Драма

08.02.2017

Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!


247

Ике пәрдәле комедия

Катнашалар:

В ә с и м ә
В ә с и м
ир белән хатын.
С ә л и м ә
Х ә т и м ә
авыл хатыннары.
Г а л и я б а н у — авыл карчыгы.
А й с ы л у — авыл кызы.
С и х е р ч е к а р ч ы к .
В а р в а р а — балалар бакчасында тәрбияче.
Х ө л л и я
Н а т а ш а
Ш а р л о т т а
«аллар».
« Б о м б а »
« П о п к а »
« М и с с П и п и с »
тәтәйләр.
Л ә л и я
М а ш а
кеше хокукын яклаучылар.
Э л и з а б е т
Г у з е л ь к а
Н а т а ш е н ь к а
балалар.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.

Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават. Күктә ай һәм йолдызлар. Айга эленгән бауда Вәсим белән Вәсимәнең бергә кочаклашып төшкән рәсеме эленеп тора. Сәхнә өстендә тар гына экран. Анда сәхнәдә барган вакыйгаларга комментарий рәвешендә икеюллыклар язылып бара. Вакыйга башланыр алдыннан экранда:

Куйдык та сыртны сыртка,
Пешердек тозсыз ботка,

дип язылган. Караватның ике ягында сыртны сыртка куеп ир белән хатын — Вәсим белән Вәсимә утыра.

В ә с и м (авыз эченнән көйләп).

Былтыр җуйган балдагымны
Быел таптым утлыктан.
Җырлыйсым килеп җырламыйм,
Җырлыйм хатын юклыктан.

(Вәсимәгә таба борылып.) Әйт инде берәр сүз.

В ә с и м ә . Җырла, җырла. Оятсыз. Янында хатыны утыра, хатын юк, ди.

В ә с и м . Дәшмисең бит, сөйләшмисең бит. Мин сине юк дип торам.

В ә с и м ә . Юктыр шул. Сөйрәлчекләр янында йөргәч, хатын юк булып күренәдер.

В ә с и м . Сөйрәлчек дип бүтән хатыннарны мыскыл итмә, Вәсимә. Алар да бит синең җенестәшләрең. Сөяркәләр диген.

В ә с и м ә . Үртәмә. Миңа сөяркә ни, сөйрәлчек ни. Мир үгезе.

В ә с и м . Алай түгел ул, Вәсимә. Сөяркә хатын кебек үк күңелгә якын була. Үзең кебекләрне мыскыл итмә.

В ә с и м ә . Минем кайчан сөйрәлгәнем бар?

В ә с и м . Алла диген, Вәсимә. Дөнья бу. Ярый ла синең менә дигән ирең бар.

В ә с и м ә . Синме ир?

В ә с и м . Кем соң?

В ә с и м ә . Әйтер идем инде…

В ә с и м . Син әйт, Вәсимә. Барысын да әйт, мин белеп торыйм. Ир түгел дисең инде? Син, Вәсимә, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә. Уйлабрак әйт. Үзең мир үгезе дисең, үзең ир түгел дисең. Сөяркәләрең дисең, үзең ир түгел дип әйтәсең. Ир булмаган ирнең сөяркәләре буламы?

В ә с и м ә . Көлмә миннән. Җитеп килә торган кызларың бар. Оялмыйсың да, һаман сөйрәләсең.

В ә с и м . Әйдә болай сөйләшик, Вәсимә. Син минем кебек оятсыз белән торма, аерып җибәр. Үзеңә менә дигән ир тап.

В ә с и м ә . Бик кирәкләре бар. Барыгыз да бер иш. Кулымнан килсә, бөтенегезне кырып бетерер идем. Берегезне дә калдырмас идем җирнең йөзендә.

В ә с и м . Бөтенебезне дә димә инде. Арабызда әйбәтләребез дә бардыр… Мин дә ул кадәрле үк начар түгел инде.

В ә с и м ә . Сине беренче булып юкка чыгарыр идем.

Эленеп торган карточканың алдын артка әйләндереп куя.

В ә с и м . Карточкадан үч алма.

В ә с и м ә . Тормасын җан көйдереп.

В ә с и м . Рәхмәт, Вәсимәкәй. Ләкин булып чыкмый ниятең. Ирләрсез яши алмый хатын-кыз.

В ә с и м ә . Яшәмәде ди, көтеп тор. Әнә Сабира апа әйтә, ирдән котылгач, рәхәтләнеп яшим, ди.

В ә с и м . Сандугачым…

В ә с и м ә . Әйтмә миңа сандугачым дип.

В ә с и м . Карлыгачым…

В ә с и м ә . Мыскыл итмә, диләр.

В ә с и м . Ярый алайса, сандугачым да димәм, карлыгачым да димәм, чыпчыгым диярмен. Менә нәрсә, чыпчыгым, синең рәхәтләнеп яшим дигән Сабира апаң беркөн миңа әйтә — бер генә кочакла әле, Вәсим, ди.

В ә с и м ә . Алдашма. Кирәгең бер тиен.

В ә с и м . Ярый инде алайса. Бер тиен тек бер тиен. Хәзерге тиенне җирдә ятса да иелеп алучы юк. Шулайдыр инде без дә. Ничек соң сине бәхетле итәргә, Вәсимәкәй? Син, әйдә, болай эшлә. Ходайдан сора, и Алла, бу дөньядан ир дигән хайваннарны юк ит, үзебез генә калып рәхәтләнеп яшик, диген.

В ә с и м ә . Авызың ерма, сорармын да шул.

В ә с и м . Юк, Вәсимәкәй. Алла андый этлекне эшләмәс. Ни әйтсәң дә, ул безне алдан яраткан. Аннан соң безнең кабыргадан — сезне. Син иң яхшысы — сихерче карчыклардан сора. Алар явыз. Алар сине тыңлар. Мин бетәргә риза үзе. Әйдә, икәү бергә чагында ятып сөйләшик. Мин сине кочагыма алырмын, син шунда ирләр кирәкми, диярсең. (Ята.)

В ә с и л ә . Якын киләсе булма, орынасы булма. (Вәсимгә аркасын куеп ята. Серле музыка астында серле утлар сәхнәдә хакимлек итә. Ай дерелди, йолдызлар сикерешә. Сәхнә яктырганда, Вәсимә ялгызы гына караватта ята. Вәсим яткан урынны капшап карый. Вәсим булмагач, торып эзләнә.) Әй, кайда син? Вәсим! Вәсим, дим.

Экранда язу:
Ирләр бетсен, үлсен, катсын,
Хатыннар чәчәк атсын.

Сихерче карчык пәйда була.

С и х е р ч е к а р ч ы к . Вәсим юк. Ирең юк.

В ә с и м ә . Ничек юк? Син кем?

С и х е р ч е к а р ч ы к . Мин бөтен җир шарындагы сихерче карчыкларның президенты. Кичә сезнең ишегалдында безнең җыелышыбыз булды. Көн тәртибендә сезнең теләкне тикшерү иде. Озакка сузылган фикер алышулардан соң, сезнең теләкне канәгатьләндерергә булдык.

В ә с и м ә . Нинди теләк?

С и х е р ч е к а р ч ы к . Кулымнан килсә, бөтен ирләрне дә кырып бетерер идем, дидегез. Дидегезме?

В ә с и м ә . Дигән идем.

С и х е р ч е к а р ч ы к . Дисәгез, шул: теләгегез үтәлде. Җир шарында һәм космоста бөтен ир заты юкка чыгарылды.

В ә с и м ә . Ничек?

С и х е р ч е к а р ч ы к . Сихер көче белән. Рәхәтләнеп яшәгез, Вәсимә ханым.

В ә с и м ә . Туктагыз әле…

С и х е р ч е к а р ч ы к . Туктарга ярамый безгә. Без һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сихерчеләр илендә сездәгечә түгел. Бездә барысы да уйланылган. Без сүзләребезне уйлап сөйлибез. Сүзебезне төгәл үтибез. Бездә кризис-мризис юк. Бездә барысы да модернизацияләнгән һәм структуризацияләнгән. Бездә сездәге шикелле бюрократизм юк. Хушыгыз. (Югала.)

Вәсимә, сәхнәнең төрле ягына барып карана. Тыңлый. Җир шарындагы хатынкызларның шатлыктан көлгән тавыш лары яңгырый. Күрше хатыны Хәтимә керә. Аның белән бергә экранда:

Тыныч ашаган ашым
Юк янымда алкашым,
дигән язу языла.

Х ә т и м ә . Вәсимә, минеке сезгә кермәдеме ул? Иртә таңнан чыгып югалды, заразы, дуңгыз прачункасы.

В ә с и м ә . Синеке түгел, үземнеке дә юкка чыккан әле.

Х ә т и м ә . Бергә киткәннәр микәнни? Алай дисәң, синеке минеке кебек дуңгыз урынына эчми дә инде. (Һавада «Уррадигән хатынкыз тавышлары яңгырый.) Син ишетәсеңме, нәрсә кычкыралар анда?

В ә с и м ә . Сихерче карчыкның әйткәне дөрес булып чыкты, ахрысы.

Х ә т и м ә . Нинди сихерче?

В ә с и м ә . Иртән торсам, каршымда бер карчык тора. Бөтен ирләрне бетердем, ди, хатын-кызлар гына калды җир шарында, ди.

Х ә т и м ә . К и т ә л е ! Н и ш л ә п икән?

В ә с и м ә . Кичә Вәсимгә ачуым чыккач, бөтен ирләрне бетерер идем җир шарындагы, дип теләк теләгән идем, шул теләгең үтәлде, ди.

Х ә т и м ә . Кит аннан!.. Чынмы икән?

В ә с и м ә . Юк бит, синеке дә, минеке дә юк.

Х ә т и м ә . Ходаем, шундый бәхетнең дә килер көне булыр микәнни? (Каранып.) Кара, чыннан да урамдаир заты күренми. Тукта, Санияләргә кереп чыгыйм әле, аның хөрәсәне нишләде икән. (Чыгып чаба.)

В ә с и м ә . Кара, көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу. Нишләргә икән? Кызык булып китте бит әле. (Җырлый.)

Мондый көнне күрер көн дә булыр икән,
Тормышыма бәхет ташып тулыр икән –
Ир дигән азгыннан котылдым,
Ялгыз башым — тыныч колагым дип кенә
Үз җаема, үз көемә ипләп кенә
Рәхәттә яшәргә тотындым.

Кайчан кайтып керер икән бу азгын дип,
Кайсы кошны тотты икән бу козгын дип,
Ут йотып ятмамын төннәрен;
Бәхетемне шатлыгыма төйнәп кенә,
Җырлап кына, көен көйгә көйләп кенә
Рәхәттә үтәрдер көннәрем.

Х ә т и м ә (атылып кереп). Валлаһи, дөрескә чыкты әйткәнең, Вәсимә, Саниянең дә ишәге юкка чыккан, Әминәнең дә сарыгы югалган. Сөенеп туялмый Әминә. Аерылам, аерылам дип яшәдем шул сарык белән, ди. Рәхмәт яусын Вәсимәгә, ди. Авыл тулы өйләнмәгән егетләр иде, урам этләре кебек өерелеп йөриләр иде, берсе дә күренми. Чыннан да, кая олактылар икән алар?

В ә с и м ә . Үле гәүдәләре дә күренмиме?

Х ә т и м ә . Ю-ук, күренмәве яхшы да әле аның. Күмеп мәшәкатьләнер идек. (Көлешәләр.)

Сәлимә керә.

Экранда язу:

Мохтаҗ түгел ир-атка,

Сезнеке булган чакта.

С ә л и м ә . Карале, кызлар, ирләр юкка чыккан, диләр, дөрес микән? Карагыз әле, законный ирләр генә бетте микән, законный булмаганнар калды микән?

Х ә т и м ә . Өметләнмә, Сәлимә, бетте килгән-киткән мужикларың.

С ә л и м ә . Ир бетсә дә, сөяркә бетми ул, җаным.

В ә с и м ә . Вәсимгә дә өметең сузма, югалды.

С ә л и м ә . Юкка шикләнәсең, Вәсимә, синекенең кунганы булмады.

Х ә т и м ә . Синдә кунмаган ир булды микән.

С ә л и м ә . Аллага шөкер, анысы. Тагын да кунарлар әле. Болай гына юри генә әйтәләрдер әле, бетмәгәндер ирләр. Ирләр бетсә, дөнья бетә ич.

Шулвакыт «Тыңлагыз! Тыңлагыз!» дигән тавыш яңгырый.

1 т а в ы ш . Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли. Мәскәү вакыты белән сигез сәгать кырык минут.

2 т а в ы ш . Говорит Москва. Московское время восемь часов тридцать минут.

С ә л и м ә . Карале боларны. Икесе ике төрле сөйли. Казан кырык минут ди, Мәскәү утыз, ди. Әллә Мәскәү безгә вакытны бераз арттырганмы?

Х ә т и м ә . Тукта, тырылдама, тыңлыйк.

1 т а в ы ш . Казан сөйли. Бүген иртәнге сәгать алтыда бөтен җир шарында ир җенесеннән булган затлар юкка чыкты. Бары тик хатын-кыз җенесеннән булган затлар гына калды.

2 т а в ы ш . Сегодня в шесть часов утра на всей территории земного шара ликвидирован мужской род. Остались только особы женского рода.

С ә л и м ә . Мәскәү әйткәч, дөрес булып чыкты алайса. Мәскәү белми сөйләмәс. Аның ялганы да дөрескә охшаган. Этлек ишетәсең килсә, Мәскәү радиосын тыңла. Ходаем, нишләрбез икән ирләрсез.

В ә с и м ә . Нишләрбез икән димә, нишләрмен икән диген.

С ә л и м ә . Аллага шөкер, мин ичмасам күрәсен күреп калдым. Бетсәләр дә, үкенечкә калмады. Үкенечкә калмады. Китим әле, берәрсе берәр җирдә посып калмады микән. (Чыгып китә.)

В ә с и м ә . Сөйрәлчек.

Х ә т и м ә. Шулар аркасында бозылды да инде дөньясы. Алар булмаса, син дә теләк теләмәгән булыр идең. Карале, күрше, кемнәр ул тегендә? Әллә бүген берәр бәйрәмме?

Экранда язу:

Үзебез үзебезгә

Кирәкми ирләр безгә.

Ал төстәге флаглар, лозунглар күтәргән бер төркем хатын-кызлар керә. Лозунгларда: «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!», «Яшәсен хатын-кыз белән хатын-кыз мәхәббәте!», «Ал төс — затлы төс!» дигән язулар. Төркем Вәсимә каршына килеп җиткәч, сафларга тезелеп җыр суза.

Без котылдык безне басып торган,
Безне изгән ирләр затыннан.
Без әйткән сүз — безнең девизыбыз:
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Безнең байрагыбыз ал төстә —
Ал төс балкып торсын һәр төштә.

Җыр тәмамлангач, төркемдәгеләр Вәсимә алдына чәчәкләр сибәләр.

Х ө л л и я (алга чыгып). Хөрмәтле Вәсимә! Сез җир йөзеннән ирләр дип аталган котсыз, шыксыз, кыяфәтсез, шөкәтсез, килбәтсез, мәнсез, рәтсез, нурсыз, йогышсыз, көшпәтсез, мөрәвәтсез затларны кырып-себереп ташлап, бөек эш эшләдегез. Бу гамәлегез безне чиксез шатландырды, куандырды, сөендерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче аллар исеменнән сезгә зур рәхмәт. (Вәсимәне үбеп ала.)

Н а т а ш а (Хөллияне алыштырып алга чыга). Дорогая наша подруга Васима! Уничтожив безобразный род человечества — мужчин, вы сделали огромное дело. От имени всех розовых вам огромное спасибо! (Вәсимәне үбеп ала.) А вы очень сладкая, Васима.

В ә с и м ә . Туктагыз әле, сез кемнәр?

 

*******************************************************

Комедиянең дәвамын «Казан утлары» журналының 8нче (август, 2015) санында табарга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *