Бәян

21.03.2018 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

Тузгытылган күч


Кайда савап, кайда гөнаһ?

I

Крәстиән ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә җиледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде:

— Ишеттегезме, халык… Идарә бинасын саталар икән!

Сату-алуга бәйле елгыр, чуар адәмнәр төркеме колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап җибәрсә, үз җилкәсендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр, йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты:

— Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?!

— Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык автопаркны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират җиткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз. Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән…

— Адәм көлкесе инде бу, җәмәгать, идарә ызбасын саталар, имеш! Ичмасам, берәр авыл хаҗәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орыш-акырышлар сеңгән диварны кем сатып алыр икән?

— Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигез-мазары җенле-шайтанлы бит аның…

— Ә тыштан ничава күренә үзе, әрмән, грузин алырга да может. Алар акчалы, бердәм халык. Тик, уйлап торам әле, яга, җылыта башласаң, газ, электрына түләп бетерерлек түгел. Җиһазлыйм дисәң, бүлмәләренә мебель-мазар да җиткезеп булмас. Чегән өере төпләнсә генә инде.

— Вәт, абзыкаем, правлениене чегәннәр сатып алсын дисеңме? Авыл уртасында табор тотарга җыенасызмы? Һәй, адәм көлкесе!.. Күр, кая барып җитәргә җыенабыз без, абзыкайлар, бу базар тормышы белән!

Чынлап та, әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер гамәл күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крәстиән хуҗалыклары яшәп килә. Авыл хуҗалыгы кооперативы, агропром, җаваплылыгы чикләнгән оешма, фермер хуҗалыгы дисеңме… Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке колхоз варислары булып көн кичерә һәм боларның «штаб»лары да, крәстиән гадәтенчә, «ата йорты»нда төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, морҗасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә җиңел, димәк, хуҗалык яши, игеннәр үстерелә, маллар асрала. Карт-коры да хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә.

Аһ, ни үкенеч, Дөм-дөмдә исә адәмдәге шул ут, шул хисне дә яшәтә алмаслык мескен бер хәлгә тарыдылар. Әмма, әйтергә кирәк, үз вакытында әлеге авылда берәү дә «Ленин юлы» колхозының гомере үзен тудырган вакыт — ХХ гасыр белән чикләнер дип шикләнмәде. Бабасы кулак Галәү нигезен саклап яшәгән Сәүбан теленә дә йокмады бу шөбһә. Юк, юк, күмхуҗ хакында көфер уй каян башка килсен? Әле тарих мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк баскач та, «Ленин юлы» миллионер хуҗалыклар рәтенә күтәрелгәч, октябрь азагында бугай, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына елтыр «Алтын йолдыз»ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне һәйбәт итеп очлап куйгандай, куаныч белән әйтеп салды: «Без, иптәшләр-авылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, «Ленин юлы» колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз»…

Хуҗалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та колхозның тарихи үткәнен баскычлап-баскычлап күрсәтеп, Ленин юлы белән олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. «Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!» — диде ул. Һәм секретарьның авылдашлары аңында әлеге юлны берәр ничек сынландырасы килдеме, әллә инде обком вәкиле каршында үз фиркасын ватанпәрвәр итеп күрсәтергә теләдеме ул, колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады.

Әйткән сүз — аткан ук. Партоешма һәм колхоз идарәсе карары белән Мәскәүдән скульптор чакырдылар. Һәм сиксән бернең җәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны торып басты. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне җитди карашына эләктереп сәламләде һәм чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын.

Ленин кулы флюгер угы түгел, җилдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый ул, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка изәвен белә… Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл — кыйбла хакында. Моңа һәр туар көне кая барып эшлим, кемгә ялланып гаиләмне туйдырыйм, дигән гамь белән тулган Сәүбан кебекләрнең башы гына түгел, зиннәтле калаларда яшәүче аксөяк профессорларның да акыл-зиһене җитмәс.

Хәер, бу хакта ят сер — кәлимә ишетергә сусаган адәмгә әллә кая барып йөрисе дә булмагандыр. Шул ук Дөм-дөмнең ырым-сихер, багу-күрәзәлек эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбиләрнең ис-һушын алып, бер сөйләгән, имеш:

— Сез ул карачкы Ленинның гел таңга, кояшка изәвенә инанасызмы? Башыгыз чуер таш белән тулган булса, коммуннар сүзен чынга алыгыз соң. Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Җәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайниҗамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага изи. Шулай булмыйни, һәм маңгай күзе ябык аның, һәм җаны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга…

Безнең халык, дигән Хашия, гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу гадәт зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую — монафыйк гамәл. Аллаһы Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле…

Җитәкчеләр, активлар арасында бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүчеләр табылдымы икән? Юктыр, шәт. Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә «Ленин юлы» колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы — игенчесе, терлекчесе — биргәненә шөкерана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, хезмәтем белән ил-көнне ныгытам дип уйлап, эшенә ашыкты…

Хашиянең һәйкәл турында әйткән сүзләрен азау ярган гайбәтчеләр дә оныта башлаган иде инде.

II

Дөм-дөмгә зур каза, Козгын тавыннан авыл өстенә томырылган яшен болыты сыман, һич көтмәгәндә һәм кинәттән килеп төште. Сыер фермасында ут чыгып, янгынны сүндергәндә, колхоз рәисе Шәкүр Яушев һәлак булды. Бу Дөм-дөм халкы өчен генә түгел, барлык Чардаклы районы өчен әрнүле югалту иде. Матәм хисе белән өлкә матбугатында да хәбәрләр язылды. «Җөмһүрият яшьләре» гәзитенең танылган журналисты Фәнис Шәвәли язган «Фаҗига» очеркы кулдан-кулга йөрде. Аның хәлне нечкәләп өйрәнеп һәм дулкынланып тасвирлаган язмасында герой рәиснең үлеме хакында түбәндәгеләр хәбәр ителгән иде.

«Җилле-буранлы февраль төнендә Дөм-дөм авылында ут сүнә. Төпкелдәге сала кешеләре өчен бу — еш кабатланып торган күңелсез хәл. Кабынырмы-юкмы дип, дүрт-биш сәгать көтә-көтә көтек булгач, каравылчы Шәрифҗан карт каралты-кура тирәсендә йөртә торган керосин фонаренә ут элдерә дә фермага юнәлә. Сыерлар бозаулап ятмыймы? Абзарда маллар тыныч булып, хәвеф-хәтәр күренмәгәч, карт чыгу ягына юнәлә. Тик бозлы капка алдында ул таеп егыла. Кулындагы лампа җиргә очып төшеп, тирә-юньгә керосин һәм ялкын чәчелә. Малчылар, иртән таратыр өчен, монда печән керткән булганнар. Ут, сөяккә ташланган эт сыман, әлеге кипкән үләнгә сикерә. Ә карт тиз ара аягына басса да, аптырап кала, огнетушитель артыннан ихатага чапсаң, ут азып китәр, дигәндер, мөгаен. Ул елан кебек тегендә-монда сузылган ялкын телләрен таптарга, печән өемен тузгытырга тотына. Ә азгын утка шул гына кирәк. Түгелгән керосин, коры печән белән азыкланып, һаман җәелә, көчәя генә бара…»

Җөмләдән, журналист ут чыгу сәбәбен ачыклап, ифрат урынлы, дөрес сүзләр әйткән икән: «Минем сөрән саласым килә: ут куркынычы янап торган терлекчелек фермаларына, товар складларына, җәмәгать биналарына каравылчы итеп бәлтерәйгән картларны, янгын белән көрәшергә әзерлексез кешеләрне беркетүдән кайчан туктарбыз икән без? Нәрсә соң бу? Экономияләүме, халык милкенә төкереп караумы, әллә шәхси ваемсызлыкмы? Гомергә балта остасы булып эшләгән Шәрифҗан картны хәтәр постка куеп, ферма мөдире Рәшит Тангатаровның үтә җавапсызлык күрсәткәнлеге бик ачык».

Гәзиттәге язма алга таба ут һәлакәтен түбәндәгечә күз алдына бастыра: «Бу төндә савучы Дания Шәйдуллина буаз сыеры Дашкага күз-колак булырга теләп, терлекчеләр өендә кунарга калган була. Ул тәрәзәдә чагылган ут шәүләсен күреп, урыннан сикереп тора. Фермада янгын чыгуын аңлый һәм иң тәүге шөгыле итеп телефоннан колхоз рәисенә шалтырата.

— Әү, сеңлем, Яушев тыңлый.

— Шәкүр абый… Сыер фермасында янгын… Янгын! Тизрәк килегез, Шәкүр абый!

— Аңладым. Хәзер пожарникларны күтәрәм… Каравылчы кайда, тыштамы? Ут сүндерәбез дип, тегендә-монда чапмагыз. Сезнең төп эш — сыерларны абзардан чыгару. Капкаларны ике яктан да ачыгыз, сыерларны кәртәдән ычкындырыгыз. Хәзер һәр секунд кадерле, әйткәнне үтәгез, Дания сеңлем!

Шәкүр абыйсы белән сөйләшү комсомолка Дания Шәйдуллинаның уйларына ачыклык, йөрәгенә куәт кертә. Ул тиз арада каралты капкаларын ача, сыерларны бәйдән ычкындырырга керешә һәм уттан-төтеннән куркып кыргый авазлар чыгарып мөгрәгән, илергән сыерлар берәм-берәм карлы ихатага, иреккә ыргылалар. Менә янгын сүндерү машинасында председатель үзе дә килеп төшә. Фермага кулларына чиләк, көрәк тоткан ирләр чабып керә. Ут бу чакта инде бик хәтәр рәвеш алган була. Каралтының бер ягын тулысынча иңләп алып, өскә, кыекка үрли ул. Шатыр-шотыр килеп шиферлар ватыла, аның кисәкләре, очкын сибеп, вырлап тирә-юньгә чәчелә. Дәһшәтле ут тамашасы котларны алса да, кешеләр помпа-насосларны, су шлангларын сөйрәп, көйләп, су сибәргә әзерләнәләр, чиләкләр тотып, мичкәләр тирәсендә бөтерелә башлыйлар.

Менә шулчак каралтының икенче башыннан бөтерелеп ургып-ургып чыккан төтен агымы белән бергә бер шәүә пәйда була:

— Һәй, монда… Монда килегез! — Шәрифҗан абзый яна… Монда… Ярдәмгә килегез! Балта, лом кирәк!

Бу — Дания Шәйдуллина була. Комсомолка тагын нидер әйтергә җыена, әмма тончыга-тончыга йөткереп, җиргә, кар өстенә сыгылып төшә… Шәкүр Яушев каралты эчендәге маллар язмышы турында борчылып, үзе үк йөгерә-атлы каралтының бу тарафына килгән була. Ыгы-зыгы, акырышкан-кычкырышкан бу чын мәхшәр мәлендә Даниянең төтенгә тончыккан тавышын аңардан башка тагын кемнәр ишетте икән? Ишетеп колакларын торгызучы булса да: «Бар, ут эченә кереп шуны, шуны эшлә!» — дип боера алмый председатель. Чөнки хәвеф эченә ташлану — һәрчак кешенең үз эше, шәхси акылы, йөрәге белән кабул иткән нияте ул. Һәм моңа һәркем бара да алмый. Батырлык юлына басар өчен, аерым хисле, аерым йөрәкле кеше булып җитлегү шарт. Ә батырлык үзе — кайнар секундлар тезмәсендә эшләнә торган шөгыль».

Фәнис Шәвәли, күренеп тора, рәиснең тормышын тәфсилләп өйрәнеп, аның нинди кеше булуын, эчке дөньясын ачык күзаллаган. Образ-сурәт тудыру ягыннан аның каләменә көнләшергә дә мөмкин:

«Шәкүр абый секундлар эчендә үз хәленә төшенә. Даниянең өндәү-чакыруына җавапсыз кала алмый иде ул. Моңа аның хакы юк. Ул бик яшьли, мыек кына чыгып килә торган солдат булып, Бөек Ватан сугышында катнашты, үлем күзенә карап, атакаларга барды… Ул — хәтеренә мәңге уелып калган хәл — яшь ата, бала мәхәббәтен татыган кеше хәлендә үз гомерен куркыныч астына куеп, Ык елгасы чоңгылына бата башлаган күрше малаен коткарды. Ул, байтак гамьсез ирләр эштән качып күләгәдә яткан чакта, башта бригадир, аннары председатель камытын киеп, «колхоз» дигән баржаны сөйрәде…

Төтенгә тончыккан, киемнәре пыскый башлаган савучы Дания, председательне күргәнме-юкмы, әмма Шәкүр юлыннан кире борыла яисә кеше артына поса алмый иде инде. Парткомда, райкомда гына тикшермиләр, вөҗдан үзе дә һаман сынап тора, күрәсең: «Син, Шәкүр Марат углы, урынга үрләп, кешелегеңне, намусыңны җуймадыңмы?» янәсе… Председатель кулына лом эләктерә, брезент чикмәнен төймәли, чөкесен башына ныклап бөрки дә төтен ургыган капкага юнәлә: «Һәй, мине югалтмагыз, эчкә керәм!» Аның артыннан тагын берничә шәүлә каралты эченә кереп югала. Бераздан, куркыныч ерткычтан котлары очып чапкан киек-җәнлекләр сыман, сыртлары көйгән сыерлар, тыннары капланган кешеләр карлы-бозлы ихатага атылалар. Кинәт кемнеңдер йөрәксенеп сөрән салуы һаваны айкый:

— Председатель… председатель чыкмый калды, егетләр! Барыгыз, чыгарыгыз Шәкүрне!

Янә башларына ни туры килсә, шуны бөркәнеп, аждаһаныкы кебек куркыныч абзар авызына өч-дүрт кеше кереп китә. Утлы, җан көйдергеч күпмедер секундлар үтә һәм, ниһаять, шәүләләр буыла-йөткерә, аллы-артлы ике гәүдә сөйрәп чыгалар. Аларның берсе — кисәү сыман чаткылар чәчеп, эче төтен бөркегәне — каравылчы Шәрифҗан карт, ә икенчесе — кар өстенә сузып салгач та сулышы киселеп, йөрәге туктаганы Шәкүр рәис иде…

«Орденлы фронтовик, Социалистик Хезмәт Герое Шәкүр Яушевны соңгы юлга озату йоласында мин дә катнаштым, — журналист язмасын үзенең тетрәнүле хисләре белән тәмамлый. — Мәрхүмнең хезмәттәшләре, авылдашлары, район җитәкчеләренең «Ленин юлы» колхозы узаманы хакындагы сүзләрен ишетеп, күзләргә яшьләр тыгыла. Әмма мин еламадым. Елап, без бүгенге дошманыбыз Газраилне генә сөендерәбез бит. Мин бугаздагы төерне йотып, блокнотыма герой рәис турында горурлану, соклану сүзләрен тезәм. Безнең яшьләр, чын коммунист Шәкүр абый кебек, батырлыкны яшәү максаты, гомер бизәге итеп санасыннар. Әйе, шикләнмим, Шәкүр абый ялкынлы йөрәге белән мәңге безнең күңелләрдә яшәр!»

Фәнис Шәвәлинең яшьләрчә ялкынлану белән язылган «Фаҗига» очеркын радио аша яңгыратып, республика халкында Дөм-дөмдәге Шәкүр Яушевның якты истәлеген тирән сеңдереп калдырдылар. <…>


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Бәян «Казан утлары» журналының 1нче санында (2016) басылды.

Фото: zp-inform

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *