Публицистика

29.08.2018 №3 (МАРТ), 2016

Әбиләр бәби тапмый


Җәлил хәзрәт Фазлыевның Коръәндә исеме телгә алынган хикмәт иясе Локман Хәким нәсыйхәтләренә багышланган китабындагы «Нигезне саклау — илне саклау» дигән бүлеге игътибарымны аеруча җәлеп итте. Хәзрәтнең бүгенге хәл-халәтебезне тирәнтен чагылдырган әлеге язмасында уйландыра торган юллар бихисап: «Хәзерге вакытта «тел бетә, дин бетә», дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз.
Бер-беребезне уздыра-уздыра салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып, туйлар ясап корган гаиләләребездә — ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый?» яки «Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җавап бирә», — дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз җәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән — без нинди көтүче?!»

Җәлил хәзрәт китабыннан янә бер мисал: рус язучысы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романында Щукарь карт: «Яшәсен әбиләр!» — ди; «Нигә болай дип әйтәсең», — дигәч: «Алар бәби тапмый», — дип җавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күп очракта бу җырчы, биюче әбиләрне, гармунчы бабайларны, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, әбиләр инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда!

Балаңның синең телдә теттереп сөйләшүе бик яхшы гамәл, әлбәттә. Әмма оныгың синең телдә сөйләшә алмый икән, эшләрең харап — көтүең таралган, өеңә явызлар бәреп кергән, димәк…

Исән чагында кадер-хөрмәт татый алмаган күренекле шагыйребез Харрас Әюпнең ошбу шигъри юллары барчабызны сагайтырга тиеш:

Терсәк якын — тешләп булмый,

Җитми икән буй терсәккә.

Үз балаңның авызыннан

Явыз Иван тел күрсәтә…

Сүз дә юк, арабызда чын мәгънәсендә яхшы КӨТҮЧЕ булганнар да бар, шөкер. Моңа бер дәлил — җырчы, композитор һәм мөгаллим Мәсгут Имашев һәм аның гаиләсе. Мәсгут аганың күптән түгел генә Камал театрында булган юбилей кичәсендә оныгы Айрат Имашев таң калдырды. Юк, татарча затлы итеп җырлавы белән генә түгел, бабасына әйткән гап-гади сүзләре белән дә сокландырды ул. Чал чәчле Мәсгут абыйга оныгы: «Бабай, синең җырларыңны киләчәктә дә башкарырмын, Алла бирса!» — диде. Бабасы телендә, саф татарча әйтте.

«Нәрсә ул бәхет?» дигән сорауга бик шәп җаваптыр бу.


Фото: logoslovo.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *