Әдәби берләшмәләрдә

26.01.2017 №9(сентябрь),2016

Тузганаклар оча җитәкләшеп


2b418ebbf83de4e2e5436709c94n--kartiny-panno-oduvanchiki-v-sadu

Якты яз килүгә, җылы тоеп,
Сөю вәгъдә иткән бер таңда,
Юеш керфекләрен җилгә куеп,
Тузганаклар җирдә уяна.

Күз ачуга, нәфис ул йомгаклар
Сукмак буйлап йөгерә, еракка;
Аланнарга капкан сары уттан
Җылы назлар тоя йөрәк тә…

Баллы чәчкәләрне бар да сөя;
Ах, дигәнче үтә ул чаклар…
Төсләр уңып, чәчләр агарганда,
Парсыз калсаң, сине кем яклар?..

Тузганаклар оча җитәкләшеп;
Тузгыта җил тузгак башларын…
Сөенәмен шуңа язмышымда
Яр итмәдем Синнән башканы.

Бирсен Ходай, гомер көзләренә
Җитәкләшеп, бергә барырга;
Иңне-иңгә куеп атлаганда,
Җиңә алырбыз, кышын, карын да.

Асия САФИНА


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *