Хикәя

20.12.2016 №12(декабрь),2016

Кайту


ap_dorojka_v_gori

– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады: – Син канәгатьме?..
Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем.
– Миңа рәхәт. Мине монда язмыш үзе алып килде. Бу миңа күптән кирәк булган. Ләкин моны аңламыйча яшәгәнмен…
Ул талпынып алды, күрәсең, кулымнан тотмакчы булды, ләкин үзен тыйды. Яшел күзләре белән генә гүя сыйпап алды…
Алда, офыкны каплап, таулар өелеп тора. Иң артта – күз ышанмаслык биеклектә ап-ак кар каплаган, мәңге кеше аягы басмаган иң биек тау башлары күренә. Миңа – татар табигате кочагында үскән, урман-басуларга ияләнгән кешегә – бу манзара чынбарлык түгел, ә ниндидер реаль булмаган әкияти, параллель дөнья булып күренә.
Монда инде өченче көнемне яшим. Бу өч көндә кичергән хисләрем, күргән-аңлаганнарым берничә елга җитәрлек. Бирегә килүем язмыш тарафыннан хәл ителгән булган, ләкин өйдән шушы ерак сәер сәфәргә чыгып китүем, миңа калса, очраклы хәл.
Ничәмә-ничә еллар ял иткәнем булмады. Эштән җәй саен ял алып та шул санаулы көннәрне гел өйдә уздыргач, нинди ял инде ул?.. Акчасы да җитмәде, өй мәшәкатьләреннән дә арынып булмады, бүтән төрле сәбәпләр дә булды – шулай гомер уза торды.
Ләкин вакыты җиткән, күрәсең, – беркөн минем күңелемдә күптән яшәгән бер уй, дөресрәге – теләк калкып чыкты да бөтен хәятемне биләп алды. Шул теләгемнең ихтыярына буйсынып яши башлаган көннән тирә-юнемдәге кешеләр, дусларым миңа сәерсенеп карый башладылар, хәтта турыдан-туры «акылыңны җуйдыңмы әллә?» дип сораучылар да булды.
Ләкин йөрәгемдәге яра сызлый иде, нидер эшләргә кирәк иде, иң мөһиме – аңларга: теге фаҗига нидән килеп чыкты соң безнең тормышыбызда?.. Язмышның әшәкелегеме бу? Минем мәгънәсезлекме? Үземне гафу итәрлек сәбәп табып булырмы? Табасым киләме?..
…Кечерәк кенә аэропорт бинасыннан тышка чыктым. Еракта таулар сузылып ята, җиңел генә яңгыр сибәли. Җылы, якты көн. Каршымда тезелешеп таксилар тора, хуҗалары кызыксыну вә өмет белән миңа карый. Җирле халык инде күптән багажларын алып өйләренә кайтып киткән. Мин исә, тирә-якка каранып, бар нәрсәгә исем китеп, авызымны ачып торам. Төс-кыяфәтемнән дә күренә ки, мин монда чит кеше, үзебезнең гадәт буенча юлга чалбар кигән идем, башым да яулык белән капланмаган…
Таксистларның акчаны күбрәк каерганын белсәм дә, сатулашып тормадым, чөнки монда да эшсезлек. Әйдә ярар, шундый горур халыкның ирләрен йөз сум акча өчен бөгәргә кирәкмәс.
Тору урынымны интернет аша алдан ук сайлап, хуҗасы белән телефоннан сөйләшеп куйган идем. Подъезд төбендә фатир хуҗасы көтеп тора иде инде. Буйга минем белән бер чамадарак бераз томса чырайлы урта яшьләрдәге ир.
…Уникенче каттан бөтен җиһан ачылып ята… дисәм, ялгыш булыр, – дөньяны чикләп, еракта таулар тезелешеп тора. Йа Раббым, шушы гүзәллекне, бөеклекне күрмичә, моңарчы ничек яшәгәнмен?! Күздән яшьләр акты, мин рәхәтләнеп еладым. Юк, бу бушану түгел иде, шундый матур манзараны күрү бәхетеннән еладым.
..Ул кыш ахырында, һич көтмәгәндә кайтып керде. Өй ачкычын алып китмәгәнгә күрә, урамнан ук кычкырды. Беравык аңышмыйча тордым, аннан балконга атылып чыктым да аска карадым. Анда… Ул – битен сакал-мыек баскан, ябыккан, ләкин елмаеп басып тора. Исән-сау, куллары-аяклары урынында. Йа Хода, Синең рәхмәтең белән яшибез, ташлый күрмә, берүк!..
Аннан башка мин бөтенләй башка дөньяда яшәдем. Элеккеге тормыш ваклыклары: кирәкмәгән ыгы-зыгы, акча мәсьәләсе, кем кемгә нинди нахак сүз әйткән – болар барысы да коелып калды. Минем бөтен белгәнем – хәбәр каналлары, сәяси прогнозлар, сугыш кыры яңалыклары, махсус операцияләр, үтерелгәннәрнең саны…
Ә хәзер бетте, болар барысы да минем өчен бетте. Чөнки кайтты бит, исән бит!..
Беренче көн, беренче атна шатлыклары узды, гадәти тормыш янә бугаздан тотты. Элеккеге хәл ителмәс булып күренгән мәсьәләләр инде юк иде, ләкин… Нидер булды, нидер булган… Күзләре моңсу, кәефе төшенке, кулына бер эш ябышмый. Бирелгән ялын өйдән чыкмыйча, телевизор каршында футбол, хоккей карап уздыра. Элек тә әллә ни ачылып сөйләшмәгән кеше хәзер бөтенләй йомылды. Кайчан карама, авызында – тәмәке, йөзендә – хәсрәт… Ни булды соң анда, бәлки, сөйләрсең, дип, бер әйтеп тә карадым. Ул: белмәвең хәерлерәк, дип кырт кисте, мин бүтән сорамадым. Ах, ялгышканмын шул, сорыйсы, ялварып булса да, эчендә ни барын, йөрәген ни телгәләгәнен беләсе булган… Ах, җитмәде акыл, җитмәде күңел көче. Ярар, дидем эчемнән генә, шулай булсын, тормыш болай да җиңел түгел, монысын да күтәрә алмам, дидем…
Соңыннан, еллар узгач, инде эш беткәч, гел уйладым: бу хисчән, нечкә күңелле авыл баласы ниләр күргән дә ниләр кичергәндер?.. Кайчак ир кеше дә күргәннәрен күтәрә алмаслык була бит…
Үзе гел «таулар», диде, ялга да барып кайтты ак башлы таулар арасына. Шунда төшкән рәсемнәрен вакыт узгач та тыныч күңел белән карый алмадым – ул елмая, артында мәгърур кыялар. Ләкин шул таулар безнең болай да җиңел булмаган тормышыбызны ябып, каплап куйдылар. Мин тауларны яратмый идем, миңа бир син җылы диңгезне! Ул «тау» дигән саен, сискәнеп китә идем. Шул салкын-шыксыз тауларның ни кызыгы бар инде?..
Көчле йөрәк тә көннәрдән бер көнне бирешә икән. Эчендәге хәсрәтләр, уйлар, ашкынып та тормышка ашыра алмаган хыяллар, вак-төяк күңелсезлекләр – барысы да аны эчтән кимерделәр һәм бу дөньядан алып киттеләр…
Син юк инде. Үзеңне тауларсыз, ләкин гомерең буена син яраткан инеше, су буйлары, урманы булган авылыңа кайтардык. Авылыңның иң биек җире – инешнең теге ягындагы тау бите. Без анда кайткан саен менә идек, балаларны да гел шунда өстерәдек. Өстән авыл шундый матур күренә, тирә-яклар да искиткеч гүзәл манзара булып ачылып ята…

****************************************************

Гәүһәр Хәсәнова хикәясенең дәвамын «Казан утлары» журналының 12нче (декабрь, 2016) санында укый аласыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *