Печән базары

14.01.2017 №1(гыйнвар),2017

Сары йортка әтәч килә


Хикәя

– Ә хәзер без синең теләсә нинди теләгеңне үтибез, – диде Кыш бабай, минем янда туктап, – әйт, җаның ни тели?
– Акчагамы, бушкамы? – дидем мин, кесәдәге кәгазьләрне йомарлап.
– Нинди акча?! Яңа елның могҗизалар кичәсе бүген безнең ресторанда! Әйт, ни телисең?
– Алайса, мин хан булам! – дидем дә киерелеп-җәелеп утырдым.
Шуннан, Кыш бабай өстәлләр янында утыручыларга таба борылып сөрән салды:
– Җәмәгать! Сезнең алда Бөекләрнең бөеге, зирәкләрнең зирәге, кодрәтле хан… исемең ничек әле?
– Вахит Әхмәди.
– Кодрәтле хан – Вахит утыра! Кунаклар баш иеп, хезмәтчеләр тез чүгеп, сәлам бирегез!

Барысы да кушылганча эшләнде. Гүзәл кызлар биеп кенә ризык ташыйлар. Өстәл тулы төрле төстәге шешәләр. Бер-ике тустаган күтәреп капладым да тозлы балык кабып җибәрдем, исеме ничек әле, теге, япон балыгына кияүгә чыккан урыс балыгы… Селёдка… Әйе, фамилиясе – Иваси. Кабам, сөяге юк. Хан өчен чистартып бирәләр икән. Ә мин аны бармаклар белән тотып, кабыргаларын суырырга яратам. Иң тәмлесе шунда. Әмер биреп бөтенен китерттем дә өстәлдәге гәҗиткә сузып салып суырам гына башыннан койрыгына кадәр. Киттем өстәлдәге шешәләр, кабымлыклар буйлап. Җүнле ризык юк, кече телгә дә йокмый. Аяк тибеп, бәрәңге таптырдым. Кечкенә генә тәлинкәдән кыздырганын чүплим. Кем шулай ашый инде? Мин бит аның табага көеп ябышканын яратам. Иң тәмлесе шунда. Табасын да таптырдым. Пычак белән кырып, шул ук пычак белән авызга тутырам бәрәңгене. Кунаклар көлә, хатын-кызы чыраен сытып читкә борыла. Ачу чыкты, малай, сез кем, мин әйтәм, сез чүп минем алда, вакыты җиткәч белерсез әле минем кем икәнлегемне! Аннан соң боламыкка тотындым. Шулчак тагын искә төште: малай чакта әнинең бәрәңге төйгән тукмагын яларга ярата идем. Иң тәмлесе шунда. Акырып-җикереп, өстәл сугып, аяк тибеп тетмәсен тетәм тегеләрнең, тукмак таптырам. Кунаклар егыла-егыла көлә, хезмәтче кызлар еларга да, көләргә дә белмичә тыз-быз килә, Кар кызы да шүрләп кенә пырхылдап алгалый, ә Кыш бабай үз башына үзе суга-суга елый:

– Белгән булсам… белгән булсам… якын да килмәс идем… – ди.
Мин турысын сөйләшергә яратам. Кыш бабайның якасыннан тотып алдым. Син нәрсә, мин әйтәм, чүпрәк сакал, сүс мыек, мин бит тарихта калачак бөек, даһи Әхмәтхан Вахит…
– Вахитхан Әхмәди… – дип төзәтте күрше сәкедән берәү куркып кына.
– Барыбер хан!
Дер селкетәм, малай, Кыш бабайны. Тегенең кәптәчие кыңгырайды, сакал-мыеклары коела башлады. Ә минем сүз бер генә:
– Тукмак кайда?!
– Пеш…шек…чедә! Ты…гыл…гырры! – ди Кыш бабай асылынып төшкән мыеклары арасыннан.
– Сикереп торган идем, ак толымлы хур кызына күзем төште… Кар кызына… Әйе, кыр казына… Андыйларны болай гына ычкындыраммы соң мин! Китереп кыстым, куркудан ачылган авызыннан телен суырып ала яздым. Иң тәмлесе шунда.
– Бүген ханбикә итәм мин сине, – дим, ә хәзергә өстәлгә менеп «бүксә биюе» күрсәтерсең.
– Чаптым пешекчеләр янына. Тегеләр «Әтәч килә!» дип кычкырышып, тараканнар шикелле, кая качарга белмиләр. Таптым тукмакны. «Бүксә биюе» карап, балачакны искә төшереп, елый-елый тукмак ялап утырам, малай… Әллә кайдан тагын тап-таза өч пешекче килеп керде, нигәдер ак халатларын пәлтә өстеннән кигәннәр. Килеп керүләре булды, кулга энә дә кадап алдылар. Күтәреп алып чыгып барганнарын хәтерлим, калганы истә юк…
– Хан булганчы кем идең соң? – дип сорадылар күрше сәкедән.
– Язучы мин. Вахит Әхмәди.
– Нәрсә язасың?
– Бозык кеше язмалары…
– Тумыштан шулаймы, былтырдан гынамы?
– Мин мондый түгел идем… Атаклы булгач, вак-төяк шагыйрьләр белән шешәсенә атланып эчәргә туры килә. Ә үзең кем?
– Миңа күп сөйләргә ярамый, өянәгем кузгала…
– Ничек итеп? Ятып тәгәрисеңме, үрле-кырлы сикерәсеңме?
– Юк, сызгырам да күз кысам, сызгырам да күз кысам. Барлас Шәмсин мин, бәлки, телевизордан күргәнең бардыр…
– Телевизор карарга вакыт юк минем. Роман язам, гасыр романы…
– Шамил Шәлимовны беләсеңме?
– Белмим, аның белән сугышканым юк әле.
– Шул Шәлимов янына барган идем, тирләп-пешеп китап укып яталар икән. Шакып карыйм, ачмыйлар. Тибә башлагач, ачтылар. Китабының битләре тузгыган, иң кызык җиренә җиткәннәрие, ахры, бөтереп алдылар да, баскычтан тәгәрәттеләр. Очып чыктым урамга, миңгерәүләнеп. Очраган бер кешегә сызгырам да күз кысам, башым каты бәрелгән, ахры. Ике милиционер килә иде, аларга да сызгырып күз кыстым. Алып китәбез дигәннәр иде, беләгемне бөгеп күрсәттем. Озатып куйдылар, шушы бүлмәгә кадәр. Алар бит сыбызгы бирмәсәң сызгыра да белмиләр…

Уртадагы җәелеп-җыела торган урынга аксап-туксап тагын берәү кереп ятты:

– Йорт иясе, малай, ишектә…
– Аксакларга монда урын юк, – диде Әхмәди, – ахмакларга да җитми… Бәрәч! Хәниф Гарипов бит бу! Хәниф абый, якташ, ничек килеп эләктең монда?
Хәниф абыйсы кыскача сөйләде. Вахит теркәп барды, язып чыгарыр әле. Язмаса, Шәмсин сөйләр әле. Хәер, исән-сау моннан чыксам, үзем дә язам мин аны.

 

 

Редакциядән. 2010-2012 елларда «Печән базары» дигән сатирик әсәрләр конкурсы үткәргән идек. «Конкурс тәмам, әмма «Печән базары» ябылмый, рубрика булып кала», дигән сүзебезне онытмыйча, шушы «әтәч»ен җибәргән Рәнифкә – рәхмәт! Базарыбыз сездән әсәрләр көтә, кадерле авторлар һәм укучылар!


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *