«Ак җилкән»

24.01.2018 №8(август),2016

Тәңрем ташламасын


– Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин сине ташлыйм! – диде Азат каты гына итеп.

– Әнә, дөньяда ниләр бара! Сиңа да берәр сылтау табып бәйләнсәләр? – Кыз икеләнеп, юк, икеләнеп түгел, уйланып калды.
Егеткә зур зәңгәр күзләре белән карап алгач, болай диде:

– Ә син якламас идең дә мәллә? Сине ныклы таянычым дип йөри идем…
– Син минем белән йокларга да теләмисең. Ничек мин сине яклыйм ди?
– Аңа килгәндә, минем уемны беләсең. Бары никахлашканнан соң гына.
– Магазинда итек алганда да киеп карап алалар. Син никах та, никах, дисең. Әнә башкалар никахсыз да яшәп яталар.

– Мин – итек, тормыш кибет түгел, – диде Рауза, егет белән ачуланышырга теләмичә, әйткәләшүне уенга борып.
– Ташлыйм дигәч, ташлыйм. Ябалак кебек бөркәнеп йөрисең, – диде дә егет борылып китә дә башлады.
– Аллага шөкер! Ташларга мин ватык чынаяк түгелмен. Ходаем үз мәрхәмәтеннән ташламасын! – диде кыз, тамагына төелгән яшен йота-йота.
– Во… во, шул Аллаң свиданиегә чакырыр. Ходаең белән җитәкләшеп йөрерсез. Ха… ха… ха! Ходай, имеш! Мәчеткә йөри, Ходай янына. Ха-ха!!!
Азат шулай шаркылдап көлә-көлә китеп барды. Кыз, зиһене буталып, кая барганын белмичә, урамның икенче ягына чыгарга теләде. Урамда җыелып яткан күлләвеккә аягы белән килеп баскач кына һушына килде. Тик соң иде: зур тизлектәге бер машина аны баштанаяк пычрак су белән коендырды. Ярый асфальттагы суга басып туктап калды. Юкса, машина астында калачак иде. Үтеп киткән машина, артка чигеп, елап басып торган кыз кырына килеп туктады. Аннан озын буйлы, киң күкрәкле егет чыгып, кызның тетмәсен тетеп әрли башлады:
– Син нәрсә? Тилекәй! Машина астына ташланасың? Үләсең килә…
Егет кызның хәлен чамалап, аннан да бигрәк аның чибәрлеген күреп туктап калды. Суланып кыз тәненә сылашкан күлмәге аның зифа буен тагы да ныграк бизәп, тагы да сылурак итеп күрсәтә иде. Егет:
– Әйдә, утыр! Хәзер ипкә китерербез, – дип, Раузаны җитәкләп машинага утыртты. Үзе хуҗа булган супермаркет магазинына алып килде.
Алар Салих белән менә шулай танышып киттеләр…
Бер атна үтәр-үтмәстән, Азат, Рауза яшәгән фатирга килеп, кыз белән сөйләшеп аңлашырга, гафу үтенергә теләгән иде дә барып чыкмады. Анда Раузаның күчеп китүен әйттеләр. Һәм бу вакыйгаларга бер ел үткәч, Азат аны көтмәгәндә очратты һәм бу хәл бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Кызның мәчеттә әби-апаларга гарәп теле һәм дин дәресләре өйрәткәнен белә иде ул. Мөгаен, адресын беләләрдер дип кергән иде. Рауза исә мәчет ишек төбендәге аяк киемнәрен тәртипкә китереп, төшкән чүп-чарны себереп булаша иде. Азат, елмаеп:
– Нәрсә, һаман әби-сәби карап, мәчет себереп йөрисеңме? – диде.

Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге “Лексус” машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды.
Раузаның түгәрәкләнгән билен чамалап, егетнең тамагына төен утырды. Күзләренә яшь тулган егет мәчет бусагасында берүзе серәеп басып калды…

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Башкортстанның Эстәрлебаш районы Турмай авылы


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *