«Казан утларына» - 95 ел

22.02.2017 №1(гыйнвар),2017

Игътибар җитми


Соңгы елларда безнең вакытлы матбугатта да, китап нәшриятында да хикәяләр чыннан да сирәгрәк басыла. Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар. Чәчмә жанрда язучыларыбыз мөмкин кадәр зуррак күләмле әсәр язарга омтылалар: повесть, роман өстендә эшләүне артыграк күрәләр. Ләкин бу, минемчә, хикәянең жанр буларак искерүе, ягъни аның заман стиленә җавап бирә алмый башлавы турында сөйли торган хәл түгел әле. Чөнки безнең бүгенге чынбарлыкта хикәянең актуальлеген киметерлек бернинди социаль һәм иҗтимагый сәбәпләр юк. Киресенчә, һәр елы гына түгел, һәр көне диярлек тарихи яңалыклар алып килә торган безнең заманда хикәя – әдәбият арсеналындагы иң җитез, иң уңайлы коралларның берсе. Аны язу өчен дә, басып чыгару өчен дә, уку өчен дә күп вакыт кирәкми. Радио-телевидение аша тапшырырга яки турыдан-туры сәхнәгә чыгып укырга да бик кулай ул. Ә чын каләм остасы булган язучы бер-ике битлек кенә хикәядә дә кайбер романнар аша әйтә алмаган зур фикерләрне әйтә, дөньяны шаулатырлык проблемалар күтәрә ала. Моның классик үрнәкләрен без А.Чехов, О.Генри һәм башка күп кенә мәшһүр язучыларның иҗатларында күрәбез.

Совет язучылары, шул җөмләдән үзебезнең татар язучылары арасында да сокланырлык хикәяләр биргән авторлар азмыни? Татар әдәбиятында хикәя, гомумән, элек-электән бик хөрмәтле урын алып килә. Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин, Шәриф Камал хикәяләре – әдәбият тарихыбызның иң гүзәл сәхифәләрен тәшкил итмиләрмени? Бүгенге әдәбиятыбызны Фатих Хөсни, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники хикәяләреннән башка күз алдыгызга китереп карагыз! Гариф Галиев, мәрхүм Мин Шабай, Рафаил Төхфәтуллин, Газиз Мөхәммәтшин, Габдрахман Минский, Аяз Гыйләҗев хикәяләренә күз йомып карагыз! Һәм, гомумән, төп жанры ул булмаган башка бик күп язучылар һәм әдәбиятка яңа килүче яшьләр иҗат иткән хикәяләрне искә алыйк. Хикәяләрдән башка әдәбият дөньясын күз алдына китерәсе дә килми. Алардан башка әдәбият бакчабыз бөтенләй шәрәләнеп, ялангачланып калыр иде. Кыскасы, хикәя жанрының бүгенге көндә яшәргә һәм үсәргә хаклы булуы һәркем өчен ачык хакыйкать. Мәсьәләнең бу ягы турында бәхәс кузгатырга урын да юк.

Соңгы елларда хикәяләр (сүз, әлбәттә, чын мәгънәсендә бу атамага лаек булган әйбәт хикәя турында бара) азрак языла башлаган икән, моның сәбәбе, минемчә, әдәбиятчыларыбызның, шулай ук редакцияләребезнең бу жанрга карата игътибарны йомшартуларында. Аеруча әдәби тәнкыйть тарафыннан хикәягә игътибар җитми. Газета-журналларыбызда, китап нәшриятларыбызда хикәяләр азмы-күпме чыга тора. Яхшылары була аларның, начарлары була. Ләкин шуларның ни яхшысына, ни начарына карата матбугатта тәнкыйть сүзе әйтелми. Үзенең идея әһәмияте, сәнгать көче белән кайбер повесть яки романнарга торырлык хикәяләр була, дидек. Ә соң бездә аерым бер хикәягә әдәби анализ ясаган тәнкыйть мәкаләсе яки һич югында рецензия чыкканы бармы? Юктыр, булса, күренер иде. Узган елда бездә Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?» дигән хикәясе күп кенә мәкаләләрдә телгә алынды. Чынлыкта, телгә алынуга гына түгел, бик зур мактауга, хәтта әдәби анализга лаеклы хикәя. Ләкин Ибраһимга 60 тулу уңае белән уздырылган юбилей чорына туры килмәсә, ул хикәя турында да шундый җылы сүзләр әйтелгән булыр иде микән? Элегрәк шул ук Ибраһим Газиның «Яшь ленинчы» газетасында «Ак сирень» дигән хикәясе чыккан иде. Анысы да бик матур хикәя иде. Ләкин аны беркайда да телгә алучы булмады. Фатих Хөсни турында хикәя остасы дигән сүзне бик күп ишетәбез. Хаклы әйтелә. Ләкин аның кайсы хикәясенә, үзенә бер төгәлләнгән сәнгать әсәре итеп, бәя бирелгәне бар?

Хикәяләр белән беррәттән повесть һәм романнар да язучы автор иҗаты турында сүз бара икән, башлыча аның зур күләмле әсәрләре турында тулырак фикер әйтелә дә, хикәяләре турында гомуми характерда гына берничә юл язу белән чикләнелә. Ф.Хөсни турында да шулай була, Р.Төхфәтуллин турында да. Башкаларын әйткән дә юк.

Әдәбиятка яңа килүче яшьләр тарафыннан язылган хикәяләргә дә тәнкыйть игътибары җитми. Күптән түгел мин «Казан утлары» журналында Азат Ганиевның «Янәшә» исемле хикәясен укыдым. Ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Бу яшь авторда хикәяче өчен иң кыйммәтле сыйфат булган кыскалык бар, нечкә күзәтүчәнлек һәм идеяне ачуга төгәл хезмәт итә торган тормыш детальләрен дөрес сайлый белү осталыгы бар. Аңа әле тел байлыгы җитми. Шулай да, образлар теле белән ул укучы күңеленә кирәкле настроениене бирә ала. Бу кыска гына хикәядән без бүгенге чынбарлык өчен хас яшь кеше образларын күрәбез. Алар барыннан да элек азат рухлы, интеллектуаль яктан бай дөньялы, һаман алга – белемгә омтылучы, яшьләргә хас булганча гаять үткен хисле, ялкынлы характерлы кешеләр. Аларда яшәү көче бөркелеп тора. Шунысы характерлы: хикәянең төп героинясы Зилә мәхәббәте уңышсызлыкка очрау хәсрәтеннән үзен-үзе үтерергә теләп, агу эчә. Ләкин тормыш, янәшәсендәге иптәшләре аңа үләргә бирмиләр. Зилә суга ташланып үлмәкче. Ләкин монда да тормыш җиңә. Янәшәсендә аның рухи халәтен аңлаган икенче кеше бар. Бер-берсенең йөрәген, уй-тойгыларын яхшы аңлаган кешеләр янәшә булганда, аларга берни дә куркыныч түгел. Уңышсызлыкка очраган мәхәббәт фаҗигасе дә җиңелә. Художник образы безнең әдәбият өчен яңа, дияр идем. Автор тарафыннан эчке дөньясын тоеп язылган, ышандыра торган образ. Ул үзенең янәшәсендәге Зиләне дөньяга яңача карарга өйрәтә. Сүз белән түгел, эше, хәрәкәтләре белән. Кыз үзенә күптән таныш булган урманны, рәссам караган ноктадан карап, бөтенләй бүтәнчә күрә башлый…

Кыскасы, мондагы саран образларга яшерелгән фикерләрне, идея эчтәлеген шәрехли башласаң, бик күп язарга мөмкин булыр иде. Билгеле, яшь автор үзе боларның барын да уйлап та бетермәгәндер. Ләкин ул художник сизгерлеге белән тормышның характерлы детальләрен дөрес тота алган. Алар җитмәгән урында, кирәк детальләрне үз фантазиясе белән тутырырга да курыкмаган. Сәнгать рөхсәт итә торган дәрәҗәдә шартлылыктан файдаланган. Нәтиҗәдә, әнә шундый үзенчәлекле, сәнгатьне тойган кешенең игътибарын җәлеп итәрлек хикәя килеп чыккан.

Билгеле, аны шедевр дип булмый. Яшь автор язган, әле җитлекмәгән урыннары да булган бу хикәягә бәлки озаклап тукталмаган да булыр идем. Кайбер иптәшләрнең аны бөтенләй игътибарсыз үткәрүләре белән килешәсем килми. Хәтта кайберәүләр аны башка җүнлерәк хикәя юклыктан аптырап кына басылган әйбер дип карыйлар икән. Алай гына да түгел, соңыннан беленде: бу хикәяне, идея әһәмияте юк дип, яшь язучының җыентыгыннан бөтенләй сызып та ташлаганнар икән. Бу хәл мине тагын да сагайта төшә. Хикәянең сыйфат дәрәҗәсен билгели торган критерийларыбыз төгәл микән? «Идея эчтәлеге», «сәнгать дөреслеге», «автор позициясе» кебек төшенчәләрне артык примитивлаштырып аңламыйбызмы икән? Бер яктан хикәягә кытлык дип тавыш күтәргәндә, икенче яктан «Янәшә» кебек хикәяләрне кәрҗингә озату – бу әдәби иҗатка карата хуҗаларча эш итә белмәү түгелме?

Сәнгать әсәрләренә бәя биргәндә, яхшыны яманнан аера белү бик җиңел түгел. Монда әдәби тәнкыйть ярдәме кирәк. Димәк, хикәя жанры бүген бездә беркадәр кыен хәл кичерә икән, моның җитди сәбәпләреннән берсе әдәби тәнкыйтебезнең аңа җитәрлек игътибар итмәвенә кайтып кала. Бу сәбәп, үз чиратында, редакцияләргә дә, хикәя язучыларның үзләренә дә кагыла. Хикәя турында, тәнкыйтьчеләрне төп трибунага бастырып, алар янына язучыларның үзләрен һәм укучылар активын да чакырып, матбугат битләрендә  бик җитди сөйләшәсе бар безгә…

 

Мирсәй Әмир

«Казан утлары», 1968 ел, №8


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *