Роман

16.02.2017 №1(гыйнвар),2017

Илбашы (дәвамы)


шаймиев ат

Тургай
Сабан тургайлары сайрый,
Мактап Сабан туйларын…
Халык җыры

Язын җир кабаргач, туфрак пешкәч, бакча эшләре башлана, бәрәңге утыртырга кирәк. Әмма иң беренче теләк – ачлыкны басу. Казылган җирдән чыккан черек бәрәңгене, крахмалга әйләнгән, бөрешеп беткән кәлҗемәне лар төбендәге көрпә белән бутап, кычыткан җыеп, кысыр аш пешерер әнкәсе.
Лар – он, икмәк саклау өчен калын тактадан эшләнгән зур тартма, икмәк сандыгы; ларёк – вак-төяк сата торган кечкенә кибет; ларец – бизәнү әйберләре салып куяр өчен тартмачык.
Кечкенә Миңкәй, болынга чыгып, кузгалак җыеп кайтыр. Катык булмаганда, кузгалак кысыр ашка гаҗәеп әчкелтем тәм өсти. Кысыр аш ул – итсез, майсыз, үләннәр салып пешерелгән сыек шулпа.
Кузгалак җыярга барганда, Минтимер тургай тавышын ишетеп туктап калды.
Болын җәйрәп ята, каерылып печән үскән, быел болынны ике тапкыр чабып алырлар, Алла боерса. Каерып-каерылып агай-апалар печән чабар. Их, егетләр, печән чапкандагы чалгы тавышын тыңласаң, дөньяңны онытасың, билләһи. Чҗиңк-чҗиңк – үткен чалгы печән чаба, чалгы узган җирдә озын үлән сабаклары авып кала, икенче селтәнгәндә киселгән печәнне чалгы сул якка алып китеп тезмәгә сала. Байтак вакыт чапканнан соң, чалгычы туктый, билбавыннан янавычын чыгарып, чалгысын үткенли, оешкан комнан ясалган кайрак кебек янавыч корыч чалгы буйлый йөри башлый, чалгы гаҗәеп матур тавыш чыгара, әйтерсең лә скрипка уйный, чалгы үзе скрипка, аның сыза торган кылы – янавыч, үткенләнгәч, тагын чҗиңк-чҗиңк башлана. Йөз ел тыңлар иде Миңкәй шушы музыканы.

Батыр егет печән чаба, дисәнә,
Үтми аның чалгысы, дисәнә;
Үтәр иде чалгысы, дисәнә,
Анда кызлар кайгысы, дисәнә.

Йөгрә-йөгрә җиләк җыя, дисәнә,
Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә;
Җыймас иде җиләген, дисәнә,
Кайтыр тиздән сөйгәне, дисәнә.

Ай, миленький, кызларның душасы,
Яучыларга кемнәрне кушасы?

Агай-егетләр авыр эш эшләми дә кебек, алар уйный гына сыман, шулкадәр җиңел селтәнәләр. Агайларга шатлык: мул печән өлгергән, печән ул – сөт, ит, май, бәлеш, гөбәдия. Шуңа күрә бу эшне эшләве аларга авыр, җәфа түгел, арыганлык та ләззәт бирә агайларга. Беренче тапкыр мул печән чабып, аны киптереп, эскерт, кибән, чүмәләләргә өеп куйгач, бераздан болында курпы өлгерә. Курпы ул уҗым сыман кыска була, әйтерсең лә көрәшчеләрнең кыска чәче кебек. Курпысын чабарга агайлар чалгыга кечкенә тырмачык беркетә, чөнки курпыны чалгы җыеп бетерә алмый.
Каерылып үскән, чабылмаган печән арасында ат кузгалаклары күп була, күгәрчен күзе, сары, зәңгәр чәчәкләр күкрәп үсә.
Күктә тургайлар сайрый, аларның тавышлары гына ишетелә, үзләре күренми. Бары тик күктән серле тавыш иңә. Игътибар беләнрәк карасаң, зәп-зәңгәр күктә бер нокта шәйләргә була. Шул нокта сайрый да инде. Бер урында талпына, үзе сайрый, тургайның телен аңлап була аның, сүзләр әйтеп сайрый сабан тургайлары. Өздерә генә тургайлар, гүя үзара ярыш оештырганнар.
Миңкәй, болынга ни өчен килгәнлеген дә онытып, тургай сайравын тыңлый:

Киррам-киррам төеп,
Тиррам-тиррам чөеп,
Фистивай-фистивай,
Кире тай, кире тай…
Тю-тю-тю-тю-тю-тю…
Бит-бит-бит-бит-бити.
Фит-фит-фит-фит-фити,
Чурт-чурый, чурт-чурый,
Чеп-чеби, чеп-чеби.
Физдики-миздики, киздики, чирт.
Чика-чиру, чика-чиру,
Чика-чиру-чикиюр,
Тирриур, тирриур-пәк.
Физулики-мизули титиррр…

Аяк астындагы печән арасында чикерткәләр кайнаша, аһ, аларның сайравы үзенә күрә бер могҗиза, үзенә күрә бер оркестр, музыка. Көн эссе булганда, чикерткә тавышы аеруча зыңлап тора.
– Бик каты сайрый чикерткәләр, челлә эссесе яндыра, кичкә яңгыр яумагае, – дип, үзалдына сөйләнеп алды Миңкәй бабайлар сыман.
Малай, ике кулын артка куеп, алга таба китте. Бу мәлдә ул сабый оланга түгел, гомер кичергән зиһенле картка охшый иде.

Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны…

Ул сазлык ягына борылган гына иде, әллә каян тәкәрлек килеп чыкты, аңа башка тәкәрлекләр кушылды да, кызганыч тавыш белән чиелдый-чиелдый, Миңкәйнең баш очында әйләнә башлады.
– Һәй, – диде Минтимер. – Курыкмагызсана! Тәкәрлек, курыкма, мин синең ояңны туздырырга килмим. Мин синең йомыркаларыңны ватарга килмим, мин синең балаларыңны урларга килмим. Тимим мин сиңа.
Тәкәрлекләр, баланың игътибарын үзләренә тартып, оялары яныннан читкә алып китәргә тырыша иде.
– Бар, юлыңда бул, кеше, син безнең ояларыбызга якын килмә, әнә теге якка, безнең оялардан икенче якка кит, – дип чиелдый иде тәкәрлекләр.
– Әй, аптыраттыгыз инде! – диде Миңкәй. – Киттем-киттем, миңа сезнең балаларыгыз кирәкми, миңа кузгалак кирәк.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Миңкәй болын түренә китте.

Ул күп итеп кузгалак җыйды да, ялан тәпиләрен ялтыратып, авылга элдерде. Сазлык яныннан узганда, аның каршысына тагын тәкәрлек өере күтәрелде. Алар тагын сабыйны ояларыннан читкә алып китәргә маташа иде.
Чыннан да, ул юраганча, кичкә таба, челләдән кызган һаваны яңгыр болытлары каплап алып, шәп итеп яңгыр явып китте.
– И-и, балам, – дип каршы алды аны әнкәсе. – Сыерыбыз ташланган иде, катык урынына кузгалак салырмын, иншалла. Рәхмәт, балам, кулыңнан куан!

Абага чәчәге
Абага чәчәген тел астына салган
кеше күренмәс була.
Халык әкияте

Мал асларын тазарту, мал-туарга салам-печән ташлау, җыелган тиресне чуманга (талдан үрелгән зур кәрзин) тутырып, лапас артына ташу – оланның вазифасы. Яшьли тырыш, эшчән, ару белмәс булып үсте Минтимер. Арыган чакта да ул анасына, апаларына, абыйсына арыганлыгын сиздермәскә тырыша иде.
– Җегет кеше арыганын башкаларга әйтеп тормый инде ул! – ди олылар.

Әткәсе кайткач, тормышлар бераз рәтләнде. Шәрип абзыйны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп тә куйдылар.
Кичләрен җыелышып сәкедә утырганда, ниләр генә сөйләнми, халыкара хәлләр турында да, күрше-коланнарның тормыш-көнкүреше хакында да,
борынгы риваятьләр, нәсел тарихы турында да дәресләр иде ул кич утырулар.
Гадәттә, ата кеше сүз башлар иде.
– Минем чын исемем – Шаһишәриф, – дияр иде ул. – Ул «шаһ» белән «шәриф» сүзләреннән ясалган. «Шаһ» – падишаһ, патша дигән сүз. «Шәриф» исә абруйлы, данлы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраннарына карата әйтелә торган дәрәҗә булган.
«Димәк, безнең әткәйнең исеме «дәрәҗәле патша» дигәнне аңлата», – дип уйлады Миңкәй.
Сабый ата-бабасының риваятьләрен тыңлап үсте. Булачак шәхесне риваятьләр генә түгел, мал-туар да сиздерми генә тәрбия кыла. Ул апаларының, абыйсының, әнкәсенең малларга карата иркә сүзле, миһербанлы булуларын еш күрә иде.
– Сыерга, кәҗәгә ягымлы, иркә сүзләр әйтсәң, сөтне тагын да күбрәк бирә! – ди апалары.
Дөрестер дә!
Бәлки, кешеләр дә назлы сүзгә мохтаҗдыр?
Минтимер гомере буе йомшак тавышлы, назлы сүзле, әмма кирәк чакта кырыс та, гадел дә була белде.
Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер, Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек
чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган. Чыннан да, Хантимер дә, Минтимер дә сау-таза булды, шөкер.
Минтимер басынкы, уйчан булып үсте. Ул да сабый чакта хыялыйрак иде. Әкиятләр, ата-бабасы сөйләгән риваятьләр аның хыялый күңелен уята торган иде. Ул кара бураннарда, туктаусыз яңгыр яуган чакларда избачка чаба. Элек китапханәне «избач», ягъни «изба-читальня» дип атыйлар иде. Әнә шул избачтагы китапларны Миңкәй күп укыды. Ә менә абага чәчәге турындагы риваять аның күңеленә ныклап кереп утырды. Абага чәчәгенең могҗизасы турында аның олылар авызыннан да күп тапкырлар ишеткәне бар иде инде.

Имеш, абага җәй уртасында, ай тулган төннең уртасында чәчәк ата икән. Шул чәчәкне өзеп тел астыңа салсаң, син күренми торган кешегә әйләнәсең, ди. Миңкәйнең кулына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» исемле китабы да килеп керде, шуны кулдан-кулга йөртеп укый-укый туздырып бетерде
балалар. Китапта Рөстәм исемле бер малай абага чәчәген өзеп авызына каба да, күренмәс кешегә әверелеп, фронтка китә. Һәй, нимесләрне кырып кына сала, малай, мин сиңа әйтим. Фашистларның штабларына кереп, карталарын-документларын алып, совет командирларына тапшыра, корал саклана торган складларын шартлатып йөри, ә үзенә берни дә булмый.
Чыннан да, абага бик тә серле үсемлек бит. Ул елга бер генә, җәй уртасында, ай тулган төнне, сәгать уникедә генә чәчәк ата. Ә төн уртасында карурманга ничек барасың, урман тулы сугыштан качып килгән бүре чирүе. Уникешәр тавыш белән улый башласалар, куркуыңнан котың ботыңа җитәр. Шулай да
кызыксыну куркуны җиңде. Йөрәкле малайлар карурманга абага чәчәк атканны карарга китте. Абага чәчәген өзеп, тел астына салып, күренмәс кешегә әверелеп йөрсәң, иллә дә кызык булыр иде бит.
Урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар. Ниләр генә сөйләмиләр ул Шүрәле чокыры турында, имеш, соңга калган юлчыларны, чокырыннан чыгып, Шүрәле кытыклап үтерә икән, имеш, Шүрәле кытыклаган кеше исән калса, гел көлеп йөри торган җүләргә әйләнә икән. Төн уртасында малайлар
Шүрәле чокырын урап йөгерде. Шөкер, Шүрәле чыкмады. Кайтканда да Шүрәле чокырын әйләнеп уздылар. Алай да котлары ботларына җиткән иде.
Ләкин батыр йөрәкле малайлар, әллә ничә тапкыр куркыныч Шүрәле чокырыннан узып, урманга барса да, абаганың чәчәк атканын күрмәде. Алар күренмәс кешеләргә әверелә алмады.
Соңыннан Минтимер белде: абага ул чәчәк атмый, споралар, хлорофиллар һәм тамыр бүленүе белән үрчи икән. Минтимернең өмете киселде, күңеле төште. Матур әкият, маҗаралар вәгъдә итә торган гүзәл риваять җимерелде. Малай олыгаеп киткәндәй булды, ул тагын да җитдиләнде һәм шуннан соң беркайчан да тормышка ашмас хыяллар белән матавыкланмады. Аның вөҗүденә, бәдәненә, зиһененә прагматиклык, аек акыл белән фикер йөртү рәвеше салынган иде инде.

Кече ураза

Әбиләр җәйге челлә вакытында да, урак урганда да, печән чапканда да ураза тотуларын өзмәде. Бичаракайлар утызар сутый арыш урганда да, никадәр кибеккән, сусаган булсалар да, авызларына бер тамчы су капмыйча, бер бөртек арыш-бодай ашамыйча, кайберләре һуштан язып егылгаласа да, уразаларын бозмады. Савап өчен, Аллага инанган өчен, оҗмахка керер өчен, алар шушы җәзаларны кичкән, күрәсең.

Малайларның да ураза тотканы бар.

Шулай бервакыт, Шүрәле чокырын узып, алар урманга җиләккә китте. Миңкәй җиләкчеләр арасында иң чосы, иң остасы иде. Аның савыты иң алдан тула. Моның сере бар. Җиләк исе бөтен аланны тутырган, савытка салганы тагын да ислерәк, малайларның түземсезләре иң башта җиләкне савытка түгел, үз авызына сала. Беттең! Син инде савытыңны тутыра алмаячаксың. Хуш исле тәмле җиләкнең өзеп алган берсе синең авызга кереп барачак. Берне кабам, икене чиләккә салам дип җыйсаң да булмый. Нәфес үзенекен итә, җиләк үзеннән-үзе авызга кереп китә.

Ачыккан балага бу үзенә күрә ураза, тыйлыгу, нәфесеңә юл куймау сынавы була килде. Нәфесеңне тыя белү сине күп бәлаләрдән коткарачак, ул синең холкыңны ныгытачак. Нәфес – шайтан ул, һаман котырта, берне генә кап, тагын берне генә аша, ди.

Шуңа күрә кагыйдә бик кырыс: савытыңны тутырмыйча торып, бер генә җиләкне дә авызыңа аткарма! Юкса җыйган җиләгең савытыңның төбен дә күммәячәк. Савытыңны мөлдерәмә, түбәләмә итеп тутыргач, күзең күргән җиләк синеке, рәхәтләнеп аша.

Җиләк белән тулган чиләгеңнең өстен мәтрүшкә учмасы белән каплап куясың. Җиләк түгелмәсен өчен дә, кояш эссесеннән саклау өчен дә. Түбәләмә тулган чиләк белән өйгә кайтып керүгә үк өйдәгеләр:

– Һай, Минтимеребез җиләкне күп җыйган! – дип, аны мактап каршы ала.

Сабыйга шуннан да зур сөенеч бармы икән! Кылган эшеңне күреп, мактау сүзе әйтсәләр, бигрәк тә рәхәт булып китә.

Тулы савыт белән мәтрүшкә учмасын күргәч, әнкәсе:

– Менә хәзер җиләк белән мәтрүшкәле чәй эчәрбез! – диде.

*****************************************************

Романның дәвамын сайтыбыздан күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *