Хикәя

06.12.2016 №2 (ФЕВРАЛЬ), 2016

Китмә, әти!


101

Берәүләрнең әтиләре яраланып кулсыз-аяксыз, берәүләрнеке исә тәненә дошманнан бер шырпы да тидерми кайтты. Кемнәрнекедер күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә батырларча һәлак булды, хәбәрсез югалды. Ә Мәүлетнең әтисе… Мәүлетнеке дә югалды. Югалды да табылды. Табылды да тагын югалды…

***

Иртәрәк киленде бугай. Ашлама төялгән баржа күренми иде әле. Мәүлет машинасының рулен ике кулы белән кочаклап, башын шунда салды һәм пристаньда кайнашучыларны тыныч кына күзәтә башлады. Андагы халык ыгы-зыгы килә иде: берәүләр кемнәрнедер каршы ала, икенчеләре озата. Күз күреме җитмәслек булып җәелгән Идел өсте дә буш тормый. Зур-зур теплоходлар, метеорлар, кечкенә катерлар Казан ягыннан да, Ульян ягыннан да килә тора. Кояш нурларында ялтыраган Идел өстенә ак күбек дулкыннар тарала.

Эчке бер рәхәтлек кичереп пристань тормышын күзәтеп утырган Мәүлетне йокы баса башлады. Идел өстендә биегән кояш керфекләрне аска тарта. Колхоз эшеннән соң төне буе Гөлҗиһаны белән печән кайтарып бик нык алҗыган тәне, кояш җылысына эләккән балавыз кебек, эреп бара иде.

— Юк, болай булмый. Бит-кулларны салкын суда чылатып, буыннарны язып менәргә кирәк, — дип, Мәүлет кабинасыннан сикереп төште дә Иделгә юнәлде.

Бая оеп утырганда сизми дә калган: пристаньга зур гына теплоход килеп туктаган икән. Саллы гына агайлар, көяз ханымнар, чибәр кызлар җай гына гәпләшеп, Идел яры өстендә иркенләп, таралып урнашкан Тәтешне күзәтәләр иде. Болгар ханнарының эзен саклаган, язларын ап-ак чия, алмагач чәчәкләренә чумган, ә бүген бөтен Идел өстенә алма исе таратып, яр өстендә горур гына утырган борынгы шәһәр бик матур иде. Тәтеш — кем өчендер Иделдән килгән су, ләм, бака ефәге исләренә кадәр якын туган як, ә кемнәргәдер узып барышлый гына тукталып торган иске бер шәһәр. Шуңа да берәүләре, теплоходтан төшеп, өйгә, туган йортка дип, биек агач баскычтан шәһәргә күтәрелә. Калганнары исә Ульян каласына таба юл ала.

Җиткән ике кызы белән Ульянга юл тотучы шәп гәүдәле, ипләп кенә олыгаеп килүче ирнең, Тәтеш күренүгә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибәргә тотынды. Чәчләренә вакытыннан алда кырау төшкән, алып гәүдәле, шәмдәй таза бу ирнең елыйсы килә иде. Аның җанында дөрләгән утны теплоходтагылар күрсә, янудан куркып, теплоходта бер кеше дә калмас иде, шәт.

Мәүлет читкәрәк китте, дулкыннар иркәләп шомарткан ташларга басты. Уч тутырып салкынча су алды, кулларын, битен юды. Башы сафланып, тәне җиңеләеп китте. Керфекләргә ябышкан йокының әсәре дә калмады. Ул тураеп, кояшка чагылган күзләрен кыса төшеп, Идел аръягына карап тора башлады. Шулвакыт нигәдер Мәүлетнең колак яфраклары кызышып куйды. Яннан берәүнең үтәли тишәрдәй булып карап торуын бөтен күзәнәге белән сизде. Ул теплоходка таба борылган иде, палубадан:

— Исәнмеcез, егет! Сезне бер генә минутка мөмкинме? Кайсы яклардан, кайсы авылдан буласыз? — диде теге шәп гәүдәле ир.

— Сез миңамы? — диде Мәүлет, башын күтәреп. Армиядә хезмәт итүен санамаганда, Тәтештән ары китмәгән Мәүлет өчен «сез» дип дәшүләре мәзәгрәк тоелды.

— Мондый дәү теплоходта йөзеп йөргән абзый безнең кечкенә авылны белер микән сон?! Берлек дигән авылдан булам мин, абзый кеше, — диде ул, тагын да турая төшеп.

«Берлек» сүзен ишетүгә, әлеге мәһабәт гәүдәле ирнең өстенә салкын су койгандай булды. Бугаз төене бер күтәрелде, бер төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге бугазына җиткән кебек тоелды. Әйе, акыл кайчак ялгышып куйса да, күңел дигәнең ялгышырга тиеш түгел. Бу яшь ирне күрүгә, аның йөрәге юкка гына чәбәләнә башламагандыр. Әкият дигәнең юктан бар булмаган бит инде. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер? Юлга кузгалганда ук ниндидер бер могҗизага өметләнеп чыкты бит ул. Бу могҗиза — Иделдә бит-кулларын чылатып, горур гына басып торган Мәүлет. Чыннан да, Идел буендагы ташларда бу агайның яшьлеге — Мәүлет басып тора иде.

Теплоход әкрен генә пристаньнан кузгала башлады.

Сугышларны кичкән ир үзен кулга алырлык көч тапты. Һәм, тыныч булырга тырышып:

— Ә син Берлекнең кем малае буласын? — Ир үзенең «сез»дән «син»гә күчкәнен сизми дә калды.

— Гомә-р малае-е-ы, — дип кычкырды Мәүлет, суза төшеп, нигә алай дип әйткәнен үзе дә аңламыйча. Югыйсә, гаиләсе — бер көтү баласы, хатыны белән ике йорт аша гына яшәп ятучы Гомәрнең аларга бер катнашы да юк иде.

— Ю-ук, син Гомәр малае түге-е-л, син мине-е-м улым! Ишетәсеңме-е, син минем улы-ым. Минем улым — Мәүле-е-т си-и-и-н!

Бая «Берлек» дигәнне ишеткәч, палубада басып торган ир нинди халәттә булса, «улым» дигән сүз хәзер Мәүлетне шул халәткә салды. Ул бермәлгә тораташтай катып калды. Ничек инде аның улы? Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалды бит. Бары бер хаты килде. Китте дә югалды…

Ир теплоход ерагайганчы тизрәк әйтеп калыйм дип ашыга иде.

— Иртәгә без шушы вакытта яңадан Тәтеш аша узабыз. Әниең белән Сөембикәне дә алып кил. Аларны да алып кил, улым!

Әкрәм Идел ярында басып торган бу яшь ирнең үз малае булуына каян шулкадәр ышангандыр, үзе дә аңламады. Тик шәмдәй төз, горур бу ирнең үз улы Мәүлет булуында аның энә очы кадәр дә шиге юк иде. Шуңа да ул бер шикләнмичә, «син минем улым», диде.

Ашлама төялгән баржа кайчан килде, машинага кемнәр, ничек төяделәр — Мәүлет аңышмый да калды. Колхозга кайтып җиткәнен, складка бушатканын — берсен дә хәтерләми. Барысы да гипнозланган кебек эшләнде.

Кемнән чыккандыр, ник шулай атап йөртә башлаганнардыр, колхозның машина-трактор паркын «әтрәт» дип йөртәләр алар. Мәүлет машинасын әтрәткә түгел, тизрәк өйләренә куды. Аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып сикерә, күңелендә әйтеп-аңлатып булмый торган хисләр актарыла иде.

Капка төбенә килеп туктагач та Мәүлет тиз генә машинасыннан төшәргә ашыкмады. Пристаньда урап алган хисләр давылы тынмаган иде әле. Машинасыннан төшеп басса, ул давыл аяктан егар төсле тоелды.

Йөрәге чәбәләнүдән бераз туктагач, машинасыннан төшәргә дип Мәүлет ишеккә тотынды. Аннан яңадан урынына утырды. Утырды гына түгел, бөтенләй сеңеп калды. Өйдәгеләргә бу хәбәрне ничек итеп әйтергә соң? Нәрсә дияргә? «Мин сугышта хәбәрсез югалган әтине күрдем», дияргәме? Әнисе нәрсә әйтер, нишләр? Аларның бит әле кешенеке төсле генә түгел, әтиләре кыңгыраулы булды. Шушы минутка кадәр Мәүлет бу хакта бөтенләй уйламаган икән бит.

***

Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет.

Малай чакта авылдагы апаларның, яшьтәшләренең сөйләүләреннән, үсә төшкәч, кинолардан күреп, ул әтисен аркасына юл капчыгы аскан, башына кызыл йолдызы янып торган пилотка кигән, күн итекләрдән; яшькелт соры гимнастёркасына медальләр тагып кайтып килер дип хыяллана иде. Өйләренә — алар янына кайтыр дип. Шушы кадәр дә өметләнеп көтүгә ничек кайтмаска мөмкин ди. Инде ике улы үсеп килә. Үзе әтисенең сугышка киткәндәге яшен узды. Тик һаман да шул балачак хыялындагыча итеп көтә иде ул әтисен.

Мәүлетләр бер урамлы Берлек дигән авылның Килдеш очындагы иң беренче йортында яшиләр. Сугышка әтисе, авылдагы башка абзыйлар белән, ат арбасына утырып, шул юлдан китте. Шуңамы, әтисе башка бер яктан да түгел, ә менә нәкъ Килдеш юлыннан кайтып килер кебек. Шул Килдеш юлына каерылып карый-карый муеннары авыртып бетә иде аның. Малай чакта бакча утаганда да, буыннары азрак ныгып, әнисенә ияреп чокыр буенда печән чапканда да шул гадәт калды. Өйдә бердәнбер ир-ат буларак, Мәүлет кечкенәдән төнгелеккә капка бикләргә дә үзе чыга. Биген төшергәнче, башта капканы ачып, Килдеш юлына бер күз сала торганга әйләнде малай. Әтисен көтә-көтә буй җиткерде, егет, ир булды. Әле кичә генә дә капка бикләргә чыккач, Килдеш юлына озак кына карап торган иде… Бүгенге көнгә кадәр шулай булды.

Мәүлет капкадан кергәндә, әнисе Рәйханә абзар ягыннан кочагы белән вак-төяк утын күтәреп килә иде. Әнисен ишегалдында ук күргәч, Мәүлет каушап калды. Өйалды ишеге төбендә кара-каршы очрашкач та, ул ишек ачып, ни әнисен уздырмады, ни кочагындагы утынын алмады. Елау катыш көлгән кебегрәк итеп:

— Әни, мин әтине күрдем, — диде.

Ишегалдын бер мизгелгә тынлык тутырды. Мәүлетнең чигә тамырлары тартышты. Йөрәгенең дөп-дөп типкәне үзенә ишетелде. Рәйханәнең кочагындагы утыннары шапылдап кулыннан төшеп киттеләр дә, чолан тактасына сөяп куйган тагаракка бәрелеп, күк гөлдерәгән тавыш чыгардылар. Үзе исә, чолан ишегенә сөялгән килеш, әкрен генә баскычка чүкте.

— Әй Алла, балам, нәрсә булды монда? Нишлисез? — дип, тавышка өйдән Гөлҗиһан йөгереп чыкты.

— Мин әтине күрдем, — диде Мәүлет, ни көләргә, ни еларга белмичә.

— Кит моннан, хайван. Кем шулай шаяра инде, — диде Гөлҗиһан, иренең сүзләрен чынга алмыйча.

— Чынлап инде. Ниткән шаяру булсын, — дип, Мәүлет баскычта хәле китеп утыручы әнисе янына чүгәләде. — Пристаньда күрдем мин аны.

Мәүлет кечкенә бала кебек дөньясын онытып, әтисен ничек итеп күрүен, нинди сөйләшү булуын бәйнә-бәйнә тезеп биргәч, килен белән каенана аптырап бер-берсенә карашып алдылар.

Алар шулай телсез калып утырганда, өйдән кызган таба, май исе чыга башлады.

— Гөлҗиһан, чукынчык, нәрсә терәлеп каттың. Чәлпәгең янамы әллә? — дип, Рәйханә кычкырып җибәрде. Мәүлет белән Гөлҗиһан икесе дә дерт итеп киттеләр.

— Ай Аллам, учакта табам калган бит, — дип, Гөлҗиһан тиз генә күздән юк булды. Ана белән бала сүзсез генә баскычта утырып калды.

Эссе көн акрын гына сүрәнләнеп килә иде. Кылна буеннан искән талгын җил Юкау чувашлары чапкан печән исен ишегалдына ташый. Көн буе кояш җылысында кызынган кычытканнар, иркен тын алып, башларын күтәргәннәр. Өлгереп килүче алма, чия исләре белән кушылган кипкән печән, кычыткан исләре баскычта утырган Мәүлет һәм Рәйханәнең иләсләнгән җанына куе бер һава дулкыны булып сеңә иде. Алар икесе дә әйтеп аңлата алмастай халәттә иделәр. Мәүлет үзен нәкъ әтисен сугышка озаткандагы кебек хис итте. Ул көнне дә шулай, әнисе Мәүлет белән Сөембикәне ике ягына кысып, дөньясын онытып, шактый вакыт хәле китеп торды. Утыра торгач, аның бөтен эчен калтырау биләп алды. Ул, көзге салкында әнисез калган сарык бәрәне кебек, торып-торып дерелдәп куйды. Әтисен озаткач та нәкъ шулай булган иде.

— Әни, ул бит Сөембикәне дә алып килергә кушты, нишләрбез икән, — диде Мәүлет балалар кебек беркатлылык белән, әнисенә таба башын борып.

— Кызыл Тархан җәһәннәмдә түгел, өч кенә чакрым. Бар, хәзер барып әйтеп кайт. Иртәгә әзерләнеп торсын, барышлый кереп алырбыз, — диде Рәйханә әкрен генә.

— Китегез моннан, юләрме әллә сез? Кем инде шул кешене күрәм дип бара, — диде Гөлҗиһан ачык ишектән.

— Шәкерт кызыннан сораганнар ди нишләргә икәнен, — дип, Рәйханә урыныннан торды.

— Барабыз, өчебез дә барабыз. Күрәсе киләдер, бала бит. Ничек кенә булса да ата бит… Мин дә күрермен, Алла боерса, — дип, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды. Бу сүзләр әллә кайдан, төптән җан газабы белән сузылып, суырылып чыкты. Аларда рәнҗү дә, ачу катыш үртәлү дә, сагыш та бар иде. Суга кушкан сөтне аерып алу мөмкин булмаган кебек, Рәйханә җанында кайнаган кичерешләрне дә аерып тәртипкә салырлык түгел иде.

Тик Рәйханә озак җебеп тормады, үзен тиз кулга алды. Ниндидер бер ачык карар кабул иткәне аның йөзенә чыкты.

— Бар, хәзер Сөембикәләргә барып әйтеп кайт. Син аннан кайткач ашарбыз, — диде дә ишек тоткасына үрелде. Әнисе кузгалуга, Мәүлет урыныннан торып басты. Тагын бер калтыранып куйды да, алыптай олы гәүдәсен төз тотып, машинасына чыгып утырды.

Ишек тоткасына тотынгач, әни кеше борылып улына карады. Шәмдәй төз, нык гәүдәсе белән Мәүлет Әкрәмнең коеп куйган яшь чагы иде.

Икенче көнне, билгеләнгән вакыттан ярты сәгать чамасы иртәрәк барып җитәрлек итеп, Мәүлет, әнисе белән Сөембикәне утыртып, пристаньга китте. Юлда беркем сөйләшмәде. Һәркайсы үз уена чумып барды. Сөйләшер сүзләре юклыктан түгел, ә саксыз сүз чыгып, төне буе өйгән хыял дөньясы җимерелеп төшәр кебек тоелды аларга. Тын гына бару алар өчен үзе бер җәрәхәтле рәхәт иде. Пристаньга килеп җиткәч тә, авыз ачып сүз дәшүче булмады. Хисләре — эчләренә, үзләре кабинага көчкә сыеп килделәр дә, машинаны башкаларга комачауламаслык итеп читкәрәк туктатуга, өчесе дә машинадан чыктылар. Берәү дә авыз ачып сүз катмады. Сөембикә, сүзсез генә килеп, әнисенең таратып япкан яулыгы астыннан чыккан чәчләрен рәтләп, яулык астына тыгып куйды.

Бүген пристаньда халык та әллә ни күп түгел. Халыкның азрак булуы әйбәт әле, кеше-кара үтеп-сүтеп йөргәндә, сөйләшеп тә булмас иде, дип уйлап куйды Рәйханә. Ул җанына урын тапмаса да, кадакланган кебек, күбрәк бер урында тора, иңнәренә авыр йөк асканнар диярсең. Кисәк килгән хәбәр шулай авыр булды бугай…

Ә Сөембикәнең куанычтан йөзләре балкый. Кешегә сиздерергә кыенсынса да, эчтән бәреп торган куанычны яшереп торырлык түгел. Һич кенә дә бер урында гына тора алмый. Аның һәр очраганга елмаясы килә. Шул ук вакытта күңелдә ниндидер курку да бар, чөнки Сөембикә әтисенең нинди икәнен дә хәтерләми бит.

Яхшы ат кебек горур башын югары чөеп, Мәүлет кичә әтисе белән сөйләшкән җиргә китте. Дулкыннар ышкып шомарткан, ялтыраткан таш өстенә басса, әтисен алып киткән теге теплоход тизрәк килер төсле тоелды бугай аңа. Акыл утырткан ике бала атасы бит юкса, ә бүген үзен малайлар кебек хис итә. Ул карашын Ульян ягына юнәлтте. Идел өсте үтүкләнгән кебек тип-тигез, чип-чиста. Бүген дулкыннар да, талгын җил дә шадралатмый Идел өстен. Аның яшькелт-зәңгәр төсе ерагая барган саен, аксылланып офыкта күк белән тоташа һәм чиксезлек хасил итә. Чиксезлек — билгесезлек…

********************************************************************

Дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче санында (февраль, 2016) укыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *