Укучыларыбыз иҗаты

Лачын

Күкләрдә мин ачам күземне. Авыр моң биләгән үземне: Әйтерсең, бар зарын төянеп Ияргән кешелек җисеме. – Йә Ходай, бирсәңче түземне…

Гомер ага…

Сары яфрак бураннары – сагышкамы? Нигә моңсу – Көзем Кышка авышамы? «Алтын ява!..» – дип сөенә бала-чага… Алтын ява… Нигә Алга таба…

***

Язлар иле: чәчкә-гөлләр назда иде, Саба җиле ал чәчкәне назлап сөйде. Сөю бакчасына былбыл соңлап килде – Былбыл – гөлсез, Алга таба…

Сөю булса

Сөю – дару, Сөю – шифа, Сөю булса арада. Сөю – саулык, Сөю – шатлык, Сөю булса һәркемдә.

Ачы мизгел

Ак мамык шәлгә уралып, Йөгерә җәяүле буран. Җил капкада адашкан җил, Колак салып тыңлый урам.

Бер тамчы мәхәббәт

Күкләрдән өлгеләр күчереп, Күңелгә йолдызлар чигелгән… Җан-бизәк яктысы, чәчелеп, Синең дә күгеңә сибелгән…