Әдәби тәнкыйть

12.12.2016 №2 (ФЕВРАЛЬ), 2016

Күзен ачкач, Зөләйха нәрсә күрде икән?


205

ГҮЗӘЛ ЯХИНАНЫҢ «ЗУЛЕЙХА ОТКРЫТВАЕТ ГЛАЗА» РОМАНЫ ТУРЫНДА
Романның атамасы ук укучының игътибарын җәлеп итә.
Чыннан да, күзен ачкач, Зөләйха ни-нәрсә күрде икән соң? Ул игенчеләрнең хәләл көче белән үстергән икмәген талаучы совет инквизиторларын күрде. Ул изге мәчетләрне мыскыл итүче, гаепсез кешеләр белән рәхимсез кыланучы «кызылурдачыларны» күрде.
Зөләйха ире белән зиратка барып, кызларының каберен ачып, табутына чәчүлек икмәкне яшереп кайтып килгәндә, кемнеңдер урысча җырлаганын ишетә. Бу җырны икмәк талаучылар отряды җырлап килә икән. Зөләйха җырның сүзләренә колак сала:

Вздуйте горн и куйте смело,
Пока железо горячо…

Зөләйха җырны тимерче урыс җырлый дип уйлый. Юкса, автор Зөләйханың урысча бер авыз сүз дә белмәгәне турында яза. Бер сүз дә урысча белмәгән Зөләйха җыр турында фәлсәфә куерта. Шушы мантыйксызлыкны укыганнан соң, романның беренче битләреннән үк авторга ышанмый башлыйсың.
Ни өчен халыктан рәхимсез рәвештә икмәк талаучы кызылармеецлар автор тарафыннан «кызылурдачылар» дип аталган? Автор үзенең борынгы ата-бабаларын җене белән сөйми һәм гаделсез «кызылармеецларны» «кызылурдачылар» дип атый.
Әлеге дә баягы «Татар игосы» заманасындагы урдачылар коммунист- кызылареецлар кебек рәхимсез булмаган. Алтын Урда баскагы буйсындырылган илләрдән елга бер тапкыр ясак җыйган да китеп барган.
1254 елда бөек солтанат — Алтын Урдада халык санын алу башлана. Шуның нәтиҗәсенә күрә, карар чыгарыла: җирбиләүчеләр Алтын Урдага «мал» дип аталган ясак (налог) түләргә тиеш була. Терлекчеләр йөз баш тере малдан бер баш малны баскакларга бирү мәҗбүрендә булган. Сәүдә өчен ясак «тамга» дип аталган. Бу ясак сатылган малның өч процентын тәшкил иткән (История Грузии, 1967, стр. 98).
Шул да булдымы «иго»?
Чын иго совет власте вакытында килде халык өстенә. Халыкның җиде кат тиресен тунадылар коммунистлар. Сүз иярә сүз чыккач, әйтим: бөек тарихчы Лев Николавевич Гумилёв «иго» булмаганын исбатлады. Тарихчылар «иго» уйдырмасы татарларны кысарга-кимсетергә шовинистлар уйлап чыгарган сылтау гына дип карый.
Бичара, гаепсез бәрәнгә бүре әйтә: «Син гаепле минем ашыйсым килгәнгә!»
Мескен крәстиән совет власте өчен бушка эшләде, паспорты булмады, кол иде игенче, калхуз рәисенең рөхсәтеннән башка игенче беркая да китә алмый иде. Крәстиәннең соңгы кыерчык ипиен, урта хәллеләрнең имана җирен, малларын, йортларын, җиһазларын тартып алдылар. Коммунистлар-кызылареецлар мәчетләрне җимерделәр яки клуб ясадылар. Советлар Берлеге халыклары түли алмаслык налоглар, заемнар түләргә дучар ителделәр. Хәтта күт налугы салдылар. Хатын-кызлар кияүгә чыккач, бала табалмаса, аңа күт налугы салалар иде. Ир кеше өйләнсә, хатыны бала тапмаса, ирләргә дә күт налугы йөклиләр иде. Имәнгеч налуг иде ул. Әгәр ир импотент яки кыз-тәкә булса? Әгәр дә хатын бала табалмый торган булса?
Гәрчә 1861 елда ук крепостное право бетерелсә дә, СССРда крепостное право ХХ гасырга чаклы дәвам итте. Бу хәл, автор язганча, «кызылармеецлар» заманасында булды. Гаҗәпләнергә генә кала, урта гасырлардагы «урдачыларның» «коммунист кызылурдачыларга» ни катнашы бар? Гүзәл Яхинаның борынгы бабалары — «урдачылар» «кызылармеецларга» караганда йөз мәртәбә миһербанлырак булган.
Октябрь революциясеннән соң СССРда котчыккыч кызыл террор чоры башланды.
Коммунистлар халыкның соңгы ямаулыгына кадәр алып бетерделәр. Кызыл бандитлар белән чагыштырганда, «ордынчылар» фәрештәләр кебек миһербанлы булган. Урта гасырдагы «урдачылар» буйсынган чит халыклардан өлешчә генә ясак алганнар. Кызыл бандитлар исә халыкны соңгы тавыгына кадәр талаганнар, атканнар, үтергәннәр, ач үлемгә дучар иткәннәр. Идел буендагы, Украинадагы ачлык йөзмеңнәрчә кешеләрне кабер якасына кертте.
Язучы Гүзәл Яхина бу өлкәдә, йомшак кына әйткәндә, бихәбәр икәнен күрсәтте. Ул татар тарихына өстән генә, җиңелчә генә карый икән. Димәк, романның беренче битләреннән үк авторга ышанмый башлыйсың.
Романда калкытылган тема яңалык түгел, халыктан икмәк талау, кулакларны каторгага сөрү, гулаглар инде күптән тапталган темалар. Романның аерым үзенчәлеге нәрсәдә соң? Юк анда аерым үзенчәлек. Мескенлеккә төшерелгән татар хатыны «яхшы ирен» атып үтергән коммунистка — гыпыушникка кияүгә чыга. Бәлки шушы канлы вакыйга аерым үзенчәлеккә дәгъва кыладыр? Бу да әдәбиятта яңалык түгел. Эсхилның «Орест»ында да, Шекспирның «Гамлет»ында да, Пушкинның «Таш-һәйкәл кунаг»ында да хатыннар ирләрен үтергән кешегә гашыйк була яки кияүгә чыгалар. Бу темага күп авторлар әсәрләр язды бит инде.
Бәлки автор романында моңарчы әдәбиятта булмаган уңай образлар, зиһенле, каһарман татарларны һәм татар милләтенең башкаларга күрсәтерлек гүзәл йолаларын сурәтлидер? Милли холыкларга килгәндә, әсәрдә метаморфоза калкып чыга. Кайда татарларда мең еллар буена шомарган, тәртипкә салынган матур гаилә институты? Романдагы кебек татарлар мескен, кыргый, примитив тормышта яшәгәннәрме икәнни?
Булган алар рәхимсез-кансыз каенаналар, алпавыт хатыннары, алар үз крепостнойларын эт урынына кыйнаганнар, хәтта үтергәннәр дә, урыс алпавытихасы Салтыкова Дарья Ивановна крәстияннәрен юкка-барга да каты җәзалап үтергән. Ләкин бу гамәл татарлар арасында типик түгел. Гаилә башлыгы булмаган очракта аның вазифаларын каенана башкарган, бу гадәт түрк-татарларда борынгыдан булган, ләкин каенаналар киленнәрен үз урынына калырлык итеп, кырыс тәрбияләгәннәр. Татар гаиләсендә каенана йола-гадәт сакчысы булган. Татар гаиләсендә каенана кырыс булган, ләкин ул кырыслык һич тә кансызлыкка, садистлыкка әверелмәгән. Романда «Убырлы карчык» патологик рәвештә явыз, гипетрофический әшәке, артыгы белән гаделсез һәм кансыз. Уйлап куясың, каенананың рухы сәламәт түгел бит. Ни өчен каенана артыгы белән каты күңелле? Бу турыда автор сүзсез кала. «Кабахәт кеше ролен уйнаганда син аның кайчан-кайда миһербанлы булуын эзлә». Юк шул, каенана Убырлы карчык һәрвакыт гаделсез усал. Ул гомергә гаделсезлек битлеге кигән. Чөнки авторга шулай кирәк булган.
Әсәрнең каһарманнары Яхина тарафыннан шулай уйлап чыгарылган, алар авторның теләге буенча хәрәкәт итә, шуңа күрә алар ышандырмый. Каенана холкында бөтен кабахәт кешеләрнең үзенчәлеге тупланган: ул килененә нахак яла яга, ул рәхимсез, ул гаделсез, ул сәбәпсезгә киленен кимсетә, җәберли, ул Зөләйханың фаҗигасен (аның туган бер баласы үлеп бара) мыскыл чыганагы итә. Каенана — патологик садистка.
Әсәрнең каһарманнары җепкә тагылган курчаклар кебек хәрәкәт итә, җеп автор кулында.
Михаил Шолохов турында риваять йөри. Имеш, ул бик кайгылы рәвештә
редакциягә килеп керә.
– Ни булды, Михаил Александрович? — дип сорыйлар моннан.
– Давыдовны үтерделәр! — дип Шолохов үксеп елый башлый.
– Кайсы Давыдовны? — диләр редакторлар.
Баксаң, Шолохов «Күтәрелгән чирәм» әсәрен тәмамлап килгән икән. Әсәрнең азагында дошманнары Давыдовны үтерәләр.
– Михаил Александрович, ә сез Давыдовны үтертмичә тәмамлагыз әсәрегезне! — дип киңәш итәләр редакциядәгеләр.
– Юк! — ди автор. — Бу миннән тормый. Ул шулай һәлак булырга тиеш иде.
Димәк, әсәрнең каһарманы Давыдов үз тормышы белән яши, автор курчакның җебен кая тартса, шунда йөрми Давыдов, чөнки Шолохов курчаклы уйнамый.
Әйтәләр, Лев Толстой белән дә шундый ук хәл булган, диләр. Яңа әсәр башлар алдыннан озын-озак уйлап йөргәннән соң, Толстой булачак әсәренең булачак каһарманнарының тавышларын ишетә башлый, кыяфәтләрен күрә һәм Толстой аларның артыннан яза барган, шулай язылган бөек романнар. Толстой үзен персонажлар арасында яшәгән кебек хис иткән.
Роман азагында Зөләйха чыннан да уяна, күзен ача, Зөләйханың күзенә ни күренсә, китапны укучы да шул вакыйганы күрә. Ә Зөләйха ачык күзе белән үзенең улы, Мортаза Вәлиевнең улы атасын атып үтергән кеше тәрбиясендә үскән, ана Юзуфның урыслашканын күрә. Зөләйханы шатлык урап ала, ул бәхетле.
Кол Галинең (1212) «Йосыф белән Зөләйха» әсәре 800 ел буена татар халкын гүзәллекне аңларга, миһербан тәрбияләргә, гадел булырга, бөек мәхәббәткә тугры калырга өйрәтте. Яхинаның романында да Юзуф белән Зулейха исемнәре бар. Ләкин алар татар милләтеннән тамырлары белән аерылган, алар татар йолаларын, гадәтләрен дәвам итүче түгел.
Роман тәмам. Без Зөләйха күзләре белән Мортаза Вәлиевнең шәҗәрәсе өзелгәнен күрдек.
Интернетта Яхинаны классик язучылар рәтенә кертә яздылар. Романның тел төбендә татар халкының бетәргә дучар булганлыгы турында киная бар. Мин бу киная белән килешер дә идем, татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый 1904 елда әсәрендә («Ике йөз елдан соң инкыйраз») татар халкының бетәренә 200 ел гына калды дип яза. Әүлия сүзләренә күрә, татарларның юкка чыгарына тагын 111 ел калып бара. Әмма Исхакый татарларга кисәтү буларак язган бу әсәрен. Татар халкының милли сәламәтлеге турында кайгырта әдип. Ачыктан-ачык һәм яшертен ассимиляция турында кисәтә язучы. Чынлыкта Исхакый татарларга котылу юлын күрсәтә. Ә Яхина гамьсез рәвештә татарларның урыслар тарафыннан йотылганын раслый. Хәтта ул бу сөрешне хуплый да кебек. Яхина татар халкының йолаларын, гадәтләрен, тарихын белеп бетерми, автор белмәсә, Зөләйха белергә тиеш иде, юкса, аларның гамәлләрен ничек аңларга: Зөләйха ире Мортаза белән зиратка барып, уртак кызлары Шәмсиянең каберен казып, аның табутын ачып, потлап-потлап икмәк тутыралар. Матур күренеш түгел. Әйттем исә кайттым, мөселман-татарлар мәетне табутка салып җирләмиләр, ә бәлки аерым казылган ләхеткә (кечкенә мавзолейга) салып, имән такталар белән каплап куялар. Кайбер очракларда татарлар, изге китаплар кяферләр кулына төшмәсен дип, каберне ачмыйча гына кабер туфрагына качырып куя торган булганнар. Гомумән, революциягә чаклы, революциядән соң да мөселман хатыннарына зиратка керү тыелган була. Саба төбәгендә, Яхина туып үскән якта, мәетне табут белән җирләү гадәте бармы әллә? Юктыр, булмас! Зөләйханың балалары бер-бер артлы сабый чакта ук үлә барган. Димәк, сабый гәүдәләрен кечкенә табутчыкларга салып гүргә иңдергәннәр. Бу табутчыкларга потлап-потлап орлыкны ничек сыйдыра алганнардыр? Автор язуынча, Зөләйха белән Мортаза ике көрәкне лачинкә итеп, шул лачинкәгә салынган чәчүлек орлыкны көчкә-көчкә күтәреп, кабер якасына илтәләр. Кабердәге сөякләр янына салгач, бодай-арышка мәет исе сеңмәсме, язын каберне яңадан ачып орлыкны алгач, ни булыр?

 

****************************************************************

Әдәби тәнкыйть мәкаләсенең дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче (2016) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *