Уены–чыны бергә

09.12.2016 №12(декабрь),2016

Аерма


165

Бәрәкалла! Палатабызга адәми зат шуышып кереп килә түгелме?! Кеше бит, җәмәгать, валлаһи, кеше! Әй, энем, кая шуышасың болай? Әйе, бишенче каттагы икенче палата шушы була. Сине дә шушында җибәрделәрме? Ярар, түргә уз, алайса! Нигә шулай шатланасың? Икенче көн шуышам, дисеңме?! Кичә ярты юлда «скурый» машинасының бензины бетте? Бара тор, куып җитәрбез, диделәр? Дөрес, энем, беркемнең дә «скурый»да җан тәслим кыласы килми шул. Куып җитә алмадылармы? Аннан соң тәгәрмәче җибәргән? Их, каһәр суккыры! Бер уңмаган юлга чыксаң, шулай була шул, энем: каршы килә дә тора!

Алай да бә-әк нык кеше икәнсең, тешеңне кысып булса да бульнис ишеге төбенә килеп егылгансың. Мулудис, энем! Хәзерге заманда үзең селкенмәсәң, башкалар кымшанып та карамас. Врачларга рәхмәт әйт, баскыч төбеннән өстерәп алып кергәннәр үзеңне. Әпиндисең шартлаган, диделәр? Тик нишләп сине монда арба белән алып менмәделәр соң? Ә-ә, дөрес, энем, лифте дигән нәрсәләре инде ел ярым эшләми, диләр. Ул чагында арба белән сине бишенче катка ничек алып менсеннәр?! Әкренләп үзең мен, алайса, диделәрме? Шулайдыр, энем, тагын нәрсә әйтсеннәр инде алар?..

Әгәр шулхәтле яшисең килә икән, уз энем, уз! Унбиш кеше сыйганны, уналтынчысы гына сыярбыз. Сугыш вакытында бер землянкәдә йөзгә якын кеше яткан чакларыбыз булды. Иту түздек!

Карале, энем, кулыңдагы төенчегеңдә мина-фәлән түгелдер? Дошман танкысы астына ташланырга җыенган солдат шикелле шуышасың… Пычак, энә, җепләр? Мулудис, аператси ясарга кирәк нәрсәләрне алгансың. Хәзерге заманда бульнискә үз кирәк-ярагыңны кыстырып баруың хәерле. Тик ярар микән синең ул әйберләрең? Мин үзем, бүсереңне алу өчен корсагыңны ярырга пычак кирәк булыр, дигәч, авылга кайтып, пычакны чалгыдан ясатып килгәнием – ошатмадылар. Безгә медисинский пычак кирәк, диделәр. Менә шулай, энем, аларга ярап та булмый. Аннары тегәргә кәтүк җебе дә ярамый икән. Хайван эчәгесеннән ясаганы кирәк, диделәр. Нишлисең, авылга кайтып сарык суярга туры килде. Шуның эчәгесен телгәләп киптердек. Анысы ярады…

Алай да өметеңне өзмә, энем, аператси ясый торган көннәрдә кирәкле струмитларны башка бульнистән дә алып торгалыйлар. Тик чират җиткәнче үлмәскә генә тырыш, аператсига тикле түзә алсаң, яшисең дә яшисең аннары! Тик аператсидан соң нинди дарулар кирәген белешеп куй: туган-тумачаларың эзли торсын. Шуларны тапмасалар, Алла сакласын, каравыл кычкырып ятарсың. Яраң да төзәлмәс, өеңә шул тишек корсагың белән кайтып китәрсең.

Туктале, энем, тукта, нишләвең бу?! Куй минем банканы урынына! Соң, эчәсе килә, дип, шуны эчәргә дигәнме?! И-и, җүләр, ниткән сыра булсын? Кил монда, мин сиңа сок бирәм. Эчеп җибәр әле рәхәтләнеп. Хәер, туктале, энем, сиңа эчәргә дә ярамыйдыр әле. Врачлар килгәч, иртәгә алардан сорарсың. Бүгенме? Бүген кайтып киткәннәрдер инде.

Хәер, белмәссең, берәрсенең килеп чыгуы да бар. Кайчакта кергәли алар.
Нигә чыраеңны сыттың, энем, бик авыртамы? Кычкырмас өчен, син авызыңа яулык йомарлап кап! Безнең баштан үткән нәрсә инде ул. Вакыт җитмичә үлеп булмый – түзәргә кирәк. Әлбәттә, Ходай өмет дигән нәрсәдән дә аермасын! Элегрәк түзүе ансатрак ие: бик авырта башласа, укол кадыйлар иде дә, хәтта йоклап китә иең… Ә хәзерге заманда кайдан алсыннар ул даруларны?

Моннан ундүртенче караваттагы ирне күрәсеңме? Әйе, китап укып ята. Менә өмет нишләтә кешене! Үлгән дип, мурыгка чыгарып аткан булганнар мескенне. Ә ул, өч көн, өч төн шунда яткач, ыңгырашып куйган. Ышанмаганнар, әлбәттә. Ныграк ышану өчен шунда тагын ике көн яткырганнар. Ул кычкыра ук башлаган! Алып менделәр аннары. Ә хәзер әнә, үзең күрәсең… Укымаган нәрсәсе юк! Көнен дә укый, төнен дә. Төнен хәтта утсыз укый! Мурыгта караңгыга ияләшкән. Бәхете дә бар икән үзенең. Мурыгның суыткычы ватылган чакка туры килгән! Әгәр шул эшләгән булса, катып үлгән булырые…

Ике көн, бер төн шуыша-шуыша хәлең дә беткәндер. Ә-ә-нә моннан уналтынчы карават синеке булыр. Ят та ял ит, көч җый, сабыр әйлә! Сөенергә дә онытма: бездә дәвалау бушлай бит, энем! Әгәр син шартлаган әпиндисең белән Әмрикә бульнисенә керсәң, беләсеңме, күпме акча түләгән булырыең? Ә бездә – Ходай кушып, исән калсаң, – бер тиен дә түләмисең! Сизәсеңме аерманы?
Бар, энем, бар, авызыңа яулыгыңны йомарлап кап та ял ит!..


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *