Әдәби берләшмәләрдә

09.02.2017

Яшәү мәгънәсе


11

Яшәүнең мәгънәсе нидә?
Шул сорау борчый һаман.
Йокысыз үткән төннәрнең
Шәмнәре булып янам.

Берәү әйткән: көрәштә, дип,
Бардык аның артыннан.
Офыкларның аръягында
Гөлбакчалар бар сыман.

Берәү әйткән: тормышта, дип,
Яши халык төрлечә.
Кемнәр йөзә балда-майда,
Кемдә кайгы бер мичкә.

Яшәү мәгънәсе шундадыр,
Тынгы белми һич йөрәк.
Яшәү мәгънәсе – мәгънәсен
Эзләүдә булса кирәк.

Лилия ГОЛЕМОВА

*********************************************************

«Казан утлары» журналының 10нчы (октябрь, 2015) санында басылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *