Укучыларыбыз иҗаты

07.07.2018 №3 (МАРТ), 2016

Бәхетле


«Бәхетлеме син?» — дип сорамагыз,
Мин үземчә аңлыйм бәхетне:
Бар галәмне кочып иңли алган
Канат-канат
Хыялларым белән бәхетле.

Бүлешүче юкта шатлыгымны,
Өмет канатларым өтелде…
Бәхетле мин, көюләрдән калган
Каурый-каурый
Өлешләрем белән бәхетле.

Учларыма кысам үчләремне,
Татыр өчен бер уч рәхәтне…
Оялырга мине мәҗбүр иткән
Йодрык-йодрык
Нәфрәтләрем белән бәхетле.

Хәсрәт-сагыш сыккан күз яшемне
Бүлешмәдем, алар нихәтле!..
Дулкын кагып, төсе җуелмаган
Кыя-кыя
Горурлыгым белән бәхетле.

…Күңелеңнең ак бәз тукымасына
Алыштырдым затлы бәрхетне…
Сафлыгына җирне урый алган
Көлтә-көлтә
Елмаюларыңнан бәхетле.

…Бәхетле мин, сөюләргә урап,
Үрә алганым өчен тәхетне.
Мөлдерәмә килеш, түгелмәгән
Йөрәк-йөрәк
Сөюләрем белән бәхетле!

Зөлфирә КАМАЛОВА,

Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Картина авторы: Андрей Маркин
wowavostok.livejournal.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *