Редакция тормышыннан, Фото

18.11.2016

Казанның 2 татар гимназиясендә халык җыры фестивале узды (фоторепортаж)


DSC_0080

Казанның 2 санлы татар гимназиясендә инде 25 ел рәттән татар халык җырлары фестивале үткәрелеп килә.
Әлеге фестивальдә һәр сыйныф җитәкчесе үзенең укучылары белән бер җыр сайлап, шуны башкарып чыгу буенча әзерлек алып бара. Сайлап алу турыннан узучылар ахырдан финалда ярышып, призлы урыннар яулый.

Әлеге фестивальнең сайлап алу турында быел «Казан утлары» журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да конкурсантларны бәяләүдә катнашты һәм сыйныф җитәкчеләренә «Казан утлары» журналын бүләк итеп тапшырды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.