Хикәя

26.01.2018 №7(июль), 2016

Гадәти бер кич иде


Сәгадәт апа бу юлы да, сәламемне алып тормастан, сүзен арт сабагымны укытудан башлады:
– Кичә «Хәерле иртә»дә карадым. Чыгышың бер дә ошамады. Андый шигырь сөйлисе түгел иде… Ничек әле… Мин ватык ояның… ялгыш исән калган бер кошы… Шулаймы? Нишләп алай дисең? Гаиләң тулы түгелме? Кагылып үстеңме? Горабасыңмы? Җирбит!

Кич җитүгә карамастан, Сәгадәт апаның тавышы утырмаган иде әле, язгы җилдә кыюсыз яфрак лепердәве кебек кенә ишетелсә дә, тарткан саен языла барган йон йомарламыдай җиңел, үтә күренмәле сүзләренә кушылган зәһәре, үзегез күрәсез, чатнап чыкты.

– Мин дә сине күрүемә шат, Сәгадәт апа…
– Ничек кайтып җиттең? – дип беркадәр йомшара төште ул.
– Әйбәт кенә. Башта электричкада. Кукмарадан әти килеп алды.
– Җирләдегезме?
– Җирләдек…

Ленар абый турында сорашуы. Ай буе айнымыйча эчеп йөргән дә, өченче көн, болай булмый, дипме, ниһаять, элмәккә менеп котылырга уйлаган. Әнисенең бердәнбер өмете иде. Хәзер ул карчык ялгызы нишләр?

О, ул Ленар абыйның футбол тибүен күрсәгез сез! Дистәләгән Пелеларың яисә, кем әле анда хәзер, Мессиларың читтә торсын! Үзе шундый таза, шундый чибәр – куаклыкка кызлар үзләре ябышып керә иде артыннан. Бик озак Казанда эшләп алды. Аның чия «девятка»сы авылның җәйрәп яткан сазлавыклы урамнарыннан очып кына үтә иде!

Шул… Нәрсәдер килеп чыкмады менә… Кырау сукты үзен. Күпмедер вакыттан соң авылга кайтты. «Девятка»сын әүвәл кытай тракторына, бераздан анысын белорус мотоблогына, тагын күпмедәндер велосипедка, ахырдан анысын бер яртыга алыштырды. Әйе, әйе, валлаһи, нәкъ теге мәзәктәге кебек.

– Кеше күп идеме соң?
– Бар инде. Яшьләргә халык йөри бит…
– Мәгъсүм төшмәде, – диде Сәгадәт апа. Аннары сүзсез калды. Бер тынга.
Соңрак, озакка сузмыйча, үт сытарлык ачы соравын чыгарып салды ул:
– Ник асылына алар?

Каушап калсам да, әһәмият бирмәскә тырышып, «тормышлары авырдыр» дип кенә котыласым килгән иде, әмма, бәхеткә, тыела белдем. Тормыш авыр, ансы. Авылда эшсезлек, азганы азды, талыйсын таладылар… Җитмәсә, ярты Татарстанны үзләштереп, хәзер менә, ничектер, «банкротка чыккан» инвесторның бурычларын да якын ун-унбиш ел эчендә авылдан савып алачаклар икән… Ләкин тормышның, гомумән, кайчан җиңел булганы бар соң? Бусы – бер. Икенчедән, җиденче елын ятакта аунаган сырхау карчыкка ничек алай дип әйтәсең инде?

Ә Сәгадәт апа бетерешкән. Бетерешкән Сәгадәт апа… Түшәккә сеңгән, бөгәрләнгән җәймәнең бер башыннан шырпыдай нечкә ике ап-ак аягы чыккан да, икенче башыннан йодрык кадәр ап-ак башы гына тырпаеп тора. Чиргә сабышкач, ире әллә кая шабашкага китте дә шуннан соң кайтып күренмәде. Улы үсеп җитеп, килен алып кайткач, алар арасына да сыймый башлады. Гадәти хәл, кыскасы! Моңарчы кереп-карап кына йөргән буйдак энекәшенең кулына калды. Әле дә ярый ул булды. Башта әтисен, аннары зиһене зәгыйфьләнгән әнисен соңгы юлга озатканнан соң, бушанып калган вакыты иде аның. Апасын үзе янына алды. Хәзер бергә яшиләр.

– Белмим шул, – дип мыгырдандым. Бүлмә янә тынып калды. Раил Садриевның телевизордан сикереп чыккан катыклы-әрсез тавышы гына дүрт дивар арасында адашып йөрде.
– Мәгъсүм абый эштәме соң?
– Кайтты инде. Каралты-кура тирәсендәдерме.

Һич рәхәт күрмәде инде ул, мескен. Өйләнгән иде дә… Әнисе белән тәлинкә-вазаларны вата-җимерә бер талашканнан соң, хатынын: «Үзегезгә булсын!» – дип, алган җиренә кире кайтарып куйды. Шуннан соң буйдаклыкта. Авызына бер тамчы да капмый. Капса дураклана чөнки. Башы китә. Үзе җен кебек тырыш, эш аты инде. Былтыр зеңләп торган сап-сары чыршы бүрәнәсеннән нинди йорт җиткереп куйды, абзар тулы мал, чебидән алып сыерына кадәр бар, ишегалдында «УАЗ» кетердәп утыра… Өйгә килгәндә, анысына хатын-кыз кулы җитми инде, билгеле: идән ярыклары пычрак белән томаланып беткән, тәрәзәдә таплар, чебен тамгалары… Түшәм белән дивар кавышкан почмаклардагы пәрәвездә үрмәкүчләр Сабан туе ясап мәш килә…

Ишегалдыннан: «Каһәреңне себерим!» – дигән янау белән бергә тереләй ысланган чучкадан чыккан җан ачысыдай хәтәр чинау ишетелде: Актүш тагын аяк астында буталып маташкан, димәк.

Бераздан тупсада Мәгъсүм абый үзе күренде.
– Нихәл, студент?
– Ярыйсы…
– Хәзер оныттың син безне, маңка чакта гына «чиле-пешле йомырка пешереп ашат әле» дип төшеп җитә идең…
– Юкны сөйләмә инде, кайткан саен киләм ич.
– «Ич»ләп җибәргән була тагы!

Мәгъсүм абыйның сипкелләрен каплап йөзенә чыккан шаянлыгы шул арада сүрелергә дә өлгерде, беркадәр җитдиләнә төшеп, әмма елмаюын җуеп бетермичә, Сәгадәт апага борылды ул һәм иллә дә ягымлы рәвештә:
– Ашап алабызмы, апа? – диде.
Җавап урынына түшәктәге җан иясе күзен генә йомып алды.
– Озак сөйләштегезмени?
– Әллә ни түгел инде…

Сәгадәт апаның беркадәр вакыттан соң шым булачагы мәгълүм иде миңа: тел очыннан ярты аваз да шудырып төшерә алмаган халәттә, ияген алга сузып, иреннәрен балык сыман чуп-чуп кына китереп ятканын үз күзләрем белән күргәнем бар. Чире нерв системасы белән бәйле. Тавыш ярыларына да тәэсир итәдер инде, күрәсең.
– Башта тәһарәтләник әле…

Эшнең нидән гыйбарәт икәнен аңлап, шыпырт кына кухняга чыгып киттем. Хәзер Мәгъсүм абый апасының астын алыштырачак. Газ мичендә быгыр-быгыр ботка кайнап утыра, утын беркадәр бастым, чәй ташыган, анысын сүндердем. Сөт салынган чокырда чалкан ятып йөзгән черкине калак арты белән генә алып аттым да, эчемлекне бер йотым уртлап куйдым. Залда карават шыгырдавы тынганнан соң, ике бүлмә арасындагы ишек тәрәзәләре зеңләп куйды:
– Манныйны бер тәлинкәгә салып чыгар әле…

Мин күндәм рәвештә аның боерыгын үтәргә ашыктым. Мәгъсүм абый «Бисмилла…» дип бер кашык тәгамне апасының авызына китерде, изге кәлимәне никадәр олылап әйтергә тырышса да, аның авызыннан кара көеп кыйналган бер имгәк сүз кебек мәтәлеп төште ул. Күпме шулай утырганбыздыр, карашым һич көтмәгәндә Сәгадәт апада абынып, умыртка баганасы буйлап җан өшеткеч салкын йөгерде: аның шар ачылган күзләрендә… яшәү уты дөрли ләбаса! Хәлсез иреннәре,
бакчы, тәмсез боткалы ямьсез кашыкны ничек кысып капкан! «Җибәрмим!» – дип кычкырып тора! Беләзек кадәр генә калган муенына Газраил бармакларын батырырга уйласа, ул аны да, сау калган ярым-йорты дүрт-биш теше белән кимереп ташлаячак, чәрдәкләп бетерәчәк, ахыр чиктә, барыбер өзәчәк кебек иде. Билләһи!..


Ахырын «Казан утлары» журналының 7нче санында (2016) укырга мөмкин.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *