Роман

20.01.2017 №1(гыйнвар),2017

Илбашы


мин

Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр

Хезмәт кенәгәсе

Тулы исеме – Минтимер Шаһишәрип улы Шәймиев.
1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш төбәге Әнәк авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа.
1954 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы инсти­тутының механика бүлегенә укырга керә.
1959 елда – Мөслим төбәгендә инженер, баш инженер.
1959 елдан – Минзәләдәге «Сельхозтехника» төбәкара берләшмәсе җитәкчесе.
1967-1969 елларда – КПСС өлкә комитеты инструкторы, бүлек мөдире ярдәмчесе.
1969 елдан – Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1983 елдан – КПСС өлкә комитеты секретаре.
1985 елдан – ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда – КПСС өлкә комитетының беренче секретаре.
1990-1991 елларда – ТАССР Югары Советы Рәисе.
1991-2010 елларда – Татарстан Республикасы Президенты.
2010 елдан – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.

Йола

 

Йоласыз халык – юлсыз халык.

Татар халык әйтеме

Күп балалы ата-ана, әби-баба үз балаларын, оныкларын тәрбия кылам дип башына да китермәгәндер. Алар, хәтта «педагогика» сүзенең ни-нәрсә аңлатканын, Макаренко, Сухомлинскийның кем икәнен дә белмәгән килеш, тулы канлы, сәламәт зиһенле балалар үстергән. Эш арасында, табын-тәгам янында үзара сөйләшүләр, кайсы капкадан чыккан баланың начарлык кылганы, кайсы капкадан чыккан баланың кешеләргә игелек кылуы турындагы әңгәмәләр – шул була торгандыр инде ул йола, гадәт, шәригать тәрбиясе.

Ат җигеп урманга бару, ничек агач аудару, ничек аны турыйсы, ничек төйисе, камыт бавын ничек кыскартасы, атның сыртын ыңгырчак яки камыт суктырмас өчен ни кылырга кирәк – бала, атасы кылганнарны күреп, икенче вакыт, атасына охшатырга тырышып, шушы гамәлләрне кыла – шул түгелме инде ул хезмәт белән тәрбия бирү?!

Капкадан чыкканда, әбисенең, анасының, атасының, апа-абыйларының: «Нәселебезнең йөзенә кызыллык китермә, апаем!» – дип, көн саен озатып калуларыдыр инде ул олы тәрбия.

«Апаем» – Актаныш, Сарман якларында кыз балаларга, сабый оланнарга, үзеңнән кечеләргә әйтелә торган иркәләү сүзе.

Басу капкасыннан читкә чыгып киткәндә, авылдашларыңның: «Апаем, зинһар, авылыбызның йөзенә оят китермә!» – дип, сине озатып калуларыдыр инде ул «педагогика» дигән нәрсә.

Казаннан, Татарстаннан чит җирләргә, илләргә чыгып киткәндә, бөтен халкыңның: «Татар милләтенең йөзенә кызыллык китерә күрмә, апаем! Синең белән танышкач, менә татарлар нинди уңган, менә татар милләте нинди итагатьле, зиһенле олан үстергән дип сокланып калсыннар», – дип, үгет-нәсихәт биреп калуыдыр инде ул тәрбия.

Актаныш төбәгенең Әнәк авылы оланы Миңкәй шушы гадәт-йолаларны зиһененә сеңдереп үсте.

«Миңкәй» – Минтимернең сабый чактагы кыскартылган исеме.

Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-бабалардан калган әнә шушы йолалар билгели.

Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.

Шул чагында милләтең таза, нык, чит-ятлар йогынтысына, яманнарның котырыгына бирешмәс булыр. Балалары, оныклары яшәүгә теше-тырнагы белән ябышып ятса гына, халык башкалар алдында абруй казаныр. Ана телен, үз халкының йолаларын белмәгән кеше мескенлеккә-кимсенүгә дучар була, читләр йогынтысына тиз бирешә. Ул милләт әкренләп «халык»ка әйләнәчәк, тора-бара маңкортлар өеренә әвереләчәк. Йоласыз, тәрбиясез өердән Аллам сакласын! Милләтен, йолаларын җуйган өер үз халкы өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә куркыныч була башлый.

Табын янындагы сиздермәс тәрбия генә түгел, укытучы остазлар, әдәбият, халык сәнгате, аулак өйләр, Сабан туйлары, бәйрәмнәр, риваять-әкиятләр дә кешенең рухын ныгыта, аны үз милләтеннән читкә җибәрми, милләт мәркәзенә ныграк тарта һәм беркайчан да аны үзеннән ычкындырмый. Милләтнең үзәккә тарту гайрәте дә шундадыр.

Кушамат

Бу сүз ике өлештән тора. Кушым – «өстәмә, кушылган», ат «исем, ат» мәгънәсендә килә. Кушылган исем, тагылган исем, Кытайда (Шәркый Төркестанда) яшәүче татарлар телендә «такма ат» дип тә әйтәләр.

Шәймиләр токымының кушаматы – «Чаптын».

Минтимернең бабасы Шаһимөхәммәт (Шәймөхәммәт, кыска исеме – Шәйми) авылның хәлле кешесе булган, аны хәтта «авыл бае» дип тә атарга мөмкиндер. Аның каралты-курасы нык, мал-туары күп, яхшы атлары Сабан туйларында гел беренче урынны ала килә. Өстендә төлке тун, башында камчат бүрек.

Сандугач сайрыйдыр кайларда,

Төлке тун, камчат бүрек байларда…

Минзәлә өязендә уза торган Сабан туйларында Шәйми чабышкыларына чыккан ат булмаган, диләр. Нәсел кушаматы «Чаптын» әнә шуннан килә. Шәймөхәммәтнең Чаптын айгырын тарантасына җигеп, чигүле чикмән киеп, башына каракүл бүрек элеп урамнан узганда, тузан бураннары уйнап кала торган була. Ә инде ул төлке толыбын киеп, башына камчат бүреген батырып, арка терәүле чанасы – кошёвкасына утырып урамнан узганда, авыл кар өермәсенә уралып калган, диләр.

Яучы

Чаптын Шәймөхәммәте, йола сагында торучы шәхес-гаилә тәртипләрен ныклы кулында тотучы буларак, улын үзе сайлаган кызга, Нәгыймәгә өйләндергән.

Хәер, «Шәймөхәммәт бай улы Шаһишәрипне Нәгыймәгә өйләндергән» дигән сүз бигүк дөрес тә түгелдер. Ул вакытта төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да яучылар мәктәбе эшләгән. Яучы соралмаганда, ягъни ике гаилә озак еллар якыннан аралашып яшәгәндә, «колак тешләтү» йоласы булган. Бер гаиләдә кыз бала туган, икенчесендә ир олан дөньяга килгән. Ике ата болай килешкән (бу йола Чыңгыз хан заманасыннан ук калган): бишектәге ике баланы бергә якын китереп, колакларын тешләткән, ир олан кызның колагын авырттырганчы тешләргә, кыз еларга тиеш булган. Сабый кыз елаганда, кодалар да куанычларыннан елашкан, аннан соң шатланышкан, кул бирешеп, калым-мәһәр алмашкан. Балигъ булганчы ике бала үзара аралашып, бер-берсенә күнегеп яшәгән. Соңра балигълык вакытлары җиткәч, аларны никахлаганнар. Гадәттә, бу никах бик нык булган, алар күптин-күп, чуктин-чук балалар үрчеткән. Бу йола, кызганыч, онытылган инде.

Яучы ярдәмендә кавыштыру исә шактый катлаулы гамәл булган. Яучы һөнәре нәселдән нәселгә күчеп килгән. Яучы психолог та, күзәтүчән очлы күз дә булырга тиеш. Чын яучы якын-тирәдәге авыл-шәһәр кешеләренең нәсел-нәсәбе, нәбрә-токымы турында мәгълүмат туплаган. Кайсы нәселдә нинди чир бар, кайсы гаиләнең балалары кызыш, чорсыз, пырдымсыз – барысы да яучының башында, яшерен дәфтәрендә сакланган.

Шәймөхәммәт, әлбәттә, яучы яллаган булырга тиеш.

Әйтик, менә шушындыйрак сөйләшү булгандыр яучы белән бай арасында.

Яучы хатын килеп керә. Аның кыз яучылап килгәнен хуҗабай күрсенгә, ул читек балтырыннан бер балагын чыгарган, озын итәген бераз ача төшкән. Хуҗабай шуннан аңлый: әһә, бу яучы хатын минем улыма кыз димләргә килгән, дип уйлый.

Хуҗа ишарәсе белән яучыга табын әзерлиләр. Яучы, озак кына дога укыганнан соң, сүз башлый:

– Кем, Шаһимөхәммәт, җиткән җегетең бар, ие, кем…

– Бар-бар, Аллага шөкер, кем, Хәсилә бикә…

– Өйләндерергә кирәк, кем, Шаһимөхәммәт…

– Бик кирәк, кем, бик кирәк…

– Үзеңнең берәр теләгән кешеңнең кызын алдырасың килмиме соң, Шаһимөхәммәт?

– Әнә теге, кем, Тауасты Гыйззәтулланың…

– Айа-һу, кем, Шаһимөхәммәт, аларның нәселендә җыгыла торган чирлеләр бар бит… Озак яшәмиләр алар, кем…

– Таптым! – дип кычкыра Шаһимөхәммәт. – Күрше Усы авылындагы Сафиулланың төпчек кызы Нәгыймә!

– Нәкъ өстенә бастың! – ди яучы. – Тамырлары нык, кем, Шаһимөхәммәт! Үзе чибәр, үзе уңган, үзе китап укый. Ерак чишмәдән су алып кайтуларына гына кара син аның. Гәүдәсе тал чыбыгыдай сыгылмалы, шөпшә билле, ул атлаулары, аккош йөзәмени…

Кыз сайлана, яучыга мул итеп әҗер бирелә, чәйләр эчелә, бетте-китте вәссәлам!

Шаһимөхәммәт туйны шәпләп уздыра.

Карт хаклы булып чыга бит, Нәгыймә йорт җанлы, бала җанлы килен була. Ул Шаһишәрипкә никахлап кияүгә чыккач, Нәгыймә Шәймиевага әйләнә. Минтимернең нәсел исеме бабасы Шәймөхәммәттән килә.

Совет хакимияте урнашкач, Шәймөхәммәт кара кулаклар исемлегенә кертелә. Ләкин Себергә сөрелми кала. Әле ул чагында кулакларны Себергә сөрү кампаниясе тизләнеш алмаган була. 1929 елда, 60 яшендә Шәймөхәммәт бакыйлыкка күчә. Ул Себер, Колыма, каторга, ГУЛАГ җәһәннәменнән вафаты аркасында гына котылып кала. Бәхетле кеше дими ни диярсең, валлаһи!

Шаһимөхәммәтнең улы, Минтимернең атасы Шаһишәрип, көр каралтыга хуҗа булып кала. 29 яшьлек акыллы мужик Шаһишәрип дөньяның кай тарафка барганын сизеп ала, чорсыз кыланмый, сабыр гына, тыныч кына колхозга керә. Шаһишәрифнең кыска исеме – Шәрип, җирле сөйләмдә халык «ф» урынына «п» авазы куеп сөйләшә, әйтик, Фатима – Патима, Фәхри – Пәкъри…

Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы – әсәребезнең каһарманы – Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20 гыйнварында дөньяга килә.

Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар. Ләкин кулаклар исемлегенә кертелсә дә, Шаһимөхәммәтне ни өчендер Себергә сөрмиләр, әмма ул үзен- үзе туган авылыннан сөрә.

Шаһимөхәммәтнең улы Шаһишәрип партиягә кереп ала, коммунист буларак, аны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп куялар, ул кулаклардан талап алынган маллар белән идарә итәргә керешә.

Бу гамәл Шаһимөхәммәтне яшен суккандай итә. Ничек инде аның сөекле улы коммунистларга – халыкны кычкыртып талаучыларга хезмәт куя?

– Ризалыгым ю-ук! – дип кычкыра токым башы.

Шаһишәрип ярсыган атасына аңлатып карый.

– Әткәй! – ди ул сабыр гына. – Тышта, урамда, калада ниләр булганын аңламыйсыңмыни син?

– Адәмнәр алдында хурлыкка калдырдың син нәселне! Мәңге бәхил түгел! Кире кайт, балам, бу уеңнан! Минем улым дәһриләр ягында, ул алласызлыкка язылган! Тфү, әстәгъфируллаһ! Тәүбә ит, улым!

– Мин алласызлыкка язылмадым, әткәй.

– Камунистлар Алласыз, кара дәһри алар!

– Син бит Коръәнне дә, хәдисләрне дә яхшы беләсең, әткәй! – дип, һаман сабыр гына аңлатырга тырыша Шәрип атасына. – Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам заманасында була бу вакыйга. Каты җәзаларга чыдый алмыйча, кайбер мөселманнар, балаларын, якыннарын шул җәзалардан коткарыр өчен, кяферләр алдында Аллаһны инкяр итеп, эчтән генә шаһәдәт догаларын кабатлаган һәм аларны Аллаһ ярлыкаган, чөнки алар күңелләре белән Аллага ышанган. Мин дә күңелемдәге Аллаһы Тәгаләне инкяр итмим, халкымны, нәселемне саклап калыр өчен, аларның сүзен кабатлаган булам, Алла шаһит, мин кяфер түгел, әткәй!

Ләкин Шаһишәрип үзсүзле картны җиңә алмый. Шаһимөхәммәт, туган авылы Әнәкне ташлап, Уразмәт авылына, олы кызы йортына күченеп китә. Һәм калган гомерен шул йортта, кызы тәрбиясендә яшәп, гүр иясе була. Авыр туфрагы җиңел булсын! Шаһимөхәммәт мәрхүмнең урынын җәннәттән әйләсен! Амин!

 

*************************************************************

Р.Батулланың «Илбашы» — Минтимер Шәймиев турында хикәяләрен «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2017) санында укырга, аерым өзекләрен сайтыбыздан күзәтеп барырга мөмкин.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *