Яңалыклар

17.11.2016

Төркия университеты профессоры КФУ студентларына лекцияләр укый


239

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларга Тюркология мәктәбе турында лекцияләр укый. Татар телендә камил сөйләшкән профессор татар телен бөтен төрки телләргә нигез, ачкыч тел дип саный.

«Мин яшьләргә мотивация бирергә телим»

Профессор Мостафа Өнәр Казанга “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” V Халыкара фәнни-гамәли форумда чыгыш ясау өчен килгән. Шул исәптән Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына Тюркология мәктәпләре турында лекцияләр укырга ризалашкан.

“Мин белгечлегем буенча тюрколог. Шуңа күрә студентларга тюркологиянең килеп чыгышы, үсеше, Европада, Россиядә, Төркиядә – бөтен төрки дөньяда ул хакта мәгълүматлар бирәм. Яшь буынны шуның белән таныштырырга тырышам. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укучыларының татар теленең гомуми планда тюркологиянең бер өлеше булганнын аңлауларын телим. Тюркология фәне халыкара бөтен алдынгы илләрдә үскән, алга киткән. Ул биология, математика фәннәре белән бер югарылыкта өйрәнелергә тиешле фән. Шуны яшьләргә дә бераз аңлатасы, мотивацияләрен күтәрәсе иде”, — диде Мостафа Өнәр.

«Татар теле миңа төрки дөньяга юл ачты»

Төрек профессоры татар телендә камил сөйләшә. Ул югары уку йортында беренче белемен Тюркология кафедрасында алган, анда аңа остазлары татар теленә өстенлек бирергә кушкан. “Безнең остазларыбыз шуны әйтә иде: “Сез татар телен өйрәнегез, ул төрки дөньяның капкасы. Төрки дөньяның Көнбатыш капкасы ул Казан булса, төрки дөньяга татар теле белән чыгып, бөтенсен чагыштырып (лингвистик, грамматик) өйрәнергә мөмкинлек бар”, — диләр иде”, — дип сөйләде Мостафа Өнәр.

Иң беренче эш итеп ул татар телен өйрәнә башлаган һәм шуннан барлык төрки телләрне өйрәнүнең универсаль ачкычына ия булган. “Мин башка төрки илләрдәге конференцияләрдә дә катнашам. Мәсәлән, Кытайга баргач, мин Пекин университетында татар теле аркылы уйгырлар белән дә сөйләшә алдым, хәтта Кырымда, Польшада яшәгән карай теле вәкилләре белән дә аңлаштым. Аларның теле үлә бара, карайларның җәмәгате бик кечкенә. Калган (үзбәк, казах һ.б.) төрки телләр дә миңа җиңел бирелә. Бүгенге көнгә кадәр мин профессор булып эшлим, татар теленә мин бик бурычлымын”, — диде профессор.

Хәзерге көндә 21 төрки тел билгеле һәм якут, чуваш һәм кайбер Себер халыклары телләрен аерып куйганда (чөнки алар төрки телләрнең гомумән бик нык аерылалар), Мостафа Өнәр башка бөтен төрки телләрдә иркен аралаша. “Без татар телен нигез тел итеп кабул итәбез. Уйлап кына карагыз, татар теленнән кыпчак төркеменә кергән (бу төркемдә 10 тел бар) башка барлык телләргә чыгып була. Тюркологиядә, традиция буенча, татар теле бик алдынгы, мөһим тел итеп кабул ителгән. Төрки дөньяга чыгу өчен телчеләр дә, нигездә, татар телен өйрәнәләр. Шул традиция белән мин дә башладым. Шуңа күрә аны бик файдалы күрәм, хөрмәт итәм”, — диде Мостафа Өнәр.

«Бүген тюркология белән Кыйтай, Япония, Көньяк Корея кызыксына»

Аның әйтүенчә, тюркологиянең туып-үскән илләре Көнбатыш Европа, ягъни Германия, Ангилия, Франция. “Шулай ук Финлядния һәм Венгрияне дә искәртергә кирәк, чөнки алар Төркиягә бик якын халыклар булганга үзләренең тел тарихларын өйрәнгәндә, төркиләрнең телләрен дә өйрәнә башлаганнар. Хельсинки, Будапешт университетларында 100 ел элек махсус тюркология мәктәпләре барлыкка килгән”, — дип аңлатты Мостафа Өнәр.

Профессор бүген тюркологиянең Европада алай популяр булмавын әйтте. “Ул киресенчә Көнчыгышта танылу ала башлады: Япониядә, Кытайда, Көньяк Кореяда. Мәсәлән, Көньяк Кореяда үзбәк, татар теле белән бик кызыксыналар. Япон университетларының күбесендә борынгы Орхон-Енисей язма ташлар турында күп белгечләр әзерләнә. Аларда бу аспект бик нык өйрәнелә. Төркиядә бу эш туктамады да. Бигрәк тә СССР таркалганнан соң без мөмкинлекләр киңәйде”, — диде Мостафа Өнәр.

“Бу нәрсә белән бәйле соң?”, — дигән сорауга ул бу илләрнең стратегик, ареал яктан төрки дөньяга бик якын булуы белән аңлатыла дип әйтте. “Безнең беренче язма истәлекләребездә Орхон-Енисей язма ташларында мәгълүматта иң элек табгач сүзе очрый. Тапгач ул Кытайның безнеңчә, борынгы төрки исеме. Димәк, аларның монголлар, төркиләр белән бик якын элемтәләре булган. Бүгенге көндә дә аларның тюркологларының кызыксынулары арта бара”, — диде Мостафа Өнәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *