Юбилейлар

03.03.2017 №2 (февраль),2017

«Пристаньнар ярга ятып кала…»


1

Сибгатуллин! Юк, заманында Тукай язган «шәм сынлы», фырт Сибгатуллин түгел бу, бүтән – шагыйрь
Сибгатуллин, Кадыйр Сибгатуллин! Быелның февралендә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тулган булыр иде шул… Ә ул 1994 елны дөньяда 52 яшен тутырып безнең арадан китеп тә барды. Аны якын белгәннәр дә сирәкләнеп бара инде… Белгәннәрнең дә күбрәге аның Чаллыдагы яшәү чорын хәтерли булыр. Кадыйрның башлангыч иҗат елларын беркадәр белгән, беренче шигырьләренең матбугатта чыгу шатлыкларына шаһит булган: менә хәзер – күп гомер узгач, шул елларны татлы сагыш белән искә алып утырырлык чордашлары, иҗатташлары ничә генә данә калды икән? Менә шул сирәкләрнең берсе булам инде мин!

Кадыйр белән якташ, райондаш мин. Хәтта яшьтәшләр диярлек (аерма 1 генә ел). Төрле мәктәпләрдә (мин – Котлы Бөкәш, ул – Олы Солтан) укысак та, бер үк сыйныфларда белем алабыз (беренче танышканда 9 нчы сыйныфта укый идек). Икебез дә шигырьләр язабыз. Хәл-әхвәлләр, киләчәк планнарыбыз турында бер-беребезгә хатлар да сырлаштыргалыйбыз. Ә төп аралашу (үзенчә иҗади ярыш!) район газетасы битләре аша бара. Газетаның бер санында аның шигырьләре басыла, икенчесендә минеке, дигәндәй. Рәхәт! Шатлык! Кулдан ручка белән язган сүзләрең әллә ничә мең данә булып басма хәрефләр белән чыксын әле! Хыяллар котыра! Безгә бит әле нибары уналты, унҗиде генә яшь! Өстәвенә, район үзәгенә килеп очрашып торабыз. Безне район газеты (ул вакытта «Октябрь юлы», хәзер «Авыл офыклары») хезмәткәрләре, яңа гына югары белем алган егетләр, соңрак танылган журналистлар булачак Хәмзә Зарипов, Рәшит Гариповлар машинкада бастырылган үсендерү хатлары җибәреп, әдәбият түгәрәге утырышларына чакырып торалар! Барабыз! Теләп, сөенеп барабыз! Районыбызның төрле почмакларыннан кайчак велосипедта, кайчак (очраса) юлаучы машинада, кайчак җәйдаклап та… Ниндидер 20-25 чакрым нәрсә ул бездәй егетләр өчен! (Бу хакта журналыбызның 2015 елның 5 нче санында, «Ак җилкән» сәхифәсендә Хәмзә Зариповның бер язмасы кыскартылган вариантта басылып та чыкты. Ул аны 1978 елны ук язган булган.) Чын мәгънәсендә бәхетле чаклар! «Үзең язган китабыңны тотып, Кайтсаң иде Туган авылыңа!» дигән юллар шул елларда туган да инде.

Әнә шулай, дәртле хыяллар белән үрелгән, бергә булып, бергә дәвам итәргә дип сүз куешкан уйлар, барыр юллар 1960 елның җәендә көтмәгәндә аерылды да куйды. Икебез дә 10 классны тәмамлап, аттестатлар алып, Казан университетының тарих-филология факультетына, аның да татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керер өчен документларыбызны тапшырдык. Имтиханнар бирү башланды. Ни кызганыч, Кадыйр рус теленнән инша язганда имтиханнан үтә алмады… Шулай итеп, татар әдәбиятына, аның теленә хезмәт итәргә омтылган егетнең хыялын, максатын җимереп, әлеге дә баягы «великий и могучий» аркылы төште. Парадокс, әмма факт. Меңләгән, меңләгән имгәтелгән язмышларның, шәхси фаҗигаләрнең бер генә нәни мисалы бу! Ул елны конкурс дигәннәре дә бик зур иде шул. Ялгышмасам, бер урынга уннан артык абитуриент. Ходай рәхмәте белән мин имтиханнарны уңышлы биреп, студент булып киттем, ә Минкадыйр дустым, юл читендәрәк дигәндәй, билгесезлектә утырып калды. «Атадан бала яшь кала. Атадан бала яшь калса да, бик зур эшләр башкара» дигән халык сүзләрен башына китергәндерме ул чакта? Төгәл кем белсен инде? Шулай да, китергәндер дип уйлыйм. Үз яшеннән байтакка олырак иде инде ул. Яшьли ятим калып, хуҗалыктагы күп нәрсәне үзбаш хәл итеп, «лаеш шулпасын» күп чөмергән, чын мәгънәсендәге, чыныккан «сугыш чоры баласы» иде ул! («Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек туарылып калган атларны».) Югалып калмады егет, әлбәттә, тырышты, үз юлын табарга омтылды. Техучилище, армия хезмәте, «Оргсинтез заводы» төзелешләре, кичке факультетта укулар… Әмма бу юл, мәктәп елларында хыялланган олы юл ук түгел иде инде…

Кадыйрга тумыштан ук зур шигъри талант орлыгы салынган булган. Ул – укып-өйрәнүдән бигрәк, гади авыл халкы тормышы төбеннән, халык сөйләме, авыз иҗаты үзәгеннән күтәрелгән табигый шагыйрь. Дөрес, һәркемнең таланты табигатьтән килә. Әмма һәр биләмәнең, һәр тугайның үз кошы, үз моңы… Миңа калса, Кадыйр Сибгатуллин «сугыш чоры баласы»ның җан авазын яңа буыннарга бик тә төгәл һәм дөрес итеп, халыкчан итеп җиткерә алган шагыйрьләрнең берсе. Әлбәттә, бу мохиттә Кадыйр ялгыз түгел. Аваздаш ишләрен аннан элгәргерәкләр арасыннан да, яшьрәк даирәдән дә табып була. Әйтик, Әхмәт Рәшитов, Зиннур Насыйбуллин, Айдар Хәлим, Рәшит Әхмәтҗанов… Ә язу манерасы, сөйләм стиле ягыннан мин аны Рим Идиатуллин, Нияз Акмаллар янәшәсендәрәк күрәм. Ихлас аваз, кырыс интонация, ятышлы ритм…

Әгәр, әдәбият гыйлемендәге һәм көндәлек тәнкыйтьтәге 70-80нче еллар татар поэзиясенә багышланган мәкаләләргә, гомумкүзәтүләргә, аерым хезмәтләргә күз салсак, бер нәрсәгә игътибар итәсең: шул заманның иң яхшы шагыйрьләре рәтендә гадәттә өч исем телгә алына: Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин… Бу саналуда, бер караганда, бернинди гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Лаек исемнәр. Хикмәт бүтәндә: бер төбәктә, бер чорда өч җитди шагыйрьнең дәррәү диярлек пәйда булуында! Моңарчы кабатланмаган уникаль күренеш! Кайдадыр, кайчандыр мондый хәл кабатланырмы? Әйтү кыен…

Әйткәнемчә, шагыйрь шактый сикәлтәле тормыш юлы кичерде. Яшәлгән 52 яшь бер караганда байтак күренсә дә, аның күпме генә өлеше чын иҗатка бирелде икән? Күпме гомер дөнья кууга, кирәк өчен яшәүгә, көнкүрешне, гаилә тормышларын җайга салырга сарыф ителгән! Өстәвенә, шагыйрьнең характер-холкы да шактый ук каршылыклы иде. Минемчә, яшүсмер чагында ук аның җанында ир-ат холкы формалашты, һәм ул күпме генә яшәсә дә, әнә шул яшьли формалашкан принципларыннан китмәде яки китәргә, үзгәрергә теләмәде. Башбирмәс горурлык, туры яки үзсүзлелек, үсмерләрчә максимализм, кискенлек-кызулык һәм… беркадәр чарасызлык, ялгызлык…

*************************************************************

Дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче (февраль, 2017) санында укыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.