Истәлекләр

10.02.2017

Энә түгел, китап!


Арабызда шундый кешеләр була – алар мәңге яшәр кебек, һәрвакыт янәшәбездә булыр кебек тоела. Бу, күрәсең, аларның тормыштагы активлыгы, бик күп мәсьәләләрне хәл итә белүе, дөнья куласасын нәкъ менә алар әйләндергәненә ышануыбыз сәбәпле шулай тоеладыр. Туфан абый әнә шундый кеше иде. «Туфан абый үлгән!» дигән хәбәр бер мизгелгә миңгерәйтеп җибәрде: Ничек инде? Ул үләргә тиеш түгел иде бит! Аның үләргә хакы юк иде! Аннан башка безнең дөнья куласасы ничек әйләнер? Тик… фани дөньяда беркем дә мәңгелек түгел, һәм Туфан абый да…

Татар илендә аны һәркем яхшы белә, ул үзе дә һәркемне белә кебек. Дәүләт Советы сессияләре трансляциясен дә кешеләр күбесенчә Туфан абый ни әйтер икән дип, калдырмый карарга тырыша. Театрларга да аның спектакльләренә сөенә-сөенә кат-кат йөри. Базарларда очраганда, үз хәл-әхвәлләре белән уртаклашып калырга омтыла. (Ә Туфан абый, үзе әйткәнчә, кешеләр белән аралашу өчен базарда йөрергә бик ярата.) Ул һәркемгә ачык, ачык кына да түгел, аның белән аралашу рәхәт, иң якын туганың белән очрашып сөйләшкәндәй буласың.

Туфан абыйның 70 яше уңаеннан бугай, «Ялкын»да аның белән әңгәмә урнаштырырга җыендык. Мин аның янына Дәүләт Советына бардым. «Әңгәмә итеп маташма, үз исемеңнән яз, син мине яхшы беләсең бит», — диде ул. Белүем шул инде – төрле очрашуларда бергә туры килү, әдәби сәяхәтләрдә катнашу, китап-журнал хәлләре турында аягөсте генә фикерләр уртаклашып алу.

Хәтеремдә, Нәҗибә апа турында журналга язма әзерләү өчен, фоторәссамыбыз Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән аларның өйләренә бардык. Туфан абый өйдә юк иде. Рөстәмебез исә, фоторәсемнәрен хыялында иҗат итә-итә, күлмәкләрен алыштырта-алыштырта, фоннарны үзгәртә-үзгәртә, актриса апабызны өч-дүрт сәгать буе фотога төшерде. Кая ди анда миңа үземә тиешле материалны туплау! Ул кайтып киткәч кенә эшкә керештем. Берзаман Туфан абый да кайтты, авылда булган икән – яңа суелган ит алып кайткан, мине аш пешкәнче дә калдырдылар. Күчтәнәчкә ит тә биреп җибәрделәр. Мәзәктәгечә килеп чыкты инде бу – бер авыл апасы күрше әбигә мунчага әйтергә кергән дә кунып кайткан, имеш.

Туфан абыйның ахыргача авыл җанлы булып калганын да беләбез. Ул үзенең оныкларын да авылны, авыл хезмәтен яратырга өйрәтә иде. «Оныгым Данияр белән бәрәңге утыртабыз шулай, — дип сөйли Туфан абый. – Күрәм, җирдә казынасы килми, җиңел генә яшисе килә. Болай бәрәңге утыртып маташу нигә инде, аны сатып алып та була, бу бит — экономически невыгодно, ди миңа. Ә миңа сине тәрбияләү, сиңа акча бирү дә экономически выгодно түгел бит, дим. Эндәшми, алай дигәч».

Язучы абый белән Болгар җыенына, Балтач районының Сасна авылына — Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә дә бер төркемдә барырга туры килгән иде. 2000 елда Татарстан язучылары һәм журналистларының зур төркемен Пермь өлкәсе татарлары кунакка чакырдылар. Очрашулар Барда районында башланып, аерым төркемнәр белән төрле район, авылларда дәвам итте. Җирле халык янына барып җиткәнче, мондый сәяхәтләр бер-берең белән аралашудан башланып китә бит инде. Без дә шулай поездның плацкарт вагонында әйбәтләп урнаштык. Поезд кузгалып китәргә дә өлгермәде, вагонга чукрак-телсезләр (чыннан да шулайдырмы) килеп кереп, өстәлләребезгә энә җыелмасы, кәтүк-уймак ише вак-төяк таратып үтте, бераздан, ишарәләр белән аңлатып, шулар өчен акча җыярга керештеләр. Аларны кем алды, кем алмады инде. Вагон «сәүдәгәр»ләрдән бушауга, Туфан абый урыныннан кузгалды да өстәл саен үзенең нәни генә «Робагыйлар» китапчыгын таратырга тотынды. Ә үзе, тегеләрнеке төсле ишарәләр белән, акча сорагандай кылана. Без, дәррәү көлешеп, кесәләрдә, акча янчыкларында кармалана башладык. Билгеле инде, бу «сәүдәгәребез» ахырда анысыннан баш тартты. Бүләк булып калды безгә китапчыклар. Аның каравы, һәрберебезгә автографлар язылды. Миңа, мәсәлән, Туфан абый болай дип язган иде: «Фәйрүзә! Мин дә кеше ләбаса, минем дә графоман булырга хакым бар. Сиңа җан тынычлыгы, сүнмәс иҗат ялкыны теләп, М.Туфан. 2.04.2000».

Туфан абый белән соңгы «йолдызлы» очрашуыбыз «Яңа Гасыр» телевидениесенең «Башваткыч» тапшыруында булды. Анда Туфан абый, Луара Шакирҗанова һәм мин көч сынаштык. Җанатарлар итеп университетның тел-әдәбият факультеты студентларын чакырганнар иде. Кроссворд татар әдәбияты, мәдәниятенә нигезләнеп төзелгән, алай да шактый баш ватарлык сораулар килеп чыккалый. Туфан абый алдан ук: «Мин җавап бирә дә алмам, менә кызлар уртасында басып торыр өчен килдем әле», — дип шаярткан булды. Чынлыкта ул күбесенчә безгә юл куйды бугай, югыйсә, бигрәк тә театрга кагылышлыларына ул җавап тапмаслык идеме соң инде! Бик аз гына аерма белән мин — беренче, Луара икенче урын алды. Мәхәлләдәге дини җитәкченең мөхтәсиб, «Кыйссасел-әнбия»не язган төрки язучының Рабгузи икәнлеген безгә студентлар әйтеп бирде. Ахырда, һәркайсыбызга үзебезгә тиешле бүләкләр эләккәч, Туфан абый үз бүләген — өстәл лампасын – Рабгузины белгән студент кызга тапшырды.

Әнә шундый кыска гына очрашуларыбыз турында сагынып сөйләргә генә калды.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,
шагыйрә


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *