Драма

21.12.2016

Го-о-о-ол!


353

Сатирик комедия

Катнашалар:

Ә т и
Ә н и
М а л а й
К ы з
Ш у л
Т е г е
Б у
У л
Б е р к е м т ү г е л
Б е р е н ч е у р ы н б а с а р ( Б У )
И к е н ч е у р ы н б а с а р ( И У )
Б е р е н ч е б ү л е к м ө д и р е ( Б Б М )
И к е н ч е б ү л е к м ө д и р е ( И Б М )
Б е р е н ч е м и н и с т р
И к е н ч е м и н и с т р
Ө ч е н ч е м и н и с т р
Д ү р т е н ч е м и н и с т р
А р т и с т
Э ш м ә к ә р

Сәхнәдә баскычлы пирамида. Иң астагы баскычы сәхнә идәне. Пәрдә ачылганда, боз сараенда хоккей уены баргандагы сызгырулар, улаулар, такы-токылы музыка, «шайбашайба», дип кычкырулар. Пәрдә ачылгач, ут пирамиданың беренче баскычын яктырта. Анда гади халык вәкиле ир, малае беләнтелевизордан хоккей карый. Читтәрәк кыз бала дәрес әзерләп утыра.
М а л а й (бар көченә кычкыра, сикереп). Го-о-ол! Го-о-ол! (Кыз килеп малайга тибә. Малай аңа кизәнә.)
Нишлисең, дура?
К ы з . Минем дәрес әзерлисем бар. Кычкырма.
М а л а й . Ә син нәрсә тибәсең? Дура!
К ы з . Син үзең дурак!
М а л а й . Дура!
К ы з . Дурак!
И р . Әй, җитте сезгә!
М а л а й . Ә нигә ул тибә?
К ы з . Ә ул нигә кычкыра? Мин дәрес әзерлим.
И р (малайга). Утыр! (Кызга). Ә син әниең янына чык!
К ы з . Чыкмыйм.
Дәрес әзерләргә утыра.
М а л а й . Әти, әти, буллит!
И р . Күрәм. Давай, давай!
М а л а й . Давай, давай! Го-о-ол! Го-ол-ол!
Кыз елап кухняга кереп китә. Аннан әнисе белән чыгалар.
Ә н и. Нишлисез инде сез?
И р. Тукта әле, кычкырма.
Ә н и . Кычкырма, дип… (Малайга). Ә син нәрсә үкерәсең?
М а л а й . Кычкырма, диләр бит сиңа.
Ә н и . Нәрсә дидең? Мин сине… Күрсәтермен кычкырманы (Малайның якасыннан эләктереп). Бар, әзерлә дәресеңне!
Ә т и . Тимә!
Ә н и . Тимәм менә! Кара син аны…
Ә т и . Тимә, диләр сиңа.
Ә н и . Син аны азындырасың.
Ә т и . Бар урыныңа. (Малайга). Ә син тик кенә утыр.
К ы з (малайга) Дурак. Әниләргә кычкырмыйлар.
Ә т и . Остарма. Барыгыз.
Кыз тагын дәрес әзерләргә утыра. Әни кухняга чыгып китә.
М а л а й . Әти, әти, кара, кара, нишли…
Ә т и (телевизордагы хоккейчыга кычкыра). Кая барасың, ишәк? Куып тот, куып тот, хайван. Молодец!
М а л а й . Судью на мыло. Әти, әти, дөрес сызгыртмады бит, әйеме?
Ә т и . Сатылган, сволочь.
Малай ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Кыз тагын елап әнисе янына кереп китә.
Ә н и (чыгып). Туктыйсызмы сез, юкмы?
Ә т и . Әйттеләр бит сиңа.
М а л а й . Әти, әти, кертә, кертә.
Әни барып телевизорны сүндерә.
Ә т и . Нишлисең син, дура! Ну-ка кабыз!
Ә н и . Чыгарып ыргытам ул телевизорны. Рәтле әйбер күрсәтми.
Ә т и . Ыргытып кара. (Телевизорны кабыза.)
М а л а й . Беренче период беткән.
Ә т и . Сүндереп тор. (Әнигә). Ашарга бармы?
Ә н и . Әнә хоккеегыз ашатсын. Аталлы-уллы…
Ә т и . Йә, булды. Чыгар ашарга.
Ә н и . Ничек чыгарыйм, өлгермәгән әле.
Ә т и . Нишләп йөрисең соң анда?
Ә н и . Яңа эштән кайттым. Хакки караганчы пешерә торырга иде.
Ә т и . Остарма.
М а л а й . Әти, әти, безнекеләр җиңәчәк, әйеме?
К ы з . Безнекеләр дигән була. Безнекеләр юк та әле анда.
М а л а й . Әй, чүпрәк баш, син нәрсә беләсең.
К ы з . Белмәс сиңа. Безнең математика укытучысы сөйләп тора.
Ә н и . Укытасы урынга хакки сөйлиме? Барысы да җенләнгәннәр. Әллә нәрсә диярсең. Боз өстендә резин кисәге куып йөреп.
К ы з . Аларга әле аена милиун сум түлиләр ди.
М а л а й . Әти, әти, күпме ала икән хоккеист?
Ә т и . До хрена.
Ә н и . Балалар алдында рәтле генә сөйләш.
Ә т и . Остарма. Ашарга өлгерт.
Ә н и . Кайный инде, нишләтим. Ни кызыгын табасыздыр шуның?
К ы з . Безнең Мария Сергеевна әйтә, хоккей, футбол — игра для слабоумных, ди.
М а л а й . Нәрсә белә ул химичка. Дура, әйеме, әти?
Ә н и . Әйтмә укытучың турында андый сүз.
М а л а й . Безнекеләр отса, өченче урынга чыга, әйеме, әти?
Ә н и . Күчми калырсың әле, шул булыр.
М а л а й . Хәзер күчми калсаң да күчерәләр, әйеме, әти?
Ә т и . Буламы инде ашарга? Икенче период башлана.
Ә н и . Әйтеп торалар лабаса.
Ә т и . Бер ашарга пешереп ашата алмыйсың.
Ә н и . Бер эшең юк, пешер дә аша. Эш юк дип кайтасың да шул хакиеңа, футболыңа ябышасың.
Ә т и . Мин гаеплемени эш булмаганга. Әнә Америкага әйт, кризис уйлап чыгармасыннар.
Ә н и . Хаки карап ятарга кризис түгел.
Ә т и . Нәрсә аңлыйсың син, чүпрәк баш.
Ә н и . Син күпме аңлыйсың инде, голдан башка рәтле сүз дә белмисең, көне-төне өйдә хакки карап ятып.
Ә т и . Акча бир, двориска барып карармын.
Ә н и . Шул гына җитмәгән. Болай да инде квартир бәяләрен дә ел саен арттырып торалар. Хакки да футбол, хакки да футбол.
К ы з . Волейбол белән баскетбол бар әле, әни. Туплы хоккей бар.
Ә н и . Эшләргә юк диярсең.
К ы з . Мария Сергеевна әйтә, эти игры нужны, чтоб отвлечь внимание народа от проблем, ди.
Ә т и . Күп сөйләнсә, күрсәтерләр әле проблеманы. Кирәкмәгәнне тыңлама анда.
К ы з . Хоккей бик кирәк инде.
Ә т и . Остарма.
М а л а й . Нәрсә беләсең, чүпрәк баш, әйеме, әти?
Ә т и . Тик кенә утыр. Дәресеңне әзерлә.
М а л а й . Хоккей бит, әти.
Ә н и . Әнә күрше Хәмитне дә кыскартканнар иде, эш тапкан. Ә син — хакки.
Ә т и . Җиттеме инде сиңа. Хәмиткә чыгасың калган.
Ә н и . Хакки да футбол, театрга бармаганга биш былтыр.
Ә т и . Нәрсә калган анда. Көләсе килеп тормый әле монда.
Ә н и . Көлдерү генә түгел анда. Яшәргә дә өйрәтәләр.
Ә т и . Өйрәтә. Өйрәтүчеләр күбәйде.
Ә н и . Ә хакки нәрсәгә өйрәтә?
Ә т и . Туктыйсыңмы син, юкмы? Аңла, чүпрәк баш, миңа ял итәргә кирәк.
Ә н и . Ял?! Нинди ял тагын?
Ә т и . Синең бытырдавыңны ишетеп арыйм мин.
Ә н и . Нәрсә, мин юкка бытырдыйммыни?
Ә т и . Ярый, булды, булды, икенче период башлана.
М а л а й . Давай, давай!
Ә т и . Давай, давай! Нәрсә карап торасың, ишәк?! Миллиун сум аласың.
М а л а й . Әти, судья тегеләрне яклый, әйеме?
Ә т и . Сатылган, барысы да сатылып беткән.
М а л а й . Жуликлар, әйеме, әти?
К ы з . Жуликларны төрмәгә утырталар.
М а л а й . Әй, син нәрсә беләсең.
К ы з . Белмәс, Мария Сергеевна әйтә, коррупция, ди.
Ә т и . Сөйләшмәгез.
Ә н и (чыгып). Аш өлгерде, әйдәгез.
М а л а й . Монда чыгар.
Ә н и . Чыгарырмын мин сиңа. Тәмам азындың.
Ә т и . Сөйләшмәгез, диләр сезгә.
Ә н и . Аш өлгерде, диләр сиңа.
Ә т и . Күзең чыккан мәллә, чүпрәк баш. Күрмисеңмени, уйныйлар бит әле.
Ә н и . Аларның туктыйсылары юк.
Ә т и . Җитте, диләр сиңа. Җитте, диләр.
Сикереп тора да Әнине эткәләп кухняга кертеп җибәрә.
К ы з . Тимә әнигә!

Әти кызны да кулыннан тотып кухняга озата.

 

***************************************************

Дәвамын «Казан утлары» журналының 8нче (август, 2015) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *