Сәнгать

07.02.2017 №2 (февраль),2017

Яшәү җыры


Инсаф_фото 1

Моң дигәнең сайрар кошның күңеленә кайлардан иңә икән?.. Җәй көне бакчабыздагы алмагачка нәни
бер кош килеп кунды. Кунды да, дөньяның бар мәшәкатен, гамен читкә куеп торыгыз дигәндәй, әй тотынды сайрарга! Чүп утау да, су сибү дә онытылды – тирә-якта могҗизага тиң сихри моң гына хакимлек итә иде. Уч төбенә сыенырлык кошчыкның бәгыренә бу кадәр моң каян килгән, ничекләр сыйган? Ул шулкадәр өздереп сайрый, тыңлаган саен, аңа кушылып, күңелнең кырык кылы тетрәнеп куя, тән чемердәп китә: гаҗәеп төгәллек, гаҗәеп ритмика һәм… тормышка мәдхия! Әйе, әйе, кошның җыры – яшәү турында иде. Ул минутта, аның телен аңлагандай, башымны кыйгайтып, авыз эченнән генә җырга кушылганымны хәтерлим: «ак болыт – син матур, лә-лә-лә, ак кояш – син көләч, лә-лә-лә, күңелләр ак булсын, сагышлар онытылсын…» Кошчык минем балаларча шаяртуымны ишетми, җанында шулкадәр пакьлек, шулкадәр сафлык, чисталык, самимилек; ул, әйтерсең, әле генә читлектән очып чыккан да яшәүнең һәм ирекнең никадәр татлы икәне турында бар җиһанга җиткерергә ашыга…

Көйязарларның да җан түренә былбыл оя корадыр, күрәсең. Йә булмаса, кошлар җырын тыңлаган мәлдә, һәр аваз нотага әверелеп, күңел дәфтәренә языла барадыр… Бармаклары күз иярмәс тизлек белән баян телләреннән йөгереп үткәндә, аның йөзенә беркадәр гаҗәпсенү тарала: янәсе, көй язу бит ул… көй язу… Үзеннән-үзе килә дә чыга инде… Менә шулай, чикләвек ваткандагыдай, гап-гади һәм бик җиңел. Композитор Инсаф Хәбибуллинны якыннан белгәннәр аның үзенең дә гадилегенә, ихласлыгына, тыйнаклыгына күнегеп беткәннәр. Тормышны ничек бар – шулай кабул итү һәм ярату. Минемчә, бу ир-егетнең яшәү фәлсәфәсе әнә шул хакыйкатькә сыенган. «Беренче җырымны мин Әфганда яздым», – диюеннән шундый нәтиҗә ясавыма үзе ачуланмас, шәт. Үлем белән күзгә-күз очрашканнар өчен яшәү мәгънәсе капчык-капчык алтын-көмеш белән түгел, һәр туган таңга сөенеп күз ачу, күкрәк тутырып сулыш алу белән үлчәнә. Тәүге җырның – көе дә, сүзләре дә Инсафныкы булган җырның «Мин сине яратам» дип аталуында әнә шундый хикмәт күрмисезме? Олысына да, кечесенә дә таныш гап-гади сүзләр: мин сине яратам, яратам, яратам, мин сине барыбер үземә каратам… Юк, кара кашлы, кара күзле чибәркәйне күзалдына китерүдән генә туган аһәң түгелдер бу. Кабул каласы янында, Әфган таулары арасында, гомернең һәр мизгеле кыл өстендә асылынып торганда, ипләп кенә гитара чиртеп утырганда, әле мыек кына сызылып килгән япь-яшь егетләрнең тормышны ярату турында сөрән салуларыдыр…

«Сандугач керде күңелгә», «Бер егет гармун сайлый», «Чит ил дидем», «Күңелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына» – Салават башкаруында үзәкләрне өзгән «Йөрәк җыры», «Сибелде сәйләннәрем», «Чәчәкләрне өзмәгез», «Безнең әтиләр», «Бар да кала»… Бу исемлекне дәвам итсәм, җитмештән артык җырны санап чыгарга тиеш булыр идем. Алар барысы да халык арасында таралып, үз булып киткән, барысы да күпләргә яхшы таныш. Тик шунысы кызганыч: җырларның авторы хәзер сәхнәдә дә, радио-телевидениедә дә бик сирәк очракта тамашачыга тәкъдим ителә, чын хуҗалар булган шагыйрь һәм композитор ни өчендер артык кашык шикелле читкә тибәрелеп килә. Бүген татар эстрадасындагы байтак җырчыларның репертуарында Инсаф Хәбибуллин көй язган җырлар урын били. Табигатьнең үзеннән күчкән, җан җылысы белән сугарылган ул моңнар…
Инсафның туган авылы Ирмәш – Актанышның табигате белән күзләрне камаштырырлык, үзе дә, исеме дә җырга тиң Агыйделе, таулары, чишмәләре белән таң калдырырлык гүзәл бер почмагы икән.

– Һе, Ирмәшне белмәскә инде… Иң матур табигать шунда бит. Безнең капкадан чыгуга, тауга менеп китеш. Кыш буе шуннан кайтып керү юк иде, чана тартып, гел тауда уйнау. Җәен Иске Иделдә су керәбез. Авыл бәләкәй булса да, без үскәндә анда бала-чага күп булды. Күршеләрдә унике бала иде! Без өч бала булганбыз, олы апам Сәмәрә исән-сау, хәзер дә авылда яши. Уртанчы апа Римма мин туар алдыннан биш яшендә үлеп киткән. – Инсаф балачак хатирәләрен искә төшергән арада, мин дә, кечкенә генә буйлы, орчык кебек бөтерчек малайга ияреп, шул елларга кайтып киләм.

…Җәйрәп яткан Әргәнеш болынлыклары, шунда йөргән атлар, сыерлар – алар Инсафның бабасының байлыгы. Әтисе Әхнәф абый ягыннан бабайлары – әнә шундый булдыклы, эшчән, җыр-моңга, гармунга мөкиббән затлар. Талкыган, замананың кырыс җиллләре аларның дөньясын да пыран-заран китергән: кичә җир хуҗасы булып, киң атлап йөргән гаярь затларны землянкага куып төшергән… Әнисе Сәхия апаның нәселен дә урап узмаган ул зилзилә: байда сатучы булып эшләгән Нурмөхәммәтне (Сәхия
апаның әтисен үз итеп Нурым дип кенә йөртәләр) Себер далаларына илтеп ташлаган. Сөргенлектә шагыйрь Хәсән Туфан белән бергә булуын гына язмышның кечкенә бер «бүләге» дисәк инде… Нурмөхәммәт агай икесенең гел аралашып яшәвен, паёкларны бергә бүлешеп ашавын еш искә төшерә торган булган. Сөргеннән кайткач та, әлеге дуслык өзелмәгән – Уфа якларына юлы төшә калса, шагыйрь Актанышка сугылмыйча китмәгән, дусты Нурмөхәммәтнең сөргенлектә үткән ун елын хезмәт стажына кертү артыннан да ул йөргән. Хәсән Туфан Себердә көтү көтсә, Нурмөхәммәт агай бүрек теккән. Ул һөнәрен үзе белән авылга да алып кайткан, тиз арада Актанышның атаклы бүрекчесенә әверелгән.
Балалык һәм яшьлек чорында нәсел тамырлары турында да, илдәге сәяси вакыйгалар турында да артык уйланмыйсың шул. Колакка чалынганнарны бүген килеп искә төшергәндә аһ итеп куярлык: тамырлар белән бергә тарихи чынбарлык үзе дә бакыйлыкка күчә бара…

Инсаф узенен шэкертлэре белэн

Инсаф үзенең шәкертләре белән

– Минем әти сүзгә бик оста, җор телле кеше иде, хәтере дә нык әйбәт булды. Вакыйгаларны көне-сәгате белән әйтеп сөйли торган иде. Балык тотарга ярата иде, ау үргәндә булышырга мине дә үзе белән ала. Әтинең «коптилкасы» да бар иде, авылда бер! Өйдә балыктан да өзелгән юк, кешедән дә… Ну минем балыкка бер дә уш китми. Бабайның – без аны әткәй дип йөрттек – хромкасы, саратский гармуны бар – шуны шыгырдату ошый. Үзалдыма уйнап тик утырам… Шуннан әти кая, ничек басасын күрсәтеп, «Карабай» көен өйрәткән иде.
Инсафның тәүге остазы, менә шул рәвешле, әтисе булса, аз сүзле, тыйнак Сәхия апа улын Актаныштагы музыка мәктәбенә – баян классына илтеп биргәч, малай биш ел буе танылган музыкант Мирзанур Фәрухшин сыйныфында укый. Шул вакытта ук күңелдә үзенән-үзе бөреләнеп килгән көйләр, әле самими генә хәлдә булса да, җанны көйрәтә башлый; үзе баяннан әз генә калку булган Инсаф аларны укытучысына да уйнап күрсәткәли. Һади Такташның шигъри юлларын бераз гына үзгәртсәк: «кем уйлаган шушы шаярулар анда кәсеп булып калыр дип»… Музыкага һәвәслеге белән аерылып торган малай мәктәп концертларының берсендә дә катнашмый калмый; имтиханнарны да иң яхшы тапшыручылар исемлегендә була; урта белем алгач, җиде юл чатында да аптырап басып тормый – 1984 елда туп-туры Казанга, сәнгать институтының оркестр бүлегенә юл тота. Сабакташлары арасында Әлфис Кыямов, Рафик Таҗетдинов, хор бүлегендә укыган Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек, еллар узгач, исемнәре халыкка таныласы студентлар да була.
Студент дигәннән, уку елларында теләсә кайсы чор шәкертләрен, аеруча егетләрне берләштерүче бер нәрсә бар. Әйдәгез, без аны халыкчан итеп, «шабашка» дип кенә атыйк әле… Стипендияне тартып-сузып күпмегә җиткерәсең, әле анысының бөтенләй эләкмәве дә ихтимал бит: кемдер вагон бушата, кемдер ипи заводында эшләп ала, кемдер студотряд белән төзелешкә чыгып китә… Инсаф та беренче курста ук «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, режиссёр Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли башлый, баянда да уйный, спектакльгә көйләр иҗат итә. Тик максаты – иш янына куш булыр дип акча эшләү түгел, ә үзен сынап карау. Хыялый күңелне һаман каядыр әйдәкләгән тарту көченә буйсынып, иҗатка килү.
Бу урында иҗат турындагы сүзебез беразга тукталып торыр. Арада – армия еллары. Сагынып сөйләр көннәре дә, мизгеле елларга тиң булып, үзәкне өзгән, онытырга, онытырга, ничек тә искә төшермәскә теләгән чоры да бар аның. Көндәлек битен актаргандай, укырга яраган урыннарына гына күз салсак… Украинаның Могилёв-Подольский шәһәрендә, «учебка»да үткән айлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмыйдыр. Хәер, алай дисәң, армиягә алынган һәр солдатка кинога төшү бәхете тәтиме?! Барысы хакында да тәртибе белән сөйлик. Инсаф хезмәт иткән 3 нче рота үзенең күрсәткечләре белән беренче урынга чыга. Нәкъ шул мәлдә шәһәргә «Киевфильм» студиясе килеп, сугыш турында кино төшерү белән мәшгуль икән, исәпләре – солдатларны да артист итеп уйнату. Алдынгы булгач, бүләк йөзеннән әлеге мөмкинлек 3 нче ротага бирелә, алар… немецлар булып уйнарга тиеш.
– Кино дигәннәрен шәһәрдән ун чакрымлап читтә, яланда төшерәселәр икән, анда танклар да, йөк машиналары да тезелеп тора. Безнең янга тартма-тартма немец киемнәре, каскалар, кирза итекләр, автоматлар китереп куйдылар. Шуларны киеп, автомат тотып, танклар артыннан йөгерергә тиеш инде без… Без чапканда, режиссёр ярдәмчесе кемгә нишләргә, ничә адым атлагач егылырга кушып, команда биреп тора. Мин артык озак йөгермәдем, өч-дүрт патрон «аттым» да кәкрәеп аудым… Әллә ничә дубль ясый-ясый «нимес»ләрне төшереп бетергәч, каршы окоптагы совет гаскәрләрен төшерергә тотындылар. Аларны «холостой» снаряд белән шартлаталар, безгә исә, чынга охшасын өчен, көрәктер, тактадыр ише нәрсә белән балчык өемен тузгытып, һавага чөеп торырга кушалар… Шулай ике атналап артист булып йөрдек. Беркөнне эш беткәч, шәһәргә кайтырга җыендык – көн суытып җибәргән, ә безгә йөк машинасында, ачык кузов өстендә кайтасы. Кызганганнардыр инде, киеп уйнаган киемнәр белән кайтарып җибәрделәр. Башта – немец каскасы, өстә – немец формасы… Бертөркем солдатлар шулай тезелеп утырдык, юлдан үткән машина шофёрлары, күзләрен шакмак итеп, борыла да карый, борыла да карый. Борылмассың, машина тулы нимес кайтып килсен әле…
Инсафның җор тел белән сөйләгән хикәяте иң кызык урында өзелде: баксаң, ул әлеге фильмның алдагы язмышы белән бөтенләй кызыксынмаган икән! Эшләнеп беткәнме, экраннарга чыкканмы – «белмим, чыкмагандыр ул… Киноның исеме «И никто на свете» дип аталачак, менә хәзер Германиягә барып төшереп бетерәбез дигәннәр иде дә, ай-һай, аннан соң болганчык еллар китте бит…» – дигәннән артык җавап яңгырамады. Шулай диюе, мактанырга теләмичә, мыек астыннан елмаеп, колагыма токмач элүе генә булды микән… Чөнки Интернет битләрендә әлеге фильм чыннан да бар, анда немец солдатлары танкка ышыкланып йөгерә, совет гаскәрләренең окоплары өстендә ком бураны уйный…
Уен һәм чынбарлык арасы әллә ни ерак түгел икән. «Учебка»дан соң Әфганстанга, ут эченә барып керергә мәҗбүр егетләр күңелендә нинди буран уйнаганын үзләре генә беләдер. Бу тема – аларның күбесе өчен «табу». Авызларыннан артык сүз алырмын димә. Сафка тезеп бастырып, офицерлар: «Син Әфганстанга барырга ризамы?» – дип сораганда, «Юк!» дип җавап кайтарырга оят, хурлык кебек… Әфган – иң беренче чиратта әниләрнең йөрәк ярасы ул. Бер генә ана да үз баласын сугыш өчен дип үстерми… Ничек әйтергә, газиз кешеңә – әнкәеңә җәһәннәм уты эченә кереп китүеңне җайлап кына, йомшартып кына ничек әйтергә, нинди сүзләр, нинди җөмләләр табарга?

***************************************************

Мәкаләнең дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче (февраль,2017) санында укый аласыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *