Яңа исемнәр

09.07.2018 №12(декабрь),2016

Болай гына уфтану


Бездә тукталмый икән лә –
Уза икән ул гомер.
Уза икән… Туза икән
Тән генә түгел – күңел…

Көмешләнгән чәчләр ни лә,
Маңгайдагы сырлар ни –
Күңел көзгесе тоныграк
Күрсәтәме әллә дим?..

Юл буенда өзелеп яткан
Чәчәкләрне сизми ул,
Яралы кошчыкны күрми,
Хыял иңләп йөзми ул…

Тупаслана, тутык баса,
Бурсый башлый ич күңел.
Без бит андый түгел идек,
Без һич тә андый түгел!

Бала чакның ал күзлеге
Кайчан салынды икән?
Күңел бакчасына кайчан
Кырау кагылды икән?..


Фото: kaischool.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *