Хикәя

22.11.2016 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

Ул югалмады


353

Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, «бүтән беркайчан да… тамчы да…» дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады. Кем белә, бәлки аның күңелендә бу юлы да тагын кечкенә генә булса да өмет уты яктырып алгандыр. Малай исә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Үзәк өзгеч дәрәҗәдә якын да һәм шул ук дәрәҗәдә чит тә булган әнисенең кабат ишек бусагасында пәйда булуы инде гадәти тоелган тормыш агышын башыннан аягына кадәр үзгәртәчәген сабый йөрәге белән тоемлап, үзалдына җыерылып куйды. Әнисе кочагын җәеп янына якынлашкач та, аңа каршы томырылмады, сыеныр почмак эзләгәндәй, як-ягына каранды.

— Улыкаем, мин кайттым бит! Бөтенләйгә кайттым… Йә, чәчеңнән булса да сыйпыйм инде.

Малай баскан урыныннан кымшанмады. Элекке чак булса, айлар буе югалып йөргән әнисенең өйгә кайтуын зур бер сөенеч дип кабул итәр, аның итәгенә сарылып, шатлыгыннан үрле-кырлы сикерер иде. Әмма соңгы елларда малай вакытыннан иртә олыгайды: ул инде ваемсыз нарасый бала түгел, йөзенә күпне күргән аксакаллар уйчанлыгы иңгән, җуелмый торган сагыш сөреме ягылган иде.

Ана кешенең баласына сузылган куллары яралы кош канатыдай салынып төште. Малай диван почмагындагы мәктәп сумкасын эләктереп, кырт борылды да өйдән чыгып китте.

— Нәрсә, миңа каршы котыртып бетердеңме? – Хатынның тавышы нигәдер карлыгып чыкты.

— Ул инде бәләкәй бала түгел, барысын да үзе аңлый… – Тәмәкене беркайчан да өй эчендә тартмаган ир газ плитәсе янындагы шырпы кабына үрелде. Бераздан, бар игътибарын алкаланып чыккан тәмәке төтененә юнәлтеп, бик озак шунда текәлеп торды. Ирен читләренә ачы бер көлемсерәү таралды.

– Сукыр бер тиенең дә калмадымы? Шуңа кайттыңмы?

Хатынның каш-керфекләре дерелдәп куйды. Җавап кайтармады. Стенага беркетелгән көзгедән, тәүге кат күргән шикелле, үзенең төс-кыяфәтен күзәтте. Кайчандыр каралы-сарылы эзләр итеп буятылган чәче, соңгы арада бөтенләй тарак күрмәгәндәй, укмашып бөдрәләнгән. Кыска җиңле соры күлмәге тәмам искереп, сизри үк башлаган икән – бил каешы булырга тиеш урында җөе дә сүтелеп киткән. Күз төпләренә вак-вак буразна булып җыерчыклар сибелгән, алар күгелҗем-кызылсу төскә кереп, хатынны шактый картайтып күрсәтә иде. Ә бит аңа… Хатын янә дертләп китте. Утыз биш яшь кенә тулып өлгерде ләбаса. Күз карашы көзгедән арырак, стенага беркетелгән сурәткә йөгерде. Билгә тиклем төшкән толымнарга күмелеп утырган бәхетле парның да күзләреннән елмаю качкан күк тоелды.

…Малай ишекне ачып кергәндә, дәреснең башланган гына мәле иде.

Укытучы аның борын астыннан гына исәнләшеп, соңгы партага чүмәшүенә шелтәле карап алды, әмма, ни гаҗәп, кисәтү ясамады. Малай, сумкасыннан дәфтәр-каләм чыгарып, алдына куйды. Ярты гәүдәсе белән партага сузылып яткан күршесе ярымуяу, ярымйокылы кыяфәттә, сәлам биргәндәй, баш какты. Малай аңа көлемсерәп тә, кызганып та карап куйды – иптәшенең дүрт көн буе көтү көтеп, тәмам арып-талып мәктәпкә килгәнен белә иде. Укытучының дөньядагы төрле диннәр турында сөйләгәне үзенең дә колагына чалынып-чалынып кына китте – уйлары анда, өйдә иде…

Бермәлне сыйныфның гөж килеп нидер сөйләшүе аны аңга китерде. Быел гына мәктәпкә килгән яшь укытучы үзе белгән кадәренчә дин тәгълиматы, оҗмах һәм тәмуг турында аңлата икән. Күршесе дә гәүдәсен турайтып утырды.

— Апа, оҗмахта сыерлар, сарыклар бар микән ул? – Уе белән әле дә булса көтү көтеп йөргән баланың соравы бик тә ихлас яңгырады. Аның сүзләрен ишетеп, сыйныф дәррәү килеп көлешеп алды, укытучы гына сагаеп калды.

Сорауны уенга борырга тырышып:

— Бардыр инде, булмый калмас, – дию белән чикләнде.

Әлеге җавап сорау бирүчегә ошап бетмәде. Ул:

— Әй, анда да көтү көтеп җәфаланасы була икән, – диде дә янә парта өстенә сузылып ятты.

Малай үзенең инде шактый кыскарган, җөйләре сыпылып чыккан күлмәк җиңенә текәлеп торды-торды да терсәге белән дык итеп күршесенә төртте. Аңа үзенең серен, яңалыгын кем белән дә булса бүлешү кирәк иде. «Минем әни кайтты», – дип пышылдады ул, күршесенең колагына иелә төшеп. Тегесе күзләрен ачты да, бер дә исе китмичә: «Әй, тагын китәр әле», – диде, янә керфекләрен төшерде. Малайның күзләренә кинәт кенә яшь тыгылды. Җитмәсә, сөйләшеп утыруларыннанмы, әллә баягы беркатлы сорауданмы ачуы чыккан укытучы аларга кисәтү ясады. Күршесе, башын күтәреп: «Апа, ә аның әнисе кайткан!» – дип кычкырып әйтеп куйды.

— Әниләр кайтырга тиеш инде ул. – Моның нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә катгый инанган кыяфәттә, укытучы, үз сүзен раслап, ияк какты. Баягы сатлык яшь тамчылары кайнарланып, инде бит очларын пешерә башлады. Малай аларны йодрыгы белән сөртеп алды да кисәк кенә урыныннан кузгалды, ишеккә атылды. Ишек катына җиткәч, бар дөньясына рәнҗү һәм нәфрәт тулы күзләрен мөлдерәтеп, укытучыга борылды:

— Әниләр эчмәскә тиеш!..

Малайның куллары Карлыгачның елкылдап яткан ялын бертуктаусыз сыпырды да сыпырды. Ат, аның халәтен аңлагандай һәм шул халәтне җиңеләйтер өчен берни дә эшли алмавына үзен гаепле санагандай, башын иеп тора бирде. Сабантуйлар, чабышлар алдыннан, малай, гадәттә, орчык кебек бөтерелеп, бер атлыйсын ике сикереп яки бөтенләй очып йөри торган иде. Бүген исә аның иңсәләрен күтәрә алмас йөк баскан диярсең…

— Минем әни кайтты, Карлыгач.

Ат: «Бик әйбәт булган», дигән шикелле, башын беркадәр күтәрде дә үзенә елышкан малайга борылды.

— Тагын башланыр инде…

Әлбәттә, «башланыр» дигән бу нибары бер сүзгә ана кешенең, кешелеген югалтып, аракы шешәсенә үрелүе, ямьсезләнеп, котсызланып, атналар буе эчеп ятуы, аннан каядыр китеп югалуы, башка хатыннар һәм ирләр арасыннан үзенә иптәшләр табып типтереп яшәп алуы, айлар узганнан соң гына берни булмагандай кайтып керүе, өйдәге мәхшәр, ата кешенең чарасызлыгы һәм малайның суырылып-бөрешеп калуы сыйганлыгын Карлыгач белми иде. Белсә дә, адәм баласының, әни дигән затның, кырык кылын өзеп тапкан нарасыен да, сөеп кавышкан тиң ярын да онытып, шушы кадәр түбәнлеккә тәгәрәү сәбәпләрен һич кенә дә аңлый алмас иде ул. Ат: «Мин нишли алам?» дигән сыман, акыллы күзләрен тутырып, малайга карады.

Малайның ябык гәүдәсенә, мәктәпкә атна буе киеп йөри торгач, шактый керләнә төшкән яшькелт күлмәгенә, табаны куба башлаган иске чүәгенә, коңгырт керпе чәчләренә, мәзәк тә, сөйкемле дә булып тырпаеп торган колакларына, томраеп та, һәрчак сагаеп та карый торган зур кара күзләренә бетмәс-төкәнмәс моң яшеренгән иде.

— Әле дә син бар, Карлыгач. Бүтәннәр көлә, минем белән сөйләшәселәре килми…

«Колын чагымда мин дә сине сәеррәк дип саный идем. Адәм балалары белән түгел, минем белән сөйләшергә ярата идең…»

— Җылы! – Малай кулын ат ялы астына яшерде. – Син шундый җылы, Карлыгач!

«Җылы эзләп минем янга килергә тиеш түгел бит син, дустым… Кыш көне дә, абзарга кереп утыра идең дә туңган бармакларыңны минем ялым астына куеп җылыта идең…»

— Ул тагын китәр микән, Карлыгач?

Малай болай дип аргамактан түгел, үзеннән сорады.

Өйдә давыл алдыннан була торган тынлык хөкем сөрә иде. Әни кеше, инде тәкате корып, иреннәре кибеп яргаланса да, әлегә үзен тезгендә тота: эш белән онытылырга теләвеме – бау тутырып бөтен урын-җир җәймәләрен, тәрәзә пәрдәләрен юып киптерде. Түшәм-кашагадан башлап, көнозын өй юды. Бакчага чыгып, ире һәм улы белән бәрәңге утыртты. Сүзләр бер-берсенә ялганмады. «Күзәнәк шәп үргән». «Ак ягы белән төшмәсен». «Бакчага тирес чәчелмәде» кебек өзек-өзек җөмләләрдән артмады.

Малай әтисе һәм әнисе казыган чокырларга бәрәңге яркасы ташлап барган шәйгә, әлеге могҗизага үз гомерендә беренче кат кына тап булгандай, дөньяның серлелеге, әкәмәтлеге турында уйланды: күр инде, кыл урталай киселгән, яраланган, инде кибеп-сулып барган ярты бәрәңгедән шаулап-күкрәп яшел сабаклар чыксын, йодрык кадәрле әллә ничә бәрәңге пәйда булсын… Нинди көч, нинди кодрәт бар соң бу җиһанда киселгәнне – ялгарлык, үлгәнне – терелтерлек? Малай кинәт үз уеннан үзе сискәнеп китте. Кулындагы ярты ярка бәрәңгене кат-кат әйләндереп карады. Карчыклар йөзедәй җыерчыкланып, бөрешеп калган ягыннан вак-вак үрентеләр җибәргән, кискән ягы карала башлаган уч яссуы кадәр бәрәңгедән, ике-өч ай узуга, чиләк-чиләк яңа уңыш җыеп алу, чыннан да могҗизага тиң тоелды. «Һы… кызык…»

— Җәһәтрәк ыргыт әле. Көрәк буш тора бит.

Көрәген җиргә батырып, шуның сабына таянган әтисе эндәшә икән. Алдан казып барган әнисе инде байтак ара атлаган. Малай исә, үз уйларына чумып, вазифасын бөтенләй оныткан. Ул, соңгы араларда тартылыбрак киткәнгәме, биленнән гел төшеп интектергән кыска чалбарын күтәреп, кереш буеннан ике-өч кат әйләндереп куйды да, чиләк төбендәге дүрт-биш бәрәңгене урыннан гына буразнага ыргыткач, сукмакта утырган капчык янына юнәлде. Аның авызын ачып, чиләккә ике куллап бәрәңге тутырды. Кавырсыны да катып өлгермәгән гәүдәсен бер якка авыштыра төшеп, зур чиләкне казылган җир янына китереп куйды. Кулга түгәрәк бәрәңге эләккәндә рәхәт, тотасың да ерактан ыргытасың. Ә болай… Ак ягы белән күккә күз текәп яткан кисәкне иелеп әйләндерергә туры килә. «Алай тизрәк чыга бит», ди әтисе.

Былтыр… бәрәңге утыртканда әнисе юк иде, икәүләп кенә мәшәләнделәр. Күзәнәкне дә икәүләп алдылар. Әнисе «ә» дигәнче башкара торган эшне икәүләп ярты көнгә суздылар. Әтисе, күзләре ике яркага да тигезрәк эләксен дип, кулына тоткан һәр бәрәңгене кырык кат әйләндергәләде. Малай исә, әтисе күрмәгән арада, артык зур булмаганнарын йомры килеш кенә капчыкка аткарырга тырышты. Әтисе күзәнәк тулы капчыкларны җилкәсенә күтәреп, сукмакка тезеп чыкты, малай, гадәттәгечә, аларның бавын чишеп, төбе тутыга башлаган чиләккә бушатты. Ул чакта да, артык җәелеп сөйләшми генә, икәүләп бер бакча бәрәңге утырттылар. Хәтерендә: малайга коточкыч авыр иде. Юк, үзе чиләктән әз генә калку булып, шул чиләкне өстерәп йөрү түгел, өйдәге бербөтеннең җимерелүен тану, әнисез тормышның караңгылыгын аңлау авыр иде. Май кояшының мәрхәмәтле нуры күпме генә иркәләргә тырышмасын, малайның кабыргалары беленеп торган как аркасына да, ирнең керләнә төшкән кыска җиңле күлмәге астында бәргәләнеп тибенгән йөрәгенә дә җылы үрләмәде…

Дәвамын «Казан утлары» журналының 1нче санында (2016) укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.