан Караҗан, Мехмет Семих тарафыннан яктыртыла.

Кушамат терминының икенче өлешендә борынгы төрки телдән килгән «ат» сүзе булуы аның тамырлары тирәндә икәнлекне һәм төп исемгә өстәмә рәвештә элек-электән кулланылуны раслый. Борынгы заманнарда кушаматлар фамилия функциясен башкарган, ягъни кеше исеменә өстәлеп, шәхесне тагын да конкретлаштырган. Орхон-Енисей язмаларында, М.Кашгарыйның «Диване лөгатет төрк» хезмәтендә исем белән бергә кушамат та аерым функция үти. М.Кашгарыйның әлеге сүзлегендә «at» сүзенең беренче мәгънәсе «исем» дип күрсәтелсә, икенче мәгънәсе – «кушамат» [Махмут ал-Кашгари, c.112]. Борынгы төрки язмаларда кушамат кешене төрле яктан сыйфатлап килә. Мәсәлән, Орхон-Енисей язмаларында кешенең физик һәм психологик үзенчәлекләрен сыйфатлаган кушаматлар, төп исемгә ялганып килеп, кешене төрле яктан характерлый. Орхон-Енисей ташъязмаларында еш очрый торган Bilgȁ кушаматы – «акыллы» [ТЕЭ, c.318; OY, c.129; ДТС, c.99]; Alp – 1) «укчы»; 2) «герой, батыр»; 3) «курыкмас, кыю» [ТЕЭ, c.315; OY, c.120; ДТС, с.36]; Küčlüg «кыю, көчле» [OY, с.156; ДТС, с.323] дигәнне аңлата. Шул рәвешле, борынгы төрки чорның акыллы, көчле, кыю кеше образын реконструкцияли. Исемнәрдән күренгәнчә, Bilgȁ – «акыллы» компоненты бинар исемнәрдә кулланыла. Эпитафик язмаларда чагылыш тапкан Билге Каган акыллы, сакчыл, йомшак күңелле кеше булган, шуңа күрә әлеге компонент, исем составында килеп, акыллылык мотивын чагылдыра [Айдаров, с.102]. Борынгы төрки язмаларда көч мотивы Küč [OY, с.156; ДТС, с.322] кушаматы нигезендә чагылыш таба: Küç Barlığ, Küç Kül Tutuk, Küç Tegin, Küç Temir, Kılıç Küç Kara, Küç Kıyagan. Борынгы төркиләр көчнең Тәңре тарафыннан бирелүенә ышанганнар һәм әлеге кешеләрнең дә Тәңре тарафыннан яратылуына инанганнар. Борынгы төрки антропонимик системасында беренчел һәм икенчел антропонимик берәмлекләр арасында аерма юк, әлеге категорияләр бер вазифа башкарган. 922 елда ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүе антропонимик системага да сизелерлек йогынты ясый. Мөселман культурасы тәэсирендә антропонимик системада кушамат һәм исем антропонимик категорияләре арасына чик куела. Шулай да күп гасырлар дәвамында мөселман антропонимик системасы белән янәшә төрки антропонимик системасы да кулланылышта була. Кешенең социаль тормышын күзалларга мөмкинлек биргән титуллар, кушаматлар озак вакытлар исем белән бергә кулланылышта йөри. Мәсәлән, Алтын Урда чоры чыганакларында да традицион борынгы төрки исемнәрнең кулланылышын күзәтергә мөмкин: Биш Куртук, Буга Тимер, Бәк Тимер, Илбуга, Илтотмыш, Карабулат, Карабаһадир һ.б. Алтын Урда чоры чыганакларында борынгы төркиләрнең исемнәрендә тотем хайваннарның кушамат ролендә килүе күзәтелә: Буга Тимер, Биш Буга, Арык Буга һ.б. Хайван тотемнары белән бирелгән кушаматлар шәхеснең нәсел-нәсәбе, ыруг башлыгының исеме турында да мәгълүмат бирә. XVI-XVII гасыр писцовая кенәгәләрендә исем белән кушамат аерылып бетмәгән антропонимик компонентлар очрый: Күчүк («кечкенә»), Кәтүк («кечкенә»), Тулбай («тулы +бай»). Күкеш, Сытыш кушаматларының сәламәт булмаган балага бирелүе турында искәртелә. XVIII гасырга караган ревизия кенәгәләрендә исемнәр белән бергә кушаматлар кулланылышы күзәтелә: Карабаш Гали, Сабай Ишкенә һ.б. Күренә ки, Карабаш, Сабай кебек компонентлар кушамат ролен үтәп, рәсми кенәгәләрдә теркәлгән.

Матур әдәбият стилендә кушаматлар әсәр тукымасына, эмоциональ-экспрессив төсмерләрне куертып, образны тагы да калкурак күрсәтү максатында, татар авылы колоритының тулы бер палитрасын чагылдыруда язучылар тарафыннан отышлы кулланыла. Әгәр язучы кушаматны милли антропонимиканың үзенчәлекләренә туры китереп кулланса, образның семантик-стилистик яктан мәгънә күләме арта яисә әсәр турында тулаем фикер тирәнәя. Кушамат шәхеснең яшен, җәмгыятьтәге урынын, физик һәм психологик кимчелекләрен, шәхескә карата булган тискәре яки уңай мөнәсәбәтен дә чагылдырырга мөмкин. Нигездә, шәхес турындагы мәгълүматлар әсәр контексты эчендә ачыла. Ә.Сәлах «Аккан сулар…» әсәрендә авыл җирлегендә кушамат тагу турында болай дип яза: «Безнең авыл халкы бер-берсенә кушамат куярга хирыс. Ялгыш авызың кыйшайса да, сиңа кушамат чәпәп куялар. Капка Минач абзыйның кушаматы бер генә түгел, берничә иде. Сугыштан яраланып, аксак аяк белән кайтканда, бу абзый: «Мин бик зур елга – Кунай елгасын кичкәндә ранный булдым», – дип сөйләп йөргән өчен безнең мишәрләргә шул җиткән. Ләкин алдан бирелеп, дистәләрчә еллар буе аклап килгән «Камка» кушаматы үз позициясен тиз генә югалтмаган: Минач абзый элеккечә «Камка» булып калган, ә үсеп килгән улы Салихка «Кунай» кушаматы тагылган». Хәзерге татар әдәбиятында Батулла, Н.Гыйматдинова, Ф.Бәйрәмова, Т.Галиуллин, Ахир, Р.Газизов, Ә.Сәлах кебек күренекле язучылар иҗатларында кушаматларны әдәби алым буларак оста файдалана.

Борынгы чорларда кушамат нәсел тамгасы, нәсел-ыруг атамасы яки шәхеснең рәсми исеменә өстәмә исем булып йөргән, дидек. Тотемистик карашлар нигезендә барлыкка килгән кушаматлар хәзерге татар антропонимик системасында да традиция нигезендә сакланган. Шәхси кушаматлар исә, теге яки бу кешенең төрле сыйфатларына нигезләнгән метафорик мәгънәви эчтәлек биреп, чыгышлары белән реаль чынбарлыкка тыгыз бәйле була. Алар кешенең гомуми, хосусый, физик һәм рухи сыйфатларына, һөнәренә, яшәү урынына һ.б. мотивларга нигезләнеп кушыла. Балага исемне тугач та әти-әнисе бирсә, кушаматны тормышының төрле этабында коллектив, җәмгыять куша.

Шәхси кушаматларның күбесе кешенең теге яки бу сыйфатын, рухи яки физик билгеләрен турыдан-туры атау юлы белән ясала. Кешенең рухи яки физик сыйфатларын теге яки бу предметка, күренешкә, кош-корт яки хайванга охшату нигезендә барлыкка килгән кушаматлар байтак. Мәсәлән, Күсе – төрле әйбер җыярга һәвәс адәмгә, Борча – кечкенә буйлы, бик хәрәкәтчән яки тиктормас кешегә тагылган кушамат. Шәхси кушаматлар кешенең һөнәренә, эшләү яки яшәү урынына, милләтенә, титулына, социаль чыгышына, берәр сүзне еш кабатлау яки үзенчә әйтүенә, рәсми исемен бозып әйтүгә мөнәсәбәтле рәвештә дә барлыкка килә. Топонимнарга яки микротопонимнарга нигезләнеп ясалган кушаматлар, башлыча, шәхеснең нинди торак пункттан булуына яки кая да булса барып кайтуына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килеп, этнокультур тирәлеген билгели: Өчиле Зөлкамал (М.Мәһдиев, «Торналар төшкән җирдә»), Көҗмә Микулай (К.Булатова, «Яшел яфрак – яшәү төсе»), Чишмә башы Газиз (А.Хәлим, «Кыйбла»), «Норма Сәми» (Р.Газизов, «Кичер кичерә алсаң…»), «Бәкер Вафич» (Р.Газизов, «Гаян абый хат укый»), «Норма Ягъфәр» (Р.Газизов, «Түттүт Гарифы»).

Этнонимнарга нисбәтле кушаматлар кешенең теге яки бу милләт вәкиле булуына яисә әлеге милләт вәкиленә физик яктан охшашлыгына ишарәли: Чирмеш (М.Мәһдиев, «Торналар төшкән җирдә»), Үзбәк бабай (Ф.Абдуллин, «Чүл бүресе»), Кыргыз Әхмәдулла (Ә.Сәлах, «Аккан сулар…»). Матур әдәбиятта әлеге кушаматлар шәхеснең милли чыгышына яки аның башка этник группа вәкиленә берәр ягы белән охшашлыгына, яисә бәйләнешенә нисбәтле кулланыла.

Гүзәлия ХАҖИЕВА,

филология фәннәре кандидаты

Дәвамын «Казан утлары» журналының 3нче (март, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий

    Рэфит:

    Бик тэ кызыклы. Безен авылда карчыга кушаматлы кеше бар иде , фамилияне дэ анарга Корчагин дип биргэннэр.Ул нэмэне анлаткан икэн? Кан эчкечме? Явызлыкмы?

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.