Укучыларыбыз иҗаты

22.02.2018

Соңгы балкыш


Чиләкләрен күтәреп, сөт тапшырырга чыккан хатыннар аптырашта калды: шактый көтсәләр дә, тыкрык башыннан атын әкрен генә юырттырып килүче Җирән Әхмәт күренмәде. Ни булды икән, нишләп аларның гел вакытында килә торган сөт җыючылары бүген юк соң әле?

– Гөнаһ шомлыгы, бер дә болай булмый торганые… — дип, Хәмдүнә җиңги сораулы карашын әле бер күршесенә, әле икенчесенә күчерде, әйтерсең, алар аңардан күбрәк беләләр…

Шулвакыт тыкрыктан Җирән Әхмәт үзе күренде, күзләре әлҗе-мөлҗе генә күрүче Рәхиләттәйгә кадәр аны танып алды, чөнки Әхмәт абзыйның чәчләре, бала-чага үртәп ирештергәнчә, «рыжий, рыжий, рып-рыжий», ә бите тулы эре-эре сап-сары сипкел… Кояштан туса да бу кадәр үк булмас, билләһи-валлаһи. Чосрак бичәләр тел яшереп тормыйлар, үзенә үк Җирән Әхмәт дип дәшәләр. Хәер, ул моны шулай тиеш дип кабул итә, тамчы да рәнҗеми. Бөтен авылга берәү бит ул.

Тик бүген хатыннарның бер генә дә шаяртасылары килмәде. Әхмәтнең җитди, борчулы йөзе һәм атсыз гына килүе сәбәп булды моңа. Гел шат күңелле, көләч йөзле Әхмәтне алыштырып куйганнар диярсең. Хәтта җирән чәчләре, мыегы да каралып киткәндәй тоела.

– Кешедән дә акыллы иде бит атым, күзгә генә карап торадырые. Андый ат бөтен мирда булмас…

Әхмәт куллары белән башын учлап тотып, эскәмиягә барып утырды. Хатыннар да пошаманга төште, аны кызганудан ни әйтергә дә белмичә тора бирделәр. Ниһаять, ат асраган Миңлебай бабайның карчыгы Сабирәттәй сүз катасы итте.

– Алай да бик бетеренмә әле, кем, Әхмәт, хайван бит ул, бәйләп-нитеп куймагач, сызгандыр арт яклап кына басуга. Кайтыр, кайтыр, җугалмас, Алла боерса, ат энә түгел… Әнә безнең Бөркет…

Карчыгының сөйләп беткәнен көтәргә тәкате калмаган Миңлебай бабай үзе сүзгә кушылды.

– Бу заманда ышанып булмый, кем, Әхмәт туган, куркытып әйтүем түгел, хәзер шашлыкка дип этләргә кадәр алып китәләр. Төнгелеккә ябарга кирәк иде, кем инде шулай бәйләми-нитми атын әллә кая, җәһәннәмгә куя… Рәҗе шулай ярый?..

Үз гомерендә кешенең сыңар әйберен дә алмаган Әхмәтнең Миңлебай бабай белән килешәсе килмәде. Күңеленә шик корты кертергә теләмичә:

– Кит әле, булмас, Миңлебай бабай, ат хәтле ат урларга кемнең кулы барсын? — дип башын чайкады.

– Төнлә тавыш-мазар дә ишетелмәдемени соң, Ходаем? — дип сорыйсы итте Хәмдүнәттәй.

– Кичәгенәк бәрәңге бакчасында Галимә җиңгәгез белән теге төртенгере жукларны чүпләп җык булдык, оҗмахка киткәндәй җоклаганбыз.

– Соң, болай борлыгып утырып булмый бит инде, эзләргә, су буйларын, басу, тау тирәләрен караштырырга кирәк, — диеште һаман күбәя барган урам халкы.

– И, апакайларым, җан кисәккәйләрем, мин бөтен якын-тирәне айкап чыктым бит инде, җук малкаем, җук, суга төшкәндәй җук булды…
Җирән Әхмәтнең аты югалгач, авыл бигрәк күңелсезләнеп калды. Бичәләр дә, иртән сыерларын капкадан гына чыгарып җибәрәләр дә, кереп китү ягын карыйлар. Шулай да җиз башлы Әхмәт үзе йә аты Йолдыз күренмәсме дип, тыкрык ягына күз салмыйча калмыйлар.

* * *

Ай яктысы якты, йолдызлар җем-җем килә, чалт аяз төн. Су сөлеге кебек җитез ике егеткә абзар артындагы туры лапаста печән чемченүче Йолдызны алып китүе бер дә кыен булмады. Әхмәт абзыйсының атына ипи каптыруын күргәне бар иде Раилның, шуңа ул үзе дә, ахирие Рузил дә кесәләренә ипи кисәкләре тутырдылар. Ипигә алданды Йолдыз: кешеләр якынлашуын тоеп, сискәнеп, колакларын торгызды, әмма шулчак борынына тәмле ипи исе килеп бәрелде.

– Мә, Йолдыз, мә.

Күрше егете Раил тавышы иде бу. Ат тынычланды, пошкырып куйды да йомшак иреннәре белән икмәккә үрелде. Ул да булмады, Рузил циркачлар җитезлеге белән ат муенына йөгән кидереп тә куйды.

Ипи кисәкләре каптыра-каптыра, алар, атны йөгәненнән җитәкләп, бакча сукмагы буйлап су буена төштеләр. Ә анда кечкенә инешне аркылы чыгасы да ике йөз метрлап ара үтәсе, аннары урман — күп нәрсәләрне, адәм балаларының күп хилафлыкларын яшергән урман башлана.

Урманга барып җиткәнче артык тавыш чыгармаска, сөйләшмәскә тырыштылар.

Шактый ара үткәч, үзләренә җан керде тагы.

– Карале, Раил, гел мач килеп тора, малай, беркем сизмәде, беркем күрмәде.

– Шулаен шулай да, ашыктык, парин, ашыктык, синең сүзеңә карап… Башта атны сатып алучы табарга иде, ә болай без аны кая куябыз?!

– Нәрсә котың ботыңа төште, сатып алучы табылмый димени шундый атка, эһ тә итми табабыз аны, бер унике меңгә сатып җибәрсәк, алтышар мең. Ния, эчне тишәмени?

– Башта сат әле, аннан шапырынырсың, җарпач…

Раил белән Рузил шулай сөйләшә-сөйләшә, шактый ара уздылар. Күндәм

ат та ризасызлык күрсәтмичә атлавын белде.

Раил белән Рузил һөнәрчелек училищесында укый башлагач дуслаштылар. Акчалы егет ул Рузил, кызларны сыра белән сыйларга да, модалы киенергә дә мөмкинлеге бар: кыйммәтле джинсы чалбар, күн куртка… Югыйсә ул да авыл малае, тик икенче районнан. Ә Раилның… Кая инде аңа җитәргә.

Көннәрдән беркөнне Рузил Раилга сүз катты, күрәсең, читтән генә үзен гел күзәтеп йөргәнен сизгәндер:

– Акча эшләргә өйрәтимме, парин?

Раил «ничек?» дигәнен сизми дә калды.

– Сезнең авылда төнлә кешеләрнең каз-үрдәкләре, күркәләре, сарыклары югаламы?

– Каян белим мин, тикшереп йөрергә ментмы әллә?

Шуннан соң гына нәрсәдер аңына барып җитте:

– Нәрсә, кош-корт урларга котыртмакчы буласыңмы, юк инде, бур исеме күтәреп йөрисем килми әле, аннары, каз урлап кем баеган? Ат дисәң, бер хәл инде.

– Кызык кеше син, Раил, кем сине мәҗбүр итә, не хочешь — не надо. Вообще-то шәп идея әйттең бит әле — ат. — Ул, шәп дигәнне аңлатып, баш бармагын тырпайтып күрсәтте. — Элек бит атаклы ат караклары булган, без дә шулар кебек, төнлә урлап алып китәбез дә сатабыз. Менә сиңа акча. Шиты-крыты, беркем бернәрсә белми.

Рузил бәхет кошы тоткандай, йотлыгып, дәртләнеп сөйләде дә сөйләде. Бур исемен күтәрәсе килмәгән Раилның да башына уй төште. Аның бит унсигез яшенә җитеп, җүнле акча тотып караганы да юк, ә монда… меңәрләп?!

– Ә мин каян ат алырга икәнен беләм, — дип кычкырып җибәрде ул. — Безнең күрше Әхмәт абзыйларның Йолдызы абзар артында гына, лапасларында төн чыга, атым саф һавада ял итсен, кыш көне абзарга керергә өлгерер әле, ди Әхмәт абзый…

Күрше авылда практика үтүче «механизатор» егетләрнең төнлә Раиллар авылына килеп Йолдызны алып китүен беркем дә сизмәде дә, күрмәде дә.

* * *

Таң атканчы, иртәнге савымга хатын-кызлар уянгалаганчы егетләргә кайтып җитәргә кирәк, алар басуга барырга тиеш. Шуңа атка атланып барырга булдылар.

– Рузил, ә без Йолдызны хәзер кая куябыз соң? Әле бит сатып алучы юк?..

– Әйе шул, аны авылга алып кайта алмыйбыз, шунда ук, нинди ат бу дип, теңкәгә тиячәкләр…

– Нишлибез соң? — Раил чын-чынлап шүрли калды.

– Ә-һә, уйлап таптым! Ну баш үземдә, баш түгел, Министрлар советы! Әйдә, урман эченәрәк керәбез дә берәр агачка бәйлибез дә куябыз, сатып алучы тапкач та килеп алырбыз…

– Давай, шулай эшлибез.

Ике авыл арасы җиде-сигез чакрым булыр, үзләре практика үткән авылга җитмәс борын, алар атны урман читендәге юлдан эчкә бордылар да, тагы да эчкәрәк, куерак җиргә керергә теләп, Йолдызны куалауларын белделәр. Ат сыртыннан төшәргә туры килде үзләренә.

– Рузил, җитәр булмаса, әле җәяү кайтасы да бар бит.

– Ярар, акчаны шулай эшләп алалар аны, нибуч кайтырбыз, берни дә булмас. Якын калдырсаң, кеше-мазар күрүе бар, атны дим, аннан акча тү-тү…

– Ансы шулай инде.

Егетләр тагы да эчкәрәк керделәр.

– Хәзер печән әзерләп бетерделәр, кеше бик йөрмәс… Рузил, кара әле нинди каен агачы, әйдә шуңа йөгәненнән бәйләп куйыйк. Торсын әлегә шунда.

Кара төн уртасында ике егет атны, ычкынып китмәсен тагы дип, йөгәненнән урый-урый агачка бәйләп куйдылар да, фатир хуҗабикәсе сыер саварга торганчы, авыл ягына ашыктылар.

Егетләр ах-ух килеп фатирларына кайтып кергәндә, офыкта таң беленә иде инде. Хуҗабикә: «Йөрисез дә инде, төн убырлары», — дип сукранып алды, аны ишетүче дә, җавап кайтаручы да булмады. Төн убырлары бер-ике сәгатькә булса да юрган астына чумдылар.

* * *

Колхозда урып-җыю эшләре кызганнан-кыза барды, практикант егетләргә дә трай тибеп йөрү мөмкинлеге булмады — рәис каты, урак чорында һәр минут кадерле дип тукып кына тора. Җитмәсә, Раил белән Рузил хәзер икесе ике басуда. Атны кайчан барып алырга, кая, кемгә сатарга дип, аерым-аерым баш ваталар. Раил Рузилнең котыртуына бирелүенә үкенә дә башлады. Үкенерсең дә шул. Кичә эштән соң, арыган булса да, атны карап кайтмакчы булды ул. Кем белә, монда тиздән кулга акча керәчәк дип, хыялланып, ымсынып йөрерсең, ә анда атыңны алып киткән булырлар. Калырсың аннан әппәр итеп, калды муен серәеп дип.

Әнә шундый уйлар белән урманга китте Раил. Монда да, үз авылларындагы шикелле, ерак та түгел каенлык башлана, ул эчкәрәк кергән саен куерганнан-куера бара. Раил урманга бик тиз барып җитте һәм… аптырап калды: кай тирәдән кереп, атны кая бәйләделәр соң әле? Бу урманны бөтенләй белми бит ул…

Егет исәңгерәп торды: каян, ничек табарга бу Йолдызны?!. Берничә урыннан эчкәрәк кереп-чыгып, тагын кереп карады. Әмма ат түгел, тояк эзләре дә күренмәде…

Ул, коты алынып, фатирына кайтты һәм изрәп йоклап яткан Рузилне җилтерәтергә тотынды:

– Рузил дим, тор, мужыт синең исеңә төшәр, мин атны кая бәйләп калдырганыбызны белмим. Тор дим, йокы тәпәне, мин барып эзләп карадым, тапмадым…

– Кит әле моннан, торып берне манганчы… Күрше авылыгыз урманын син белмәгәнне мин каян белим?!

 

 

Зәйфә САЛИХОВА.

Башкортстан, Бәләбәй


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *