Уены–чыны бергә

26.01.2017 №7(июль), 2016

Китү сәбәбе


KFU

1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертнең кылларын тарткалап, «шүрлегендә ни барын» чамалап карарга ниятләгән ахрысы.

«Нигә Казан университетына керергә булдың?» – дип сораган Гази Кашшаф. Разил аптырап тормаган, кистереп җавап биргән: «Чөнки монда Толстой укыган, Ленин укыган…» «Ярый, әйбәт, дөрес фикерлисең», – дип, Гази ага егетне мактап чыгарып җибәргән.

Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, Гази Кашшаф янына кергән. «Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек кызылавызланып «Толстой укыган, Ленин укыган» дип торган идең, нәрсә булды сиңа?» – дигән Гази ага. «Университетны Толстой да, Ленин да ташлап киткән…» – дип елмайган Разил. Гази Кашшаф кулын селтәгән дә Разилгә документларын бирергә кушкан.


Комментарий

    нурия:

    Вакытында анышканнар

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.