Укучыларыбыз иҗаты

15.01.2018 №9(сентябрь),2016

Хикәя


Дамир әнисен кочып алды.

– Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! – диде Дамир.
– Юк! Юк! Юк! – диде әнисе.

Сәкинәнең уйлары егерме ел артка, яшь чакларына әйләнеп кайтты.
Ул медучилищены бетереп, апасы янына Үзбәкстан якларына китеп тормышка чыкты. Ире белән биш ел торып та бәби алып кайтмагач, кире туган ягына кайтып урнашты. Язмыш шулай кушкангамы, күршесе, беренче мәктәп еллары мәхәббәте Наилгә сөю хисләре сүрелмәгәнен аңлады. Наил дә Сәкинәне күргәч, бөтен дөньясын онытып, үзен тыеп кала алмады. Алар сөю дөньясында йөзеп, аңнарына килгәндә, зур гөнаһ эшләгәннәрен аңладылар. Тугыз айдан Сәкинә тап-таза малай алып кайтты.

– Әни! Әни! – дип малайның эндәшүеннән Сәкинә уянып, айнып китте.

– Юк, улым, синең укып бетерәсең, эшкә урнашасың бар, – дип каршы төште. Чөнки Сәлимә Наил кызы иде, әүвәл Наил белән сөйләшергә кирәк дип уйлады ул.

Очраштылар, егерме ел вакыт узганын алар бер-берсенең күзенә карагач кына сизделәр. Икәүдән икәү калганнары юк иде әле.

Сәкинә сүз башлады:

– Син мине гафу ит, тик балаларны бер-берсеннән аерырга кирәк. Чөнки Дамир – синең улың. Наил аптырап калды, аның башы әйләнеп китте.

– Ник дәшмисең, нишлибез?

Наил исә әкрен генә:

– Сәлимә минем үз кызым түгел. Балаларга каршы килмик. Калганын соңрак сөйләшербез, – дип әйтте дә китеп барды.

Киләсе ялны Сәкинә түземсезлек белән көтте.

Дамир кайтып керү белән: «Кыз сорарга әзерме син, улым?» – дип әйтте ул. Дамир шатлыгыннан әнисен кочаклап алды…

Вәсилә ФӘЙЗЕТДИНОВА.

Түбән Кама районы Калмакчы авылы


картина pinterest.com сайтыннан алынды

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *